Арбузов музей-йорты

     Арбузов музей –йорты хәзерге вакытта Алексеевск районының Биләр авылында урнашкан. Бу музей бөек химиклар Александр Ерминингельдович   һәм Борис Александровичлар хөрмәтенә  ачыла.  Арбузовларның музее  фосфорорганик кушылмаларны өйрәнүчеләр династиясенә багышланган. Алар озак еллар Казан университетында хезмәт итәләр .

      XVII  гасырның 1712 елында Арбузовлар гаиләсе  Түбән Новгород губернасыннан безнен якларга килеп урнаша, аларнын яши торган авылы Баран ( килеп чыгышы бәрәнҗәләр белән бәйле) дип аталган була. Элекке вакытта алпавытлар, торган җире белән фамиялесен кулланып, исем куша торган булганнар, шуңа ул Арбузов- Баран авылы дип йортелә башлый.1976 елда Арбузовлар өе бушап кала.1926 елда,  Арбузовның әтисе улгәч,  бу өй башлангыч мәктәп вазыйфасын үти. 50 елдан соң укытырга балалар калмау сәбәпле ябыла.

        1976 елда район җитәкчеләре , Арбузовның туганнары белән ( ул вакытта кызлары һәм улларыда исән чак) килешеп, бу йортны Биләр төбәгенә китереп салырга дигән фикергә  киләләр. 2012 елда ук бу музейның торышы начарлана, ләкин аңа бүгенге көндә дә   реконструкция ясалмаган .

        1977 елда Арбузов музей- йорты ачыла. Арбузовның балалары алып килгән һәм башка шәхси әйберләре саклана.Музейда шулай ук “Арбузов колбасы”  һәм “Арбузов реакциясе” н курергә мөмкин. Александр Ерминингельдовичның     акварель белән ясалган дүрт  рәсемен дә карарга була.

       Органик химия фәнененә нигез салучы Александр Михаилович Бутлеров, Арбузов- Баран авылыннан 1 км ераклыкта гына булган авылда туып үсә (Бутлеровка),  музейны ачканда, шуны истә тотып,  экспозицияләрне кую өчен ике аерым бүлмә  ясыйлар. Берсендә – А. Е. Арбузов, икенчесендә – А.М. Бутлеров турында  мәгълүматлар тупланган. Александр Михаил улы бары тик 58 ел гына яши, әмма шул вакыт эчендә бик күп эшләр башкарырга өлгерә. Бу музейда  ике  чын экспонат саклана: картина һәм кара савыты.

         Бу музейның төп максаты булып,  бөек   галимнәрнең тормышы, фәнни эшләре, фәнне үстерүгә керткән өлешләре   турындагы мәгъүлүматны саклау һәм аларны яшь буынга тапшыру тора.

Бу катнашучы
Сәләт ВикиМәктәбе проекты
әгъзасы.