Киптерелгән җимешләр

Күпләр киптерелгән җимешләр сатып алганда, чи җиләк-җимеш ' алгандагы кебек, матуррагын сайларга тырыша. Болай эшләү дөрес микән? «Киптерелгән җимешләр чи җимеш кебек үк файдалы» дип әйтүчеләрне еш ишетергә туры килә. Чынлыкта, кипкән җимеш яңа өзелгән җимеш булмый инде ул. Анда С витамины күпкә ким, ә су 20-25 % кына кала.

Киптерелгән җимешләр
Сурәт
Материал төре җимеш
 Киптерелгән җимешләр Викиҗыентыкта

Әмма чи җимеш белән чагыштырганда, анда башка матдәләр күбрәк була.

Мәсәлән, киптерелгән җимешләрдә шикәр шактый күп. Бу начар түгел, чөнки аның калориясе зур. Шуның өстенә кайбер кипкән җимешләргә шикәр дә өстиләр. Шулай ук аларда витаминнар, макро- һәм микроэлементлар, оксидантлар (оксидлашуны тизләтә торган матдә) һәм клетчатка бар.

Киптерелгән җимеш дигән термин бу продуктлар турында күзаллауны гадиләштерә. Еш кына киптерүдән башка алар, бозылудан саклау өчен, өстәмә консервлау узалар. Күп вакыт консервант сыйфатында сорбин кислотасы нигезендә ясалган матдәләр кулланыла. Бәхеткә каршы, алар бик куркыныч түгел, хәтта кайбер белгечләр аларны иммунитет өчен файдалы дип тә исәпли. Ә менә күкерт диоксиды һәм сульфитның репутациясе начаррак. Кайбер җиләк-җимешләрне шул матдәләр белән эшкәртәләр. Моның сәбәп-максатын йөзем мисалында карап китәргә була.

Күпләр матур алтын төстәге йөземне ачык төстәге виноградтан кызгылт- көрән төстәгесен караңгы виноградтан ясыйлар дип уйлый. Бу алай түгел.

Барлык йөземнәрне дә ачык төстәге виноградтан ясыйлар дип әйтергә була.

Ләкин киптергәндә җиләкләр карала. Моны киметү өчен сульфит кулланалар.

Алтын төсен тотрыкландырып, ул консервант сыйфатында тәэсир итә.

Сульфитны күп кулланалар һәм аның кипкән җимештә булу-булмавын белү мөһим. Күп вакытта без сатып алган җимешләрдә сульфит турында берни дә билгеле булмый. Белгечләр барлык киптерелгән җимешләрне кулланганчы, җылы су белән яхшы итеп юарга киңәш бирә. Ә алтын кебек ялтырап торганнарын бигрәк тә яхшы итеп юу зарур.

Кипкән абрикосны без гадәттә күрәгә дип йөртәбез. Бу бик үк дөрес түгел. Күрәгә кипкән абрикосның бер төре генә. Ул абрикосны уртадан кисеп төше алынган җимеш. Төше белән киптерелгән абрикос өрек дип йөртелә. Сөяге кысып чыгарылган абрикос кайса дип атала.

Хәтерегездә тотыгыз: бик матур, алтын төсендә булмаган абрикослар иң табигыйләредер, мөгаен, чөнки сульфит белән эшкәртмәгәндә, алар соргылтрак, матур төсен югалткан булып күренә.

Караҗимеш—гадәти кипкән слива. Ул эчәклек эшен көйләүдә дарулардан калышмый. Файдалы оксидантларга бай. Кибеттә сатып алсагыз, үтә күренмәле пакеттагысын сатып алу яхшырак, ул ялтырап торырга, кара һәм сусыл булырга тиеш. Кызгылт-көрән төс аның яхшы сыйфатлы булмавын күрсәтә, мөгаен, аны киптерер алдыннан кайнар су белән юганнардыр.

Ананас, папайя, манго һәм башка тропик җимешләрнең киптерелгән төрләре леденецлар кебек бик ачык була. Бер яктан алар шикәрле җимешкә (цукат) якын тора. Бу җимешләрне шикәргә маналар. Ә кайберләрен шикәр сиробында кайнаталар. Сиропны күп вакыт күрәгә ише җимешләргә дә өстиләр. Әгәр сез авырлыкны киметәм дип, диетада утырсагыз, белегез: мондый җиләк-җимеш калорияле генә түгел, ә суперкалорияле. Шуңа күрә киптерелгән җиләк-җимеш ашап ябыгу турында хыялланмагыз да.

Искәрмәләр үзгәртү