Киров исемендәге совхоз бистәсе
(Киров совхозы битеннән юнәлтелде)
Киров Совхозы — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — бистә (федераль классификатор буенча).
Киров исемендәге совхоз бистәсе | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Киров авыл җирлеге[1] |
Административ-территориаль берәмлек | Киров авыл җирлеге[1] |
Почта индексы | 423750 |
Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 423747.
Климат
үзгәртүТәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-11.5 °C | -11.2 °C | -6 °C | 3.9 °C | 13.1 °C | 18.7 °C | 20.4 °C | 17.6 °C | 11.9 °C | 4 °C | -5.3 °C | -10.8 °C | 3.7 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[3]
Тарих
үзгәртү- Шулай ук карагыз: b:Киров исемендәге совхоз авылы тарихы.
- 1931 елның ноябрендә ТАССР Халык Комиссарлары Советы карары белән Яңа Әлем авылы янында “201 номерлы Актаныш итчелек-сөтчелек совхозы” оештырыла. Берничә айдан, ул Иске Сәфәргә күчерелә. Бу чорда “Сәфәр совхозы” дип йөртелә. Тагын берничә айдан совхоз хәзерге урынына китерелә.
- 1935 елда совхозга С.М.Киров исеме бирелә.
- 1945 елдан соң фермалар күпләп төзелә.
- 1957 елда атлар фермасы төзелә.
- 1965-1968 елларда бистәгә юкка чыгарылган Алма-Ата авылы халкы күченә.
Танылган шәхесләре
үзгәртү- Данил Салихов (1958) — драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы, Татарстан язучылар берлеге идарәсе рәисе.
- Ләйсән Каюмова, драма актрисасы.
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты әзерләгән Татар энциклопедиясе