Анна Кетли

(Кетли Анна битеннән юнәлтелде)

Анна Кетли (мадьярча  Anna Kéthly, 16 ноябрь 1889 ел — 7 сентябрь 1976 ел) — XX гасыр уртасындагы социал-демократик юнәлештәге венгр сәясәтчесе. 1945-1948 елларда Венгрия социал-демократик партиясенең парламент фракциясе башлыгы, 1956 елгы мадьяр күтәрелеше вакытында партияны тергезүче.

Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Маҗарстан
Туу датасы 16 ноябрь 1889(1889-11-16)[2][3]
Туу урыны Будапешт, Аустрия-Маҗарстан[4]
Үлем датасы 7 сентябрь 1976(1976-09-07)[2][3] (86 яшь)
Үлем урыны Бланкенберге[d], Брюгге[d], Көнбатыш Фландрия[d], Бельгия[4]
Җирләнгән урыны Новое общественное кладбище[d]
Кабер сурәте
Һөнәр төре сәясәтче
Башкарган вазыйфа депутат Национального собрания Венгрии[d], депутат Национального собрания Венгрии[d][5], депутат Временного национального собрания Венгрии[d][6] һәм депутат Национального собрания Венгрии[d]
Активлык урыны Будапешт
Сәяси фирка әгъзасы Социал-демократическая партия Венгрии[d]
Изображение памятной доски
 Анна Кетли Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Кетли Анна 1889 елның 16 ноябрендә Австро-Венгриядә, Будапештта туа. Ул ярлы гаиләдәге тугыз баланың берсе була. 1917 елда Венгр социал-демократик партиясенә керә һәм аның актив әгъзасы була. 1919 елда Кетли фирка комитетына сайлана. Киләсе елларда « Népszava» фирка гәҗитенә еш кына мәкаләләр яза. 1922 елда Социал-демократик партиясеннән парламентка сайлана һәм 1944 елның мартында немец оккупациясенә кадәр парламентта фирка вәкиле булып тора. Немецлар кергәч Будапешттан китә һәм Венгриядә ялган документлар буенча яши.

Икенче дөнья сугышыннан соң кабат сәясәткә юнәлә һәм Венгриянең Социал-демократик партиясен үзгәртеп корырга ярдәм итә. 1945 елның апрелендә Вакытлы Милли җыен әгъзасы итеп сайлана һәм шул ук елның ноябрендә узган парламент сайлауларында социал-демократик фракция рәисе буларак, шулай ук парламентның вице-спикеры итеп сайлана. Сугыштан соңгы Венгрияда үз партиясенең Венгр коммунистлар фиркасе һәм Венгр эшчеләр фиркасе белән кушылуына каршы була. 1948 елның мартында башланган хакимлек өчен эчке көрәштә ул фирка сафыннан чыгарыла һәм тиздән, парламентта үз урынын югалтканнан соң, ике ел ойдә тоткынлыкта утыра.

Кулга алыну үзгәртү

1950 елның июнендә Кетли, социал-демократик партиянең башка берничә әгъзасы белән коммунистлар тарафыннан кулга алына. 1954 елның гыйнварында, өч елдан артык төрмәдә утырганнан соң, шпионлыкта һәм дәүләткә каршы юнәлтелгән эшмәкәрлектә гаепләнә. Кетлины гомерлеккә иректән мәхрүм итүгә хөкем итәләр. Көнбатышның социалистик партияләре басымыннан соң аны ярлыкыйлар һәм азат итәләр, әммә ул даими күзәтү астында була.

Мадьяр күтәрелеше үзгәртү

1956 елның 31 октябрендә, күтәрелеш чорында Венгр социал-демократик партиясеннән соң, аның президенты фиркасе була. 1 ноябрдән Австриянең Вена шәһәрендә халыкара Социалистик киңәшмәдә катнаша. Иртәгесен, 2 нче ноябрдә, Венгрия хөкүмәте аны Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясына делегат итеп билгели. 3 ноябрдә аның төркеме Имре Надя коалицион хөкүмәтенең министры итеп билгеләнә, әммә иртәгесен иртүк, 1956 елның 4 ноябрендә, Советлар Берлеге Венгрияга басып керә һәм аңа Нью-Йоркка очорга һәм БМОның Генераль Ассамблеясына Венгрия исеменнән мөрәҗәгать итәргә кушыла. Ахырда ул Бөекбританияда, Лондонда урнаша һәм социалистик басмаларга мәкаләләр язуга һәм мөхәррирләүгә тотына. 1962 елда Венгриянең Югары Суды аны хөкүмәткә каршы эшмәкәрлеге өчен читтән торып өч елга төрмә срогына хөкем итә. Анна Кетли 1976 елның 7 сентябрендә Бельгияда, Бланкенбергта вафат була.

1990 елның октябрендә гәүдәсе Венгриягә алып кайтып җирләнә. 1994 елның 7 июлендә Анна Кетли тулысынча аклана.

Искