Татарстан Республикасының Буа шәһәрендәге Р. Харис музее
   Татарстан Республикасы  Буа шәһәре академик Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп атаклы якташыбыз –Татарстан һәм Россия Фәннәр Академиясе әгъзасы, Американың Мэрлин университеты профессоры  исемен йөртә. Мәктәп - рус мәктәбе. Төрле милләт балалары белем алган әлеге мәктәптә, ата-аналарның сайлавы буенча, барлык сыйныфларда да, туган тел буларак, татар теле өйрәнелә.
        Мәктәптә  милли мәгарифне үстерү  юнәлеше буенча күптөрле эшләр башкарыла. Милли мәгариф өлкәсендәге барлык чаралар  2025 нче елга Россия Федерациясе милли сәясәте стратегиясе планына, “Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы” Татарстан Республикасы Законына һәм 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасына, 2030 нчы елларга Татарстан Республикасы милли мәгарифен үстерү концепциясенә таянып үткәрелә.
      Мәктәптә эшләп килгән Ренат Харис исемендәге  “Сәнгатьне күрү” музее чын милли тәрбия үзәге булып санала.
      Бүгенге көндә 17 еллык тарихы булган музей Татарстанның халык шагыйре, рәссам, күренекле җәмәгать эшлеклесе, якташыбыз Ренат Хариска багышланган. 
   Музейны оештыручы, аның беренче җитәкчесе – Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрә, көйче, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллова. Ул академик Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә озак еллар татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде, бик күп файдалы эшләр башкарды. Хәзерге вакытта Гөлнур Хәлил кызы лаеклы ялда.
    Шагыйрь Ренат Харис Буа шәһәренең А. В. Луначарский исемендәге мәктәптә укыган, беренче шигырьләрен биредә язган, рәсемнәрен иҗат иткән. Бүгенге көндә музей диварларында барлыгы 33 картина- графика әсәрләре бар. Һәрберсенең астында рус, татар, инглиз телләрендә язылган шигырьләр урын алган. Бу картиналар музейның төп фондын тәшкил итә. 
      Музейга килгән кунаклар  култамгалар альбомына үзләренең иҗади фикерләрен теркиләр. Аларга карап, кунакларның географик киңлеген белеп була.
    Музейның тарихи этапларына күз салсак, күптөрле кызыклы фактларга тап булырбыз.  Музейның туган көне - 2001 нче елның 11 нче ноябре. Зур тарихлы мәктәпнең 90 еллык юбилей көннәрендә дуслары, якыннары белән Буага Ренат Харис та кайта һәм туган мәктәбенә үзенең картиналарын, аларны иҗат иткән ручкаларын бүләк итә. Шундый истәлекле бүләкләр белән музейга нигез салына.
          Мәктәп тарихында эстетик  тәрбия кабинетында язучылар, галимнәр, сәнгать кешеләре белән һәрдаим әдәби очрашулар оештырыла. Биредә күренекле галим Шәрәф Әхмәдулла, Әхмәт Рәшит, прозаик Мәдинә Маликова, шагыйрә һәм галимә Рифә Рахман, балалар шагыйре Рафис Корбан, күпкырлы талант иясе Батулла, шагыйрьләр Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, драматург Рәдиф Сәгъди, Данил Салихов һ.б., Буа сатира театры җитәкчесе Раил Садриев белән әдәби кичәләр, төрле матбугат хезмәткәрләре белән түгәрәк өстәлләр уздырыла.
    Шундыйларның очрашуларның берсе 2004 нче елның җәендә була. Ренат Харис Башкортстанның халык шагыйре Мостай ага Кәрим белән мәктәпкә кунакка кайта. Очрашулардан күңеле тулып, шагыйрь үз премиясен булдыру хакында фикер  әйтә. Шулай итеп, иң алдынгы укучыларга Ренат Харис исемендәге район премиясен бирү хакында нигезләмә төзелә. 
    2005 нче елдан башлап, Ренат Харис исемендәге район премиясе ел саен өч укучыга түбәндәге юнәлешләр буенча бирелә башлый:“Укуда иң яхшы”,”Сынлы сәнгатьтә иң яхшы”,”Музыка өлкәсендә иң яхшы”.
