Өтернәс шәһәрлеге үзгәртү

   Байлар Сабасыннан төньякта, унике чакрым ераклыкта, бу яклар өчен шактый биек булган бер тау бар ...

  Халык телендә аны Калатау дип атап йөртәләр. Тарих китапларына, рәсми чыганакларга исә ул Өтернәс шәһәрлеге буларак  кертелгән. Аларда язылганча, бу тау өстендә Казан ханлыгы чоры кирмән - шәһәрлеге булган, шәһәрлек исә хәзерге вакытта тау итәгенә төшеп утырган Өтернәс авылы исемен йөрткән. Шушы көнгә хәтле Өтернәс шәһәрлеге турында рәсми чыганакларда әнә шундый коры мәгълүматлар гына язылып килде. Һәм менә җан тетрәндергеч хәбәр – 1552 елда, Казан урыслар тарафыннан басып алынганнан соң, Өтернәс кирмән – крепосте 18 ай буе баш күтәрүче татарларның үзәге булып торган икән! Татарларның канга батырылган соңгы башкаласы Саба илендә, Саба җирендә булган! Биредә, ханлыкның төньягында, дәүләт бәйсезлеге, дин, тел өчен соңгы канкойгыч сугышлар барган, биредә, Саба урманнарында, 15 мең мөселман – татар ирек өчен шәһит киткән, корбан булган.

  Каһарманлыгы белән урыс елъязмаларына да кереп калган  Мишә –Тамак крепосте шушы Өтернәс шәһәрлеге булып чыкты.

1998 елда  тарихчы –археолог Альберт Борһанов  биредә казу эшләрен башлап җибәрә. Галимнең дүрт ел буе алып барган эзләнүләре, студентлар белән бергә җәйләр буе Калатауны казу –өйрәнүләре, шушы мәсьәлә буенча татар, урыс, дөнья тарихына мөрәҗәгать итеп, алардан да җавап эзләүләре нәтиҗәсен бирә –Калатау аңа үзенең серен ача... Калатау үзенең бу фидакарь улы алдында яралы күкрәгеннән ак таш диварларын, янган кеше көле белән тулы урларын, татар сугышчыларының уттан калган тимер көбәләрен, ук очларын, кулда килеш шартлап сынган беләзекләрен, муены белән бергә кыелган муенсаларын – барысын да чыгарып сала. Алар монда зур сугыш булганлыгына дүрт гасырдан соң шаһәдәтлек бирәләр, ил өчен сугышып үлгән татарлар турындагы соңгы хәбәрне җиткереп калырга ашыгалар. Янып көл булган татарларның соңгы җан авазын безгә җиткерәләр. Өтернәс шәһәрлеге рус язъмаларында искә алынган Мишә крепосте булып чыга. Ханлыкның төньягындагы соңгы татар башкаласы. Саба иленең, Саба җирләренең иң фаҗигале, иң канлы тарихы.

Әйе, тарих шахит – Калатау сугушып җиңелгән. Янган шәһәр урынында катлы – катлы көл өеме генә өелеп калган. Үлемнән һәм әсирлектән могҗиза белән котыла алган татарлар Мишә буйларындагы куе әрәмәлекләргә яшеренгән, кара урманнарга кереп качкан. Алар бу тирәләрнең уттан исән калган авылларына барып сыенганнар, авыл юк җирдә үзләре нигез салып, авыл булып яши башлаганнар.