Кубатбек Боронов

кыргыз сәясәтчесе

Кубатбек Боронов, Кубатбек Айылчы улы Боронов (кырг. Кубатбек Айылчиевич Боронов, 1964 елның 15 декабре, ССРБ, Кыргызстан ССР, Ош өлкәсе, Үзгән районы, Заргер) — Кыргызстан сәясәтчесе, 2020 елның 17 июненнән 10 октябренә кадәр Кыргызстан Республикасы премьер-министры.

Кубатбек Боронов
Кыргызстан премьер-министры
Вазыйфада
2020 елның 17 июне – 2020 елның 10 октябре
Президент Сооронбай Жээнбәков
Аңа кадәр Мөхәммәткалый Әбелгазиев
Дәвамчысы Садыр Жапаров
Шәхси мәгълүмат
Туган 15 декабрь 1964(1964-12-15) (59 яшь)
ССРБ, Кыргызстан ССР, Ош өлкәсе, Үзгән районы, Заргер
Сәяси фирка фиркасез
Белем Фрунзе политехника институты,
Халыкара идарә, хокук, финанс һәм бизнес академиясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1964 елның 15 декабрендә Ош өлкәсе Үзгән районы Заргер авылында туган. Фрунзе политехника институтының (1992 елдан Исхак Раззаков исемендәге Кыргыз дәүләт техник университеты) авыл хуҗалыгы һәм төзелеш факультетын (1991), «юриспруденция» белгечлеге буенча Халыкара идарә, хокук, финанс һәм бизнес академиясен (2011) тәмамлаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

1982–1983 елларда — Ош өлкәсенең Алай районы «Социализм» совхозы ферма хисапчысы.

1983–1985 елларда — Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

1985–1991 елларда — Фрунзе политехника институты студенты.

1991 елда — «Фрунзестрой» трестының СМУ-9 ташчысы.

1992–1996 елларда — «Кыргызкурулуш» АК каршындагы «Стройкомплект» җитештерү берләшмәсе инженеры, база башлыгы урынбасары, база башлыгы.

1998–2000 елларда — «Кыргызкурулуш» АК каршындагы агач эшкәртү заводы директоры.

2001–2002 елларда — «Гоктурк» ҖЧҖ директоры урынбасары.

2003–2003 елларда — Кыргызстан экология һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ГО штабының план-икътисад һәм матди-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы.

2003–2006 елларда — Кыргызстан экология һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ГО Баш идарәсе башлыгының тыл буенча урынбасары.

2006–2008 елларда — КР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Төньяк төбәкара идарәсе башлыгы урынбасары.

2009–2010 елларда — КР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чуй өлкәсе буенча идарәсе башлыгы.

2010 елда — КР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү департаменты директоры.

2010–2011 елларда — КР гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары.

2011–2018 елларда — КР гадәттән тыш хәлләр министры.

2018–2020 елларда — КР беренче вице-премьеры.

2020 елның 17 июненнән — Кыргызстан хөкүмәтенең элекке башлыгы Мөхәммәткалый Әбелгазыев отставкага киткәч, Кыргызстан Республикасы премьер-министры[1][2].

2020 елның октябрендә Кыргызстан парламентына сайлауларның нәтиҗәләре белән риза булмау сәбәпле килеп чыккан халык баш күтәрүе нәтиҗәсендә, вазифасыннан китә. Кыргызстан премьер-министры итеп Садыр Жапаров сайлана[3].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү