Зур Чынлы авылы

Тарихы

      Чүпрәле районы Зур Чынлы авылына 17 гасырның икенче яртысында нигез салына.
      Милләте буенча татар булган Сембер Өязе Чокал авылы кешесе Шимайка Васильев 

( исем, фамилиясе русчалаштырылган булса кирәк) Сембер Приказлар йорты воеводасы Петр Алексеевич Головинга Чынлы елгасы буенча урнашкан Алгаш авылы яныннан 20 кешегә ирекле җир биләмәләрен бүлеп бирүне сорап үтенеч яза.

      1674 елда шушы 20 җан башына 20 шәр чиректэн 400 чирек җир бүлеп бирелә. Бу кешеләр шушы  урында  яңа авылга  нигез салалар. Авыл Шимайка Васильев  исеме белән  “ Яңа Шимаево”  дип  йөртелә башлый.Соңрак авыл “Ярамай Чынлысы”,   ә аннан соң Зур Чынлы исеме ала. Авыл Буа  өязе Елшан волосте, соңрак Сембер өязе  Алгаш волостенә кертелә, ә 1865 елда үзе волость  үзәгенә әверелә.
     1835 елда дәүләт крестьяннарының  йомышлы   крестьяннарга  күчерелүе

уңаеннан, Зур Чынлы авылы халкына христиан дине белән иман нуры иңдерү күздә тотыла һәм авылдагы 4 йорт , 12 ревизия җаны, көчләп чукындырыла. Ләкин 1848 елда бу кешеләрнең православие диненә күчмәүләре билгеле булгач, алар чукындырылган чуваш халкы яшәгән күрше Иске Алгаш авылына күчерелә. Аларга 186 десятин 672 сажин җир бүлеп бирелә.

     1865 елда Зур Чынлы авылында 245 йорт һәм 743 кеше була, 1903 елда 365 йорт һәм шуларда 2363 кеше яши. Авылда 5 мәчет  Һәм  шулар каршында 4 мәктәп эшли. Авыл помещик Владимир Иванович Мотовилов биләмәләребулып тора. 

Бүгенгесе

Зур Чынлы авылы җирлеге район үзәге Иске Чүпрәледән 28 км ераклыкта урнашкан. Авыл административ үзәк булып тора.

Мәйданы, халкы. Авыл 4792 кв.м мәйдан били. 4534 га җир сөрүлек җирләре булып тора. 2002 елдагы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча татар милләтеннән булган 1028 кеше яши, шул исәптән эшкә сәләтле булган -398, өлкән яшьтәгеләр -415. 480 балага исәпләнгән урта мәктәп, культура йорты, китапханә, почта бүлеге эшли. Атаклы кешеләре: Советлар Союзы Герое Хакимов Исмәгыль Кәбир улы; Социалистик Хезмәт Герое Алиев Усман Гатаулла улы. Авылга багышлап 1969 елда шагыйрь Мостафа Ногман сүзләре, композитор Сара Садыйкова көенә “Туган авылыма” дигән җыр иҗат ителгән.

  (Сембер  өязе авыллары. П. Мартынов,  1903 елда басылган китап материаллары файдаланылды).


Һади Атласи

   XX йөз башында һәм совет чорының 20-30 нчы елларында татар телен, тарихны фәнни өйрәнү, аларны укыту, дәреслекләр, мәҗмугалар, программалар, методик ярдәмлекләр төзү буенча зур эшчәнлек күрсәткән фидакарь зыялыларыбызның берсе -  Һади Атласи.

Тарих фәннәре доктары С.Х.Алишев бәяләвенчә, “педагог, җәмәгать эшлеклесе, публицист һәм тарихчы-галим Һади Атласи үз вакытында татар зыялыларының алдынгы сафында атлый”. Атласины белү – ул тарихыңны белү дигән сүз. Тарихыңны белү – ул киләчәгеңне күз алдына китерә, кыйблаңны билгели алу. Чөнки, “инсанны чын мәгънәсендә инсан иткән гыйлемнәрнең иң беренчесе,һич шөбһәсез,тарих гыйлемедер.Үзенең кем икәнен белмәгән инсан ничаклы хиссез исә, үз милләтенең тарихын белмәгән инсан да шул нисбәттә хиссез.”

(Һ.Атласиның “Себер тарихы” әсәренә кереш сүзеннән). Татарстан Республикасының хәзерге Чүпрәле районына керә торган Иске Чәке авылында 1876 елда дөньяга килә. Башлангыч белемне үз әтисеннән авыл мәктәбендә алгач, танылган Буа мәдрәсәсен дә укый, шулай ук атасы ярдәмендә үзлегеннән белем ала, рус, гарәп, фарсы, төрек, алман телләрен өйрәнә. 1898 елда Ырынбурда мөгаллимнәр әзерләүче семинарияне тәмамлый.Буа мәдрәсәсендә уку-укыту эшләрен яңартуга күп көч куя һәм мәгариф тупланмасын яңарту буенча актив эш җәелдерә, укытуның яңа ысулларын кертә. Үзенең яңа идеяләрен һәм фикерләрен вакытлы матбугат битләрендә пропагандалый, фәнни гыйлемнәрне таратуга юнәлтелгән фәнни- популяр хезмәтләр яза. «Гыйльме хәят» («Астрономия фәне») һәм «Тарих табигый» («Табигый-фәнни тарих») дигән китаплар бастырып чыгара.

 1903 елда Бөгелмә өязендәге Әлмәт авылына (хәзер шәһәр) имам вазифасын башкарырга чакырыла. Имам вазифаларын үтәү белән бергә, ул укыту һәм фәнни-тикшеренү эшләре белән дә шөгыльләнә.  1904-1908 елларда  вакытлы матбугатта төрле темаларга мәкаләләре һәм башка хезмәтләре басыла. Шушы елларда ук аның «Ахырзаман ишаны», «Идел буе», «Мәктәп һәм мулла» дигән китаплары дөнья күрә. Халык мәнфәгатьләрен яклау буенча иҗтимагый әһәмияткә ия хезмәтләрен исәпкә алып, 1907 елда Һади Атласи II Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана.Монда ул Мөселман хезмәт фиркасенең актив әгъзасы була һәм Думаның хезмәт ияләре - крестьяннар мәнфәгатьләрен яклаучы мөселман хезмәт фракциясе органы - «Дума» газетасын оештыруда һәм бастыруда катнаша.
1905 елда Рәсәй хөкүмәте көнчыгыш төбәкләрдәге рус булмаган халыклар мәгарифенә багышлап махсус киңәшмә уздыра, анда милли мәдәниятләр һәм милли үзаң үсешен тоткарлау максаты куела.

Православие рухында тәрбияләү, рус телен мәҗбүри укыту, татар әлифбасын рус алфавитына алыштыру һәм башка мәсьәләләр карала. Аның кагыйдәләре мәгариф министры тарафыннан раслана һәм 1906 елда бастырып чыгарыла. Һади Атласи мондый милли сәясәтне кискен тәнкыйтьләп чыга, ул 1908 елда «Яңа низам вә голәмәләребез» («Яңа кагыйдәләр һәм безнең интеллегенция») дигән китап чыгара. Бу хезмәт гаять үткен һәм кыю язылган,ул патша хакимиятенең рус булмаган халыкларга юнәлтелгән сәясәтен фаш итә. «Халыкларны руслаштыру, милли изү, фәкать хакимлек итүче милләт мәнфәгатьләрен яклау - менә хөкүмәтнең төп сәясәте», - дип яза мөгаллим.Хөкүмәт аны судка бирә, һәм хөкем карары буенча ул өч айга төрмәгә ябылырга, имам һәм мөдәррис урыныннан чыгарылырга һәм рухани исеменнән мәхрүм ителергә, төрмәдән соң полициянең даими күзәтүе астына алынырга тиеш була.Ләкин Һади Атласи күңелен төшерми, үзенең гомерен тулысынча фәнни, әдәби-публицистик һәм мәдәни-агарту эшчәнлегенә багышлый. Ул тарихка аеруча зур әһәмият бирә, материаллар туплый, тарихи әдәбиятны тырышып өйрәнә. 1911-1914 елларда аның төп тарихи хезмәтләре: «Себер тарихы», «Казан ханлыгы» һәм «Сөембикә» китаплары дөнья күрә. Алар халык арасында тиз таралалар һәм җәмәгатьчелек тарафыннан танылалар. Февраль инкыйлабынан соң ул Бөгелмә өязе земство управасының халык мәгарифе бүлеген җитәкли, Октябрьдән соң ул - өяз советы һәм аның башкарма комитеты составында, ак чехлар килгәч, яңа халык мәгарифе бүлеге мөдире, Советлар һәм Колчак вакытында да шул ук эш һәм мөгаллимнәр әзерләү белән шөгыльләнә.

1920 елдан 1929 елга кадәр ул Бөгелмә мәктәпләренең берсендә тарих һәм алман теле мөгаллиме булып эшли. 

1929 елдаҺади Атласи кулга алына, хөкем ителми һәм гаебе дәлилләнмичә генә Соловкига сөрелә. Ул «солтангалиевчы» һәм совет властеның дошманы дип игълан ителә. 1936 елда ул тагын, инде соңгы кабат кулга алына.«Атласов» эше пәйда була. Аның буенча Атласов совет властен бәреп төшерү өчен, инкыйлабка каршы оешма төзүдә гаепләнә, аны төрек шпионы, пантюркист, милләтче дип игълан итәләр. Һади Атласиның инкыйлабка каршы оешмасына тагын 24 кешене язалар. 1937 елның 23-28 октябрендә Идел буе хәрби округы хәрби трибуналы ябык утырышларда «Атласов эшен» карый.Трибунал карары буенча 24 кеше атып үтерелә, алар: Һ. Атласи, К.Х. Туйкин, Ф.К. Туйкин, Б.Ф. Фәттахов, Г.А. Алтынбаев, К.Л. Исхаков, С.Ш. Уразманов, З.Б. Фәттахов ... Үз заманасының казанышлары да, каршылыклары да, фаҗигасе дә аның иҗатында һәм тормышында чагылыш таба. Бүген дә ул безнең өчен үзенчәлекле тикшеренүче, мәшһүр мөгаллим, җәмәгать эшлеклесе, гомумән үз халкына намуслы хезмәт иткән гүзәл шәхес булып кала. Һади Атласи туган халкының бәйсезлеге өчен әллә нинди авыр сынауларга да чыдый, түзә. Ул – татарның горурлыгы, халкыбыз бәйсезлеге өчен көрәштә мәйдан тоткан каһарманнарның берсе.


Фәхретдинов Ирек Хәйрулла улы.

Фәхретдинов Ирек Хәйрулла улы-механик, техник, Совет һәм Россия галим- авиаконструкторы, техник фәннәр докторы(1987 ел), профессор, Россия һәм Халыкара инженерлык академиясенең  члены(1991 ел), СССР Дәүләт премиясе лауреаты(1984 ел), “Татарстанның Атказанган фән һәм техника эшлеклесе”(1981 ел) ,соңрак “Россия Федерациясенең  Атказанган фән һәм техника эшлеклесе”(1994 ел), Хезмәт Кызыл Байрагы(1979 ел) һәм “Почет Билгесе”(1971 ел) орденнары, авиация сәнәгате үсешенә үзеннән зур өлеш керткән өчен “Почетный авиастроитель”(1988 ел) билгесе белән бүләкләнгән академик.

  Фәхретдинов Ирек Хәйрулла улы 1933 елның  5 июнендә ТАССР Чүпрәле районы Зур Чынлы авылында җиде балалы гаиләдә туган. Әтисе - Фәхретдинов Хәйрулла Исматулла улы 1914-1917 елларда Беренче Ватан сугышында Россия армиясендә хезмәт иткән. Гражданнар сугышы елларында Башкортстанда  Кызыл армия сафларында “яшел бандитларга” каршы отряд командиры вазыйфасын башкара. Әнисе-Фәхретдинова Фатыйма Шаһи кызы авылда  укытучы булып эшли. 

  Ирек туып күп тә утми, алар гаиләләре белән Казан шәһәренә күченеп китәләр. 1948 елда Ирек Казанның икенче номерлы җидеелык мәктәбен яхшы билгеләргә  генә тәмамлаганнан соң, Казан елга техникумына укырга керә. Техникумны 1952 елда тәмамлый. Шуннан соң аны Куйбышев ГЭСы  төзелешенә эшкә җибәрәләр. Монда ул 1952-1953 елларда диспетчер, соңрак яшь белгечне Ставрополь шәһәренә Комсомольск порты җитәкчесе итеп билгелиләр. Шунда Ирек Куйбышев индустриаль институты филиалына кичке укуга йөри. 1953 елда бу уку йортының беренче курсын тәмамлаганнан соң, институтның алдынгы студентларын, шул исәптән аны да, Казан авиация институтына укырга күчерәләр. Ул 1958 елда двигатель төзелеше факультетын уңышлы тәмамлаганнан соң, Казан шәһәрендәге “Союз” исемендәге конструкторлык бюросына  авиадвигательләр җитештерү эшенә җибәрелә. Яшь белгеч 1958-1996 елга чаклы монда эшли. Ирекнең конструкторлык сәләте тиз ачыла. Шуңа проектларның иң җаваплы өлешен аңа тапшыралар. Ул 1973 елда Казан авиация институтында кандидатлык диссертациясен яклый. Шунда ук 1987 елда докторлык диссертациясен яклый. Биредә ул гади конструктордан(1969 елда баш конструктор-җитәкче  урынбасары, 1980 елда баш конструктор-җитәкчесенең  беренче урынбасары, 1983-1995 елларда) баш конструктор-генераль  директор дәрәҗәсенә күтәрелә. Бер үк вакытта ул Казан авиация институтының махсус йөрткечләр кафедрасы профессоры да була, 1991 елдан Россия һәм Халыкара инженерлык академиясенең  члены булып сайлана. 1994 елда инфаркт булу сәбәпле,  Ирек  Хәйрулла улы отставкага китә. 1995 елда аны  Казан шәһәрендәге “Союз” исемендәге конструкторлык бюросына  фәнни җитәкче итеп билгелиләр. Ул шәхсән унлап ракета двигательләрен җитештерүдә катнаша.

     Фәхретдинов Ирек Хәйрулла улының ирешкән уңышлар бик зур: 60 тан артык уйлап табу, 250 фәнни хезмәт авторы, бик күп фәнни китаплар һәм дәреслекләр авторы. Аның дәреслеге Мәскәү авиация институты тарафыннан үткәрелгән Бөтенсоюз конкурсында беренче премиягә лаек булды. Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре: авиация һәм ракета двигательләренең , шулай ук югары йөгәрлекле җайланмаларының  эчке процессларын һәм көчәнешле-деформацияләнгән хәләтләрен тикшерү. Тикшерү нәтиҗәсендә яңа ракета  двигательләре , егәрлеге 5 киловаттан артык булган лазер җайланмалары, егәрлеге 3500 һәм 5000 киловатт булган электротурбогенераторлы күчешле геологотикшерүле җайланма һәм башка үрнәктәге техникалар уйлап  табыла. Югары эффектлы конструкцияләр булдыру максаты белән металл булмаган  җепсел композицияле материалларны тикшерү үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәсендә ракета техникасы өчен махсус билгеләнешле эшләнмәләр барлыкка килә.

   Хәзерге вакытта танылган академик Австралиядә яши.