Китаби дәдә Коркыт

(Коркут бабам китабы битеннән юнәлтелде)

Китаби дәдә Коркыт, шулай да Китаби дәдә Коркут, Угызнамә (төр. Dede Korkut Kitabı; әзери. Kitabi-Dədə Qorqud, کتاب دده قورقود; төрекм. Dädem Gorkut kitaby) — угыз төрки халыкларының иң танылгын эпик әсәрләренең берсе. Бу әсәрдә күчмә төрки халыкларның мәҗүси чорларда һәм иртә ислам чорларында яшәү рәвеше, әхлакый кыйммәтләре һ.б. сыйфатлары киң һәм тирән сурәтләнә. Китапта чагылыш тапкан вакыйгалар төрекләр, әзериләр, төрекмәннәр, казакълар, кыргызларның һәм күп башка төрки халыкларның уртак мәдәни мирасның мөһим өлеше булып тора.[1] Монгол һәм төрки телләр гаиләсенә караган 1000 гә якын эпик әсәрләрнең иң танылганнарның берсе. Рус теленә азәрбайҗан шагыйрәсе Алла Ахундова тәрҗемә иткән[2].

Китаби дәдә Коркыт
Фото

 Китаби дәдә Коркыт Викиҗыентыкта

Тасвирлама үзгәртү

Китаби дәдә Коркыт, шулай ук Угызнамә атамасы астында, иң әүвәл, төрки-огуз халыклары яшәгән мәйданда, ягъни Анадолудан алып Урта Азиягә кадәр Кавказ таулары аша сузылган җирләрдә, киң таралыш тапкан дастан.[3][4] Бартольд дастанның килеп чыгышын Кавказ таулар җирләре белән бәйләнешен ассызыклый.[5]

Төрки халыклар, бигрәк тә үзен угызлар белән бәйләүчеләр тарафыннан бу китап этник үзенчәлекләр, тарих, гореф-гадәтләр һәм әхлакый кыйммәтләрнең тасвирламасын саклап барган тупланма буларак күзаллана. Бу китапта угыз төркиләренең бәйсезлек өчен көрәше дә киң чагылыш тапкан.[6]

Әсәрнең төп өлешен тәшкил итүче унике кисәк төркиләр Ислам динен кабул итүеннән соң язылган, шуңа күрә күпчелек очракта уңай каһарманнар мөселман буларак, ә тискәре каһарманнар кяфер буларак сурәтләнү еш очрый, әмма, шуңа карамастан, төркиләрнең Исламга кадәрге чорлар магиясе белән бәйле мотивлар да тирән чагылыш таба. Хәтта төп каһарман Коркыт бабай да күрәзәче һәм җырау буларак сурәтләнә. Аның һәр барлыкка килүе әсәрнең төрле кисәкләрен бәйләү өчен кулланыла, 13 нче кисәктә аның тарафыннан әйтелгән сүзләр җыелган.[7]

Тарихчы Рәшид-әд-Дин Хәмәдани (1247–1318) Коркыт бабасының чын кеше булуын һәм 295 ел яшәвен ассызыклаган: Коркыт бабай угыз хакиме Явкуй хан заманында дөньяга килгән, илче буларак пәйгамбәр янына җибәрелгән, Ислам динен кабул иткән, бөек угыз ханына киңәшләр биргән, бөек хан сайлауларында катнашкан һәм аның балаларына исем биргән.[8]

Төрле кисәкләрдә урын алган бәрелешләр һәм сугышлар угыз, кыпчак һәм печенег кабиләләре арасында булуы фараз. Әсәрнең эчтәлегендә Европа мәдәниятенә хас мотивлар да киң таралган.[9] Мәсәлән, "күз күптергән" сыңар күзле аюлар кебек пәриләрнең Гомерның "Одиссея"сында сурәртәнгән Циклоплар белән бәйләнеше сизелә. Әсәрдә төркиләрдә таралыш тапкан спорт төрләренә һәм уеннарына дә тасвирлама бирелә: мәсәлән, ук ату, атта чабыш, сөңге ыргыту, көрәш һәм поло сурәтләнә.[10]

Галерея үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Бартольд В. [1]. — М. и Л.: Издательство АН СССР, 1962. — Б. 6.
  2. Ахундова Алла Нуриевна. Федеральная национально-культурная автономия азербайджанцев России, 31.07.2016(рус.)
  3. "Dastan". Great Soviet Encyclopedia (in 30 volumes), Third edition, Moscow, 1970
  4. «Китаби деде Коркуд» (25 May 2005). әлеге чыганактан 25 May 2005 архивланды. 26 January 2019 тикшерелгән.
  5. Бартольд В. [2]. — М. и Л.: Издательство АН СССР, 1962. — Б. 120.
  6. Lewis, Geoffrey, ed (1974). The Book of Dede Korkut. Harmondsworth, UK: Penguin Books. p. 9. https://archive.org/details/bookofdedekorkut00lewi. 
  7. Prof. H.B.Paksoy (ed.), "Introduction to Dede Korkut" 2011 елның 5 июнь көнендә архивланган. (As Co-Editor), Soviet Anthropology and Archeology, Vol. 29, No. 1. Summer 1990; and, "M. Dadashzade on the Ethnographic Information Concerning Azerbaijan Contained in the Dede Korkut dastan", Soviet Anthropology and Archeology, Vol. 29, No. 1. Summer 1990. Reprinted in H. B. Paksoy (Ed.), Central Asia Reader: The Rediscovery of History (New York/London: M. E. Sharpe, 1994), (Hardcover); (pbk.)
  8. Lewis, Geoffrey, ed (1974). The Book of Dede Korkut. Harmondsworth, UK: Penguin Books. p. 12. https://archive.org/details/bookofdedekorkut00lewi. 
  9. Dinçaslan, M. Bahadırhan. Karşılaştırmalı Mitoloji: Dede Korkut Alman Mıydı? - mbdincaslan.com. 26 January 2019 тикшерелгән.
  10. Dr. Ergun Yurdadon, Chair of Recreation Management, United State Sports Academy, Sport In Turkey: The Pre-Islamic Period, Volume 6, Number 3, Summer 2003 2007 елның 18 февраль көнендә архивланган.

Шулай ук карагыз үзгәртү