Кисәтү медицинасы

Борынгы заманнарда шәһәрне дошманнан саклау өчен биек таш коймалар төзегәннәр, тирән канаулар казыганнар. Дошман җимергән шәһәрне яңадан төзегәнче, вакытында саклык чаралары күрүне ата-бабаларыбыз уңайрак күргәннәр. Авырулар белән дә эшләр шулай. Мәкерле чир гәүдәне һәм рухны яулап алганчы, алдан саклану чараларын күрү яхшырак. Авырулардан бу рәвештә саклану, ягъни профилактика — чирнең килеп чыгу сәбәпләрен, үсеш шартларын бетерә торган һәм шулай ук патологик реакцияләр китереп чыгарырга сәләтле көнкүреш мохит тәэсиренә организмның бирешмәүчәнлеген күтәрүгә юнәлтелгән социаль, гигиена, тәрбия һәм медицина чаралары системасы ул.

Кисәтү медицинасы
Эшчәнлек өлкәсе предотвращение болезни[d] һәм Җәмгыять сәламәтлеге
WordLift сылтамасы data.wordlift.io/wl01714/entity/prevention[1]
ICPC 2 идентификаторы A98
Берләшмәләре исемлекне карагыз[d]
 Кисәтү медицинасы Викиҗыентыкта

Профилактика чараларының беренчесе—сәламәт тормыш рәвеше алып бару. Бу төшенчәгә нәрсә керә? Беренче чиратта—гигиена. Боларга тәнеңне чиста тоту, душ керү, чыныгу, уку, эш, тирә-як мохит гигиенасы керә. Ягъни организмны тыштан да, эчтәндә ныгытучы һәрнәрсә профилактика чарасы булып исәпләнә. Организмга дөрес ял бирү мөһим, чөнки бик күп авырулар ару нәтиҗәсендә барлыкка килә бит. Ә балаларга ял тагын да кирәгрәк, ялыктыргыч мәктәп дәресләреннән соң бигрәк тә.

Сәламәт тормыш рәвеше авырулардан яхшы саклану чарасы ул, тик барысыннан да түгел. Кайбер инфекцион авырулардан саклану өчен прививка ясыйлар. Бу — составына үтерелгән яки тере, ләкин көчсез­ ләндерелгән микроорганизмнар кергән препаратлар. Алар авыруга китерә алмый, ә организмны кирәкле антитәнчекләр ясауга мәҗбүр итәләр. Мәсәлән, организмга кызамыкка каршы вакцина керткәндә, кызамык авыруына каршы антитәнчекләр ясала һәм бу вирус белән очрашканда, кеше авырып китми.

Авыру һәм кеше... Кеше һәм авыру... Бу сугышны хәтерләтә. Бер мәзәк гыйбарә искә төшә: «Кем тартмый да, эчми дә, шул сәламәт килеш үлә». Чынлыкта бу начар түгел. Адәм баласы дөньяда мәңге тормый, бу 5 тормышны сәламәт уздырган кешегә кызыгырга гына кала. Чөнки ул авырулар белән барган сугышта җиңеп чыккан. Авырулар кешене һәрвакыт эзәрлекли, чирнең матди асылын җиңеп булмаса да, мораль рәвештә җиңү зарур. Кеше күңел күтәренкелеген \ сакласа, рухы нык булса, аңа бер чир дә куркыныч түгел.

Искәрмәләр үзгәртү