Кулланучы бәхәсе:Timming/Архив(Сентябрь 2009)

Туган көн. үзгәртү

Белгәнегезчә, 15 сентябрь көне Татар Википедиясенә 6 ел тула. Шул уңайдан күп интернет чаралар уздырып була. Иң мөһиме монын турында интернет-ММЧларына хәбәр итү. Wikipedia:Пресс-релиз 6 ел битендә якынча текст һәм иң популяр татар ресурсларын яздым. Текст белән исемлекне тулыландырып үзегезнең тәкъдимнәрегезне яза аласызмы? Бу мөмкинлекне уздырырга кирәкми))--Yildiz 1. Sen 2009, 15:35 (UTC)

Әйе, килешәм. Нинди генә сәбәп булмасын, PR эшен алга таба алып барырга кирәк. Бу текстны берәр таныш журналистка күрсәтергә кирәк. Берничә стилистик хата бар. Бу атнада күрсәтергә тырышырмын. Ә болай яхшы язылган. --Timming 1. Sen 2009, 15:44 (UTC)
Хуплавыгыз өчен рәхмәт)) Якынча 13 сентябрь көннәрендә бу текстны җәбәрергә кирәктер. Тагын кайсы ресурсларны беләсез? Күбрәк булса яхшырак булыр иде.)) --Yildiz 1. Sen 2009, 15:51 (UTC)
Әз генә өстәдем. --Timming 1. Sen 2009, 16:10 (UTC)

Бетерүгә мәкаләләр. үзгәртү

Хәерле көн! Минемчә, буш эчтәлеклк мәкаләләрне бетерүгә тәкъдим итергә кирәкми, аларга беркем вакыт әрәм итмәгән, һәм аларны тиз торгызырга була.--Yildiz 3. Sen 2009, 15:23 (UTC)

Кытай Халык Җөмһүрияте мәкаләсе турында әйтәсез икән, мин мәкалә авторына да яздым. Күрәсең, эшен дәвам итәр. Берәр атна торсын әле. Бәлки оныткандыр. Инде андый буш мәкаләләр саны күбәйсә, тиз генә бетерербез аларны. --Timming 3. Sen 2009, 15:27 (UTC)
Риза, торсын. Ләкин аны бетерүгә кандидатлар исемлегенә кертергә кирәкми, дип уйлыйм. --Yildiz 3. Sen 2009, 15:37 (UTC)
Алай уңайлырак ич. --Timming 3. Sen 2009, 15:41 (UTC)
Проблема шунда ки, бетерүгә кандидатлар битендә бәхәсле мәкаләләр урнашырга тиеш. Мәсәлән, берәр кеше кирәкмәгән темага (русча моны не имеет энциклопедическую значимость дип атыйлар), яисә тулысынча дөрес язылмаган мәкаләләр язса, бу битне бетерүгә тәкъдим итеп, катнашучылар аны бетерергә кирәкме дип бәхәсләшә ала. Буш эчтәлекле мәкаләләрне исә шунда ук бетерергә була, дип уйлыйм. Аларга аерым шаблон белән төркем булдырып була, мәсәлән, Буш эчтәлеклк мәкаләләр. --Yildiz 3. Sen 2009, 16:33 (UTC)
ОК --Timming 3. Sen 2009, 18:19 (UTC)

Хәерле көн! Бәлки FoxBot исемле роботны тыяргадыр? Мин аңлаганча дөрес эшли торган роботларның үзгәртүләре Баягы төзәтмәләр битендә күрсәтелергә тиеш түгел. --Yildiz 4. Sen 2009, 12:40 (UTC)

Ул бозыклык эшләп йөрми ич. Аңа робот статусын бирдем. --Timming 4. Sen 2009, 14:06 (UTC)
Аңлашылды, рәхмәт! Ул флаг бирү дип аталамы?--Yildiz 4. Sen 2009, 14:09 (UTC)
Шулайдыр, мөгаен. --Timming 4. Sen 2009, 18:25 (UTC)

Мин "КХҖ"ның, "Кытай Халык Җөмһүрияте"нең "Кытай" мәкаләсенә сылтануын теләгән идем. Сез шулай эшләсәгез иде. Milləten Söyüçe 4. Sen 2009, 19:11 (UTC) Marat Vildanov

