Кристиан Бэйл

Кри́стиан Чарльз Фи́лип Бэйл (ингл. Christian Charles Philip Bale) — британ киноактеры, тумышы белән Велстән. 2010 елда АКШ ватандашлыгын ала. «Көрәшче» фильмында икенче пландагы роле өчен «Алтын глобус» һәм «Оскар» премияләре лауреаты. Күбрәк Кристофер Ноланның «Бэтмен» трилогиясендә Бэтмен ролен башкаруы белән танылган.

Кристиан Бэйл
ChristianBaleJun09.jpg
Туган телдә исем ингл. Christian Bale
Туган 30 гыйнвар 1974(1974-01-30) (49 яшь)
Хаверфордуэст[d], Велс
Яшәгән урын Санта-Моника
Ватандашлыгы Flag of the United Kingdom (3-5).svg Бөекбритания
Flag of the United States.svg Америка Кушма Штатлары[1]
Әлма-матер Bournemouth School[d]
Һөнәре актёр, киноактер, тавыш яздыру актеры, характерлы актер, кинопродюсер, телевизион актёр
Җефет Sandra Blažić[d]
Балалар Luka Bale[d] һәм Rex Bale[d]
Ата-ана

Commons-logo.svg Кристиан Бэйл Викиҗыентыкта

1974 елның 30 гыйнварында Велс көнбатышындагы Пембрукшир каласында туа. Балачагы Бөекбритания, Португалия һәм АКШта үтә. Актерлык карьерасын 9 яшеннән, 1983 елдан рекламадан башлый.

Дөньякъләм танылу Кристиан Бэйлга 1987 елда чыккан Стивен Спилбергның «Кояш империясе» фильмы алып килә. 1992 елдан башлап актер Лос-Анджелеста яши.

Кристиан Бэйл төшкән танылган фильмнар арасында «Эквилибриум», «Бэтмен» трилогиясе, «Престиж», «Терминатор: котылу», «Джонни Д.», «Көрәшче», «Америка психопаты» кебек фильмнар бар.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. https://www.esquire.com/uk/culture/film/news/a7424/christian-bale-interview/