Татар теле

    Татар теле (тат.татар теле,татарча/tatar tele, tatarca)- татарларның милли теле, Татарстан Республикасының дәүләт теле, Россия Федерациясендә милли телләрдә сөйләшүчеләр арасында икенче урында торучы тел. Идел буе кыпчак төркемчәсенең төрки телләр төркеменә керә. 
   Элегрәк бу термин берничә төрки телләр атамасы булып та йөргән. 
    Татар теле Татарстанда, Башкортстанда, Марий Эл,Удмуртия, Чувашия, Мордовия, Чиләбе, Ырынбур, Свердловск, Төмән, Ульян, Самара, Әстерхан, Саратов, Түбән Новгород, Пенза, Рязань, Тамбов, Курган, Томск өлкәләренең кайбер районнарында, Рәсәйнең Пермь ягында, шулай ук Үзбәкстан, Казахстан, Кыргыз һәм Төркмәнстанның   татарлар яшәгән  җирендә киң таралган. 
     Рәсәйдә татар телендә сөйләшүчеләр саны, 2010 нчы елга,  4,28 миллион тирәсе  кешене тәшкил итә. Татар теле – башкортлар, руслар, чувашлар һәм марилар арасында, шулай ук Рәсәйнең башка халыклары арасында да киң таралган.
   Татар теле, рус теле белән беррәттән Татарстан Республикасында дәүләт теле ( 1992 нче елгы “Татарстан Республикасы халыклары телләре” турындагы Татарстан Республикасы әмеренә туры китереп). Татарстанда татарлар яши торган җирлектәтатар теле кулланыла торган уку һәм тәрбия бирү , мәктәпкәчә тәрбия бирү, башлангыч һәм урта белем бирү учрежденияләре бар.
  2017 нче елны Татарстанның парламенты мәктәпләрдә татар телен сайлап алу хокукы буенча укыту өчен тавыш бирде. Белем бирү системасыннан татар теле мәҗбүри укыту предметы буларак төшереп калдырылды. Татарстанның прокуроры Ильдус Нафиков әйтүенчә, укучылар татар телен әти-әниләренең язмача ризалыгы белән дәүләт теле буларак сайлап алу мөмкинлеге белән атнага ике сәгать өйрәнә алалар. 
   Татар телендә дәреслекләр, фәнни,  әдәби, публицистик әдәбият, йөзләрчә гәҗит – журналлар бастырылып чыгарыла, радио һәм телетапшырулар алып барыла, театрлар эшли. Татар телен фәнни өйрәтү үзәкләре булып Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе факультеты, Татар дәүләт гуманитар – педагогия университетының татар филологиясе факультеты һәм Татарстан Республикасының тел һәм сәнгать фәннәр Академиясе.
  Татар телен һәм аның диалектларын өйрәнүгә  зур өлеш  Г.Х. Алпаров, В.А. Богородицкий, Җ.Вәлиди, Г.Ибраһимов, Л.З.Җәләй, М.А. Фәзлуллин кебек галимнәр кертә.