     2008 нче елда А.В.Луначарский исемендәге урта мәктәп коллективы яңа бинага күчә һәм мәктәп академик Р.З.Сәгъдиев исемен йөртә башлый. Картиналар галереясе  өчен яңа мәктәптә кабинет бирелә һәм ул үзенең эшчәнлеген музей буларак дәвам итә.
     2014 нче елда галерея Ренат Харис исемендәге “Сәнгатьне күрү музее” статусын ала һәм бүген дә бик актив эшли.



                                      Туган ягымның тыйнак шагыйрәсе - Фирдәвес Зыятдинова
    Гүзәл безнең туган ягыбыз! Саф һавалы урманнар, киң болыннар, уңдырышлы җирләр, елгалар, күлләр, шифалы сулы чишмәләр - туган җиребезнең зур байлыгы. Тагын да зур байлыгы – аның җирендә туып үскән күренекле шәхесләре. Безнең яктан нинди генә күренекле кешеләр чыкмаган! Аларны санап китү өчен генә берничә бит язарга туры килер иде. Алар: рәссам Бакый Урманче, драматург Шәриф Хөсәенов, шагыйрьләр - Гомәр Толымбай, Йолдыз Шәрәпова, Рифат Сәлах, Гөлнур Айзетуллова һәм башкалар. Алда атап үтелгәннәр - республикакүләм танылган шәхесләр. Район күләмендә танылып, зур ихтирамга лаек, тыйнак кына иҗат итүче шәхесләр дә бик күп. Нәкъ менә шуларның берсе - шагыйрә Фирдәвес Зыятдинова. Кызганычка каршы, 2019 елның март аенда, озакка сузылган авырудан соң, вафат булды. Фирдәвес апаны мин районыбызның “Байрак” газетасы аша беләм. Аның бик матур шигырьләрен әлеге газетадан һәрдаим укып бара идем. 
   Фирдәвес Садретдин кызы Зыятдинова 1940 нчы елның 15 нче декабрендә Буа районы Кыр Тәүгелдесе авылында туа. Садретдин абый белән Гаҗилә апа гаиләсендә төпчек кыз (җиденче бала) була. Ак карлар яуган кышны дөньяга килсә дә, аның балачагы кара сугыш елларына туры килә. Әтисе сугышның беренче көннәреннән үк яу кырына чыгып китә. Җиде баласын кочып, әнисе ялгыз кала. Нык ихтыярлы Гаҗилә апа балаларын карап үстерү өчен, бик күп көч куя. Әкренләп кул астына балалары да керә.
         Еллар үтә тора. Әтиләре сугыштан әйләнеп кайта. Тормышлары кабат түгәрәкләнә. 1948 нче елны гаиләләре белән Буа шәһәренә күчеп киләләр һәм шунда төпләнәләр. Фирдәвес урта белемне М. Вахитов мәктәбендә ала. Мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза.
          Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң яшь кыз Алших сигезьеллык мәктәбенә өлкән пионер әйдаманы булып эшкә бара. Төрле бәйгеләр, бәйрәмнәр белән берлектә татар түгәрәкләре дә оештыра. Үзе читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле факультетын тәмамлый. Авылда 14 ел яшәгәннән соң ул кабат Буада, үзе укыган мәктәпнең тулай торагында яшәүчеләргә тәрбияче булып эшли, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен дә алып бара. Лаеклы ялга чыкканчы, Фирдәвес Зыятдинова М.Вахитов исемендәге урта мәктәптә эшли.
   Буа халкының яраткан шагыйрәсе Фирдәвес Зыятдинова төрле темаларга иҗат итә. Аның табигатьне, туган якны чагылдырган нәсерләре күңелгә тынычлык бирә. Сугыш, сугыш чоры балалары, толлар, җиңү, ата - аналар, табигатьнең матурлыгы, тормыш, яшәү мәгънәсе, мәхәббәт темаларына язылган, кешеләрнең хис-кичерешләрен чагылдырган шигырьләре аеруча мәгънәле.
      Сугыш чоры баласы буларак, Фирдәвес Зыятдинованың иҗатында сугыш темасына язылган шигырьләре байтак. Аларда - тылда хезмәт куючы, нык ихтыярлы, тырыш хатын-кызлар, аталарын зарыгып көтүче балалар. Сугыштан исән-сау кайтып, сөендерүче әтисенә карата рәхмәт йөзеннән язылган шигырьләрендә атасына мәхәббәт һәм горурлык хисләре чагыла.