  Эшләнде--Timming 5. Sen 2009, 06:25 (UTC)

Елларны язуның кагыйдәләрен Yildiz белән бергә эшләп чыгарсагыз яхшы булыр иде. Бөтен кеше үзе дөрес дип санаганча яза алайса. Milləten Söyüçe 4. Sen 2009, 19:23 (UTC) Marat Vildanov

Сезне еллар язу турында кагыйдә эшләп чыгаруда катнашырга чакырам. --Timming 5. Sen 2009, 07:07 (UTC)

Викикитап үзгәртү

Хәерле көн! Викикитап проектында админнар кем? Анда бөтенесен тәртипкә китерәсе иде...--Yildiz 6. Sen 2009, 12:51 (UTC)

Анда админ бер генә - Untifler. Минемчә, беренче булып википедия интерфейсын кирилл язуына күчерергә кирәк. --Timming 6. Sen 2009, 16:06 (UTC)
Әйе, һәм скриптны куярга)) --Yildiz 6. Sen 2009, 16:12 (UTC)
Скрипт әле язылмаган. Язылган булса да, аны әле викига йөкләргә кирәк. Интерфейсны исә хәзер үк тәрҗемә итә башларга була. --Timming 6. Sen 2009, 18:00 (UTC)

Таныту үзгәртү

Эшебез уртак, бәлки бер-беребез турында тулырак мәгълүмат алыр өчен сәхифәләребездә үз-үзебезне бераз танытырбыз. Никлар буенча гына бигрәк күңелсез. Milləten Söyüçe 8. Sen 2009, 19:21 (UTC) Marat Vildanov

Скрипт үзгәртү

Хәерле көн! Минем бер дустым скриптны эшләргә торышыр дип әйтте. Моның өчен латиндагы кайсы хәреф кирилдагы кайсы хәрефкә тиң булганың язырга кирәк. Ярдәм итә аласызмы?--Yildiz 12. Sen 2009, 09:32 (UTC)

Аның кыенлыгы да шунда инде. Анда башыңны ватарлык кагыйдәләр. Шәхсән мин үзем мондый эшне башкара алмыйм, ягъни конвертация кагыйдәләрен эшләп чыгара алмыйм.
Кирилл->Латин конвертор скрипт бар инде. Аны сезгә җибәрә алам. Бу скрипт нигезендә Латин->Кирилл конверторын ясый алсагыз, шәп булыр. Әмма монда тагын бер кыенлык туа - Латиннан тәрҗемә иткәндә, HTML тэгларын да ничектер исәпкә алырга кирәк булачак, ягъни тэгларны калдырып, контентны гына тәрҗемә итәргә. --Timming 12. Sen 2009, 11:12 (UTC)

Мөмкин булса, скриптны җибәрегез зинһар))--Yildiz 12. Sen 2009, 15:26 (UTC)

Кая җибәрим соң? Электрон адресыгызны бирсәгез, җибәрәм. --Timming 12. Sen 2009, 20:27 (UTC)
margani-@mail.ru))--Yildiz 13. Sen 2009, 06:27 (UTC)
  Эшләнде--Timming 13. Sen 2009, 09:48 (UTC)

Рәхмәт))--Yildiz 13. Sen 2009, 09:50 (UTC)

Duslar! Kiril-Latin transliteratorı sezdä barmı soñ? Anı eşläp buldımı? Bulsa, cibäregez monda, zinhar: milli-r@mail.ru. Ä menä web-bitlärne avtomat räweştä konvertlarğa niçek bula, kem belä? Räxmät.--Milli 16. Sen 2009, 11:43 (UTC)

Менә монда андый скрипт бар.--Timming 29. Sen 2009, 21:33 (UTC)

Шәхесләр үзгәртү

Wikipedia:Кагыйдәләр бәхәсе битендә Шәхесләр буенча кагыдәләр төзүдә катнашырга чакырабыз. --Yildiz 27. Sen 2009, 10:24 (UTC)

ОК. --Timming 29. Sen 2009, 21:34 (UTC)
Timming/Архив(Сентябрь 2009) кулланучысының битенә кайтырга.