Курчаклар һәм карак (уен)

Курчаклар һәм карак — татар балалар драма уены.

Курчаклар һәм карак
Уенчылар саны
4 дән күбрәк
Уйнау урыны
ишегалды, каралты-кура арасы
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе үзгәртү

Балалар бер урынгарак тупланып басалар. Арадан берсе «курчак сатучы» була. Бер бала «карак» булып берәр әйбер артына поса.

Карак сатучы янына килә.

— Исәнмесез!

— Саумысез!

— Сатлык курчакларыгыз бар мәллә?

— Бар.

— Күпме тора?

— Йөз сум.

Карак кесәсен актарган була, акча эзләгәндәй итенә, үзе сатучыны ничек алдау турында план кора. Ул сатучыны берәр ничек алдап, курчакларын алып китәргә тырыша. Мәсәлән, ул искәрмәстән:

— Өегез яна! дип кычкыра. Сатучы «коты чыгып» торган арада, бер курчакны алып кайтып китә. Тагын килә, шулай алдап икенче курчакны алып китә.

Курчакларны урлап бетергәнче уен шулай бара. Курчакларның барысы да юкка чыккач, сатучы елый-елый каракның өенә килә:

— Курчакларны югалттым, синдә түгелме?

— Миндә түгел.

Өйдәге курчаклар аяк дөбердәтәләр. Сатучы әйтә:

— Анда кемнәр дөберди соң?

— Кунаклар бииләр, — ди карак. Өйдәге курчаклар кул чабалар.

— Өйдә нишлиләр?

— Өстәлдән калаклар коела. Курчаклар чыж-пыж килә башлыйлар.

— Анда нәрсә чыжылдый?

— Чәй куйган идем, самавыр кайный.

— Кереп карарга мөмкинме?

— Кереп кара.

Сатучы керсә, курчаклар өй эчендә утыра. Тик аларның куллары «бәйләнгән». Курчаклар кулларын тотынышып торалар. Сатучы кулларын «чишәргә» куша. Чишеп бетергәч, курчакларны алып кайтып китә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.