      Соңгы еллардагы шигырьләренә мөрәҗәгать итсәк, яшәү мәгънәсе, бөтен кеше өчен актуаль һәм һәр кеше ирешергә теләгән мәңгелек бәхет темасы да читләтеп үтми шагыйрәне.
     Фирдәвес Зыятдинованың туган якка мәхәббәт темасына язылган шигырьләрендә сагыну һәм горурлану хисләре өстенлек итә. Фирдәвес апа үзе бу турыда болай ди: ”Сигез яшемә кадәр туган авылым Кыр Тәүгелдесендә яшәгән идем. Андагы сулыкларны, киң кырларны, чәчәкле болыннарны гомерем буе сагынып яшәдем. Сагынуларым шигырьләр булып дөньяга килә”. (“Болыттан соң кояш чыга” мәкаләсе. Автор - Ә.Миңнуллина. “Байрак” газетасы, 15 нче декабрь, 2010 нчы ел, 3 нче бит) .
     Фирдәвес Зыятдинованың “Кыр юлы” шигырендә әлеге хисләр чагыла:
                                                       “...Ак хисләрем төсле ак болытлар
                                                       Авылыма таба агыла.
                                                       Ерак еллар кочагында калган
                                                       Балачакны күңел сагына.
                                                       Әй туган җир! Күңелемә салып
                                                       Китәм синең тургай җырларын.
                                                       Киләчәктә тагын шулай сиңа
                                                       Алып кайтса иде юлларым”.
                              (” Байрак ” газетасы, 12 нче сентябрь, 20013 нче ел, 4 нче бит.)
    Фирдәвес Зыятдинова нечкә күңелле шагыйрә булуы өчен туган авылына зур рәхмәтен “ Рәхмәт, авылым ” дип аталган шигырендә белдерә.
                                                        ”...Һәр туар көн үзе белән бергә
                                                         Алып килгән миңа яңалык.
                                                         Рәхмәт, авылым, күңелемдә хисләр
                                                         Биргән өчен шигырь язарлык”.
                                           (“Байрак” газетасы. Әдәби бит. 6 нчы гыйнвар, 2005 нче ел, 3 нче бит).
   Әлеге шигырь юлларыннан күренгәнчә, Фирдәвес Зыятдинованы иҗат итәргә туган ягыбызның матурлыгы этәргән икән. Шагыйрә, үз чиратында, назлы хисләр уятучы туган авылына бүләк итеп шигырь язган. Аның туган авылына багышлап язылган шигырьләре байтак. “Кыр – Тәүгелдем минем” дип аталганы җыр булып та яңгырый:
                                                         “...Таң-иртәдән торып,
                                                          Басуларга чыгып,
                                                          Тургайларның җырын тыңлыймын.
                                                          Газиз туган җирем,
                                                          Таянычым минем,
                                                          Синең хакта мактап җырлыймын”.
                                           (“Байрак” газетасы. 23 нче март, 1995 нче ел, 4 нче бит).
         Бик күп язучыларның әсәрләрендә үзләренең тормыш юллары чагыла. Фирдәвес Зыятдинованың да шигырьләренедә әлеге күренешне күзәтеп була. Аның балачагы авылда үтә, аннан соң Буа шәһәренә күчеп киләләр. Шәһәребезне үз итсә дә, аңа атап шигырьләр иҗат итсә дә, ул, һаман үзенең туган авылын сагынып яши. Сагынуын басар өчен, әледән - әле шигырь язып, юана. Шагыйрәнең “Кайтырмын” шигыре моңа ачык мисал булып тора:
                                                           “Авылыма кайтып, урамнарын
                                                            Бер урармын әле, урармын.
                                                            Озак вакытлар кайта алмавым өчен
                                                            Каеннардан гафу сорармын”.
                                         (“Байрак” газетасы. 12 нче гыйнвар, 2014 нче ел, 3 нче бит).
     Фирдәвес Зыятдинованы авылларның киләчәге, яшәеше бик нык борчый. Әлеге борчулары аны “ Тәрәзәләр елый ” дигән шигырь язарга мәҗбүр иткән.
     Шигырьдә авылларда елдан – ел йортлар сирәгәюе, яшьләрнең шәһәр җиренә китүе, басу - кырларны игәр кеше калмавы сурәтләнә. Түбәндәге күренешләргә тап булып, шагыйрәнең күңеле “тәрәзәләр елавын” сизә. Атап узган проблеманы ул “замана давылы” белән аңлата. Шуңа да карамастан, Фирдәвес Зыятдинова авылның киләчәге булуына чын күңеле белән ышана :
                                                            “...Исән-имин кичсәң иде авылым,
                                                             Зилзиләле заман давылын.
                                                              Ничек итеп сине яшәтергә
                                                              Яшәртергә икән, авылым?”
 - дип яза ( Шагыйрәнең шәхси архивыннан ).
       Фирдәвес Зыятдинованың Буа шәһәренә атап язылган шигырьләре дә бар. Буа каласы шагыйрә өчен ”ямьле төбәк”, ”гүзәл кала”, якты киләчәккә атлаучы шәһәр. ”Буа - калам минем” шигыреннән юллар моңа мисал булып тора:
                                                               “...Әби-бабайлардан калган изге
                                                                Гореф-гадәтләрне саклыйсың.
                                                                Эш сөючән халкың белән, Буа,
                                                                Якты киләчәккә атлыйсың. ”
                                                        ( “Байрак” газетасы. 16 нчы сентябрь, 1999 нчы ел, 4 нче бит ).
          Фирдәвес Зыятдинова Буа шәһәренең көннән - көн үсеп, алга баруы, яшьләрнең туган ягыбызда тигез - матур тормыш корып яшәүләре өчен бик нык куана. “Буа кичләре” шигыреннән өзек моңа дәлил булып тора:
                                                                 “...Минем өчен Буа - моң чишмәсе
                                                                   Сусаганда күңелем хисләргә...
                                                                   Ачык тәрәзәләрдән урамнарга
                                                                    Моң агыла язгы кичләрдә. “
  Фирдәвес Зыятдинова - туган ягыбызның гүзәллегенә сокланучы, анда яшәүче кешеләренә мәдхия укучы шагыйрә иде, аны  якташларым мәңге онытмас,  дип уйлыйм.


                                                             Табышмак әйтәм – җавабын тап
     Балаларга еш кына, аңы үссен, зиһене артсын дип, табышмаклар әйтеп, җавабын табарга кушалар. Табышмаклар  балалар өчен бик әһәмиятле,  файдалы, чөнки алар образлы фикерләргә өйрәтә. ”Үз вакытында Н.Исәнбәт, тәрбияви якка басым ясап: ”Педагогик әһәмияте зур булганлыктан, аларның башлангыч дәреслекләрдә һәм мәктәпләрдә тәрбия чараларыннан берсе итеп тә куллануын күрәбез” , - дип билгели. (Н.Исәнбәт. Табышмаклар, заман һәм тормыш: отканга мәкаль. Тапкырга табышмак. -  Казан: Татар.кит.нәшр., 1973. - 11 б.)
  Табышмакларга җавапны табу өчен, моңа кадәр тупланган тәҗрибәгә таянырга, уйланырга, эзләнергә кирәк. Бу - балаларның интеллектын үстерә, ассоциатив фикерләү, зиһенлелек, зирәклек, сизгерлек, фараз кылу кебек күнекмәләр булдыра, кеше аңына уңай тәэсир итә һәм яңа белемнәргә рухландыра.
        Халык табышмакларны җиңел һәм матур формада бирә, теле образлы, кызыксындыра торган, сорау күп очракта үзеннән - үзе җавапка этәрә, ягъни үзе үк дәрес җавапка юлны күрсәтеп бирә. Бу хәл аңлашыла да. Чөнки табышмаклар укучыны уңайсыз хәлгә кую өчен түгел, бәлки уйлату һәм җавап табу өчен бирелә.  Табышмаклар теге яки бу әйбернең сыйфатын санап чыга. Әгәр алар коры, рәсми тел белән әйтелсә, уңышлы булмас иде. Бу хәл табышмакларның юмористик табигатьле булуын таләп итүче сәбәп. Икенче сәбәп исә, табышмакларда юмор  элементларының балалар кызыксынуын арттыруы белән бәйле. Мәсәлән:
                                                                “Тыр-р”, - дисәң, туктамый,
                                                                 “На-а” ,- дисәң, атламый,
                                                                 Печән салсаң,  ашамый.
                                                                    ( Трактор).”
                                                ( “Балалар фольклоры”. ХLVII том. Хәтер - 2009. 12 - 13 битләр.)
