Казан  ханлыгы яшәешендә  зур  роль уйнаган  шәһәрләр.

Арча .

Арча районы – Татарстан Республикасының зур районнарының берсе, аның  төнъяк өлешендә  урнашкан. Бөтен мәйданы 1843 кв.км. Район буенча 23 елга ага.Иң озыны –Казансу елгасы (озынлыгы 140 км). Районда 52 мең кеше яши, аның 92% татарлар, районда 128 авыл җирлеге бар.Район үзәге-Арча. Ул Казаннан 60 км. ераклыкта  урнашкан. Район үзгендә 20 мең кеше яши.

Арчаның үзәгедә урта гасыр шәһәчеге урнашкан булган.Ул Арчаның килеп чыгышы тарихы белән бәйләнгән. Кызганычка каршы тарихи истәлекләр сакланмаган.

Тарихчылар Арча җирләренең килеп чыгышын бер төрле  генә фикергә  килеп аңлата алмыйлар. XVII-XIX нче гасыр арасында бәхәс бара.

Борыңгы язуларга карасаң, Арча  иң беренче Ярослав князе Фёдор Растиславович Черемный тарафыннан телгә  алына. Аның  сүзләре буенча,Урда ханы  Менгу Тимур 1278 нче елда  рус князенә үз кызының бирнәсе итеп 36 шәһәр биргән.Шулар  арасында Арча да  булган.Көнчыгыш авторларының истәлеләре буенча Арча  монгол чорына кадәр  арларның   бер өлкәсе булуы турында билгеле.Ул авторлар Болгар территорияләре турында икә алып язалар.

Рус язмаларында Арча җирләре  турында реаль дата 1379 ел  билгеле.Бу елда походлар була.1489 нчы елда Арча җирләре һәм Арча князьләре турында язулар рус князьләренең Вятка җиренә похлары турында язмаларда күренә.

Беренче Арча  турында мәгълүмат Себер ханы Мамукның Казан тәхетен яулап алырга теләве (1496) турындагы язуларда бар .Арча Себер ханына мөмкинлек бирми,аны Казаннан куып җибәрергә булыша.

Рус язмаларында Арча турында мәгълүмат инде Арча князьларының Мәскәү- Казан каршы торуында XVIгасырда барлыкка килә.

Арча князьлары Казан эшләрендә зур роль уйнаганнар.Политик көчнең нигезе булып кеше саны күп булу,авыл хуҗалыгы көчле булу тора.

Шулай итеп урта гасыр Арча  тарихы монгол чорына кадәр барлыкка килеп,болгарлар тарафыннан нигез салынган,Болгар,Казан ханлыгы традицияләренә нигезләнгән. 

Арча тарихын өйрәнгәндә,, Арча сүзенең уннан артык аңлатмасы бар.

Арча янында артыш үләне күп үскән.Болгарлар артыш агачын бик хөрмәт иткәннәр,шуңа Арча крепостенә Арча исеме биргәннәр имеш.

        Кайбер тикшеренүчеләр Арча сүзе болгар-татар сүзеннән  тирән яр,коры яр,ныгытма яр дигән сүздән алынган диләр.  Арча чыннан да биеклектә  тора.Тирә – як ерганак.

         Башка тикшеренүчеләр Арчага  удмуртлар –арлар нигез  салган дип  саный.

XIII  нче гасырда  килеп чыккан дип  карасаң, Арча башта Болгар составында үскән. Аннан, Арча Болгар 1236 нчы елда Батый хан тарафыннан яулап алынгач,Алтын Урда  составына кергән.

Казан ханлыгы хәрби әзерлек  буенча Галицк, Алатс, Арча, Зюрей ,Ногай  даругларына бүленгән.. Аларның хәрберсе  “йөзлекләргә”- хезмәт итүче һәм  ясак түләүчеләргә бүленгән. Бу бүленеш XVIII гасырга кадәр  сакланган.  Арчаның административ үзәге булып Арча шәһәре  саналган. Казан ханлыгы барлыкка килүгә Арча даругы аның составына керә һәм  аларның эшчәнлеге үрелеп бара. Арча князлеге күбрәк мари районнарын  үз эченә алган.

Шулай  итеп Арча князлегендә төрле халыклар: удмуртлар,марилар,казан татарлары яши.

Даруг улусларга бүленә,башлык булып җирле татар феодаллары тора.

Политик-экономик структурасы Казан ханлыгы кебек була. Баш  булып әмирләр,бәкләр  тора. Иң башы хан,аннан морзалар торган.Хәрбиләр булып угланнар саналган,түбәнрәкләре  казаклар.

1530 нчы елда Арча шәһәре Казан  белән Мәскәү бәрелешендә  икә алына.Арча ягы Казан ханлыгы яшәешендә,политикасында зур роль уйный.

1552 нче елда Рус дәүләте Казан ханлыгын алырга килгәндә,каршыларына Камай морза чыга.Ул Арча бие Япанчаның русларга каршы яу әзерләвен әйтә.

Арча һәрвакыт Казанга булыша килә.Хәрби көче нык була.Япанча белән Явушнын Казан стенасы астында русларга хөҗуме бик каты була.Руслар каушап калалар.

Япанчага каршы Горбатый дингән князь җибәрелә.Арча армияләрен тар мар итәргә ябырылалар,әмма алар тиз генә бирешми.Арча байларының өйләренә,бакчаларына,ял урыннарына гаскәр саранча шикелле җибәрелә.Арчага барып җиткәнче бик көчле генә крепостьларны алырга  кирәк  була.

Казанны алыр өчен башта Арча шәһәрен алырга кирәк була.Арчада руслар башнялар сала.Шуннан бирле Арчаның рус  хәрби ныгытмасы  буларак тормышы башлана.

Кешеләр 16 нчы гасырның яртысыннан көчләп чукындырудан качып ераграк кереп урнашалар.

Вакыт үзу белән Казан җирләре ике өязгә:Казан өязе һәм Свияҗск өязенә буленә.Арча Казан өязенә керә. XVIнчы гасырда Арча  күбрәк искә  алына  башлый.1576 нчы елда Василий Телиын беренче Арча воеводасы була.

XVIIIнче гасырда Арча Арча юлы буларак искә  алына.Аның буенча 54 яшәү пункты (1771-1773 )исәпләнә.

1781 нче елда Арча өяз үзәге була .

1837 нче елда Арча планы  төзелә. 1860 нчы елда Яңа Арча(Покровская слобода) төзелә.Таш чиркәү  салына.

1917 нче елда Арча ягында 18 татар ,6 чикәү мәктәбе була.

1867 нче елда Арчада ике класслы училище төзелә.

1875-1879 нче елда һөнәр училищесы барлыкка килә.Ул хәзерге Галлактионова урамында була.Монда токарь-столяр,үрү,башмакчы һөнәрләре үзләштерелә. Россиянең опера җырчысы Ф.И. Шаляпин да берничә ай һөнәр үзләштерә.

Покровка авылында 1886 нчы елда өч еллык училище барлыкка килә.

18-19 нчы гасырларда агарту-яктырту эшләре башлана.Безнең якның мәгрифәтчеләре булып,

Шамсетдин Кышкарый, Шамсетдин Култәси, Габденнасыр Курсави, Шигабетдин Марджани санала.Һәрбер авылда диярлек астрономнар,математиклар,дин эшлекләре яшәгән.Аларга фән белән генә түгел,ә балаларны укыту  белән дә шөгылләнгәннәр.

1920 нче елда Арча контоны  рус һәм татар педагогик кадрларының низе була.Тизләтелгән курсларны оештыручы Иске Йорт авылыннан Якупов була.Бу ике айлык курсларда укытучылар әзерлиләр.Бу курслар нигезендә  1930 елда Арча агропедагогик техникумы оеша.Анда 7 еллык белеме булган яшьләр килә.1937 нче елда ул техникум педагогия көллиятенә үзгәртелә.

Арча районы язучыларга,галимнәргә,сәнгать эшлеклеләренә бик бай.

Күп кенә язучыларның  бишеге ул Арча :Мостафа Ногман, Гөмәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәгъдиев, Рафаэль Төхвәтуллин, Мәрзия Фәйзуллина, Радик Фәизов, Фәрваз Миннуллин, Вакыйф Нуруллин, Наил Касимов һәм башкалар. Арча җире танылган җырчы һәм сангать эшлеклеләренә дә бай:Нагима Таждарова, Шамил Әхмәтҗанов, Люция Хәсанова, Рабига Сибгатуллина, Айдар Файзрахманов, Габделфәт Сафин, Лилия Хәмитова, Рөстам Закиров һәм башкалар.

Арча ягы күп кенә галимнәрнең бишеге: Н.Г.Черкасов, А.Н.Сызганов, Барышев һәм башкалар.

Арчалар үзләренең Советского Союза  геройлары  белән горурлана: Валентин Ежков, Гани Сафиуллин, Гатаулла Салихов, Накыйп Сафин, шулай ук хезмәт геройлары:Мирбат Хастиев, Стелла Габдрахманова(минем укытучым), Дания Галимова, Шәрифулла Сагдуллин, Галимулла Асхадуллин, Ильсур Шәйхетдинов.