 Балаларга аеруча сорау- җавапка корылган табышмаклар да бик ошый. Алар һәр кешене  бер яктан, абстракт фикер йөртергә, икенче яктан, күз алдында, каршыбызда булган нәрсәләргә игътибарлырак булырга, тапкырлыкка, җор телле булырга өйрәтә.
    Мәсәлән,
  -	Кайсы ай календарьда юк?
  -	Һавадагы ай.
  -	Рәмзия җиде яше тулгач нишли?
  -	Сигезгә чыга?
   -	Су кайда коры була?
  -	География картасында.
(“Халык афоризмнары. Беренче китап. ”Казан.  “Мәгариф” нәшрияты. 2002. 48 - 126 битләр.) 
      Тапкыр җаваплы табышмаклары балалар яттан да белә.  Аларның җавабын табу өчен белем генә түгел, ә зур игътибарлылык, тапкырлык, үзенчәлекле фикер йөртү таләп ителә.“Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма, ничә алма була? (Имәндә алма булмый) (“Балалар фольклоры. ” XLVII том. Хәтер - 2009. 438 бит.)
   Мисалдан күренгәнчә, әлеге табышмакның җавабын табу өчен, игътибарсыз бала алма санарга керешер иде. Ә - ,  юк шул, имәндә алма үсми, чикләвек үсә! Тапкыр бала җавабын дөрес итеп әйтә, игътибарсызрагы үзенең хатасын танып, икенче юлы тагын да игътибарлырак булырга тырыша!
Табышмак ятлаган, аның җавабын табарга яраткан бала - үз белемен үзе арттыручы, аң, белемгә омтылучы бала була. Шундый бала тормышта да югалып калмый. Зур үсеп, шәхси тормышында туган мәсьәләләрне дә җиңел генә хәл итеп, бәхеткә ирешеп яши. Тагын бик күп табышмаклары мисалга китереп булыр иде. Белгәнегезчә, табышмакларны укыган саен укыйсы гына, җавапларын тапкан саен табасы, тагын, тагын табышмаклырны тыңлыйсы гына килеп тора. Табышмаклар дөньясы -  ул үз бер могҗиза.  
      Фикеремне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: татар халык табышмаклары балалар өчен сизелерлек йогынты ясый. Алар белем һәм тәрбия бирү чарасы булып торалар. Баланың образлы фикерләвен үстерә, хәтерен яхшырта, аңлы, белемле, тапкыр булырга этәрә. Тормыштагы, тирә - юньдәге әйберләргә тәнкыйди күзлектән карарга өйрәтә. Хәзерге вакытта кайбер язучылар балаларга үзләре иҗат иткән табышмакларны тәкъдим итәләр. Шул рәвешле, балалар әдәбияты баи, төрлеләнә, камилләшә. Мисалга Р.Нуруллинның арифметик табышмакларын, Р.Миңнуллин, Мөҗәһитнең табышмакларын китереп була. Без -  укучылар бик рәхәтләнеп аларның  җавапларын эзләргә әзербез. Бу - бик кызыклы, мавыктыргыч, безнең аң дәрәҗәбезне үстерә, уйландыра торган шөгыль. Әлбәттә, еллар үткән саен, табышмакларның теле дә заманына карата үзгәрә, яңа темалар барлыкка килә. Мисал өчен К.Насыйри туплаган табышмаклар җыентыгы белән хәзерге заман язучыларыныкы белән чагыштырсак, тел ягыннан да, темасы ягыннан да аерманы күрәбез. Мондый күренеш табигый. Тормыш алга бара, замана үзгәрә. Димәк, теләсә кайсы замана баласы табышмакларны ярата, үз итә.
    Балалар табышмакларны теләсә кайсы вакытта бер - берсенә әйтеп, уен оештыра ала. Бу очракта бернинди уенчык та, бернинди шартлар да кирәкми. Бары акылны эшкә җигәргә генә кирәк. Һәрбер бала хәтерендә мөмкин кадәр күбрәк  табышмакны истә калдырырга, бик күп табышмакларның җавабын хәтерләргә тырыша. Шул рәвешле, баланың хәтере яхшыра, белеме арта. Бик күпне белгән кешенең иптәшләре арасында абруе да зур була. Бала моның өчен тырыша. Димәк, үз заманында Каюм Насыйрине  кызыксындырган табышмаклар хәзерге заман балаларының тормышында зур тәрбия ролен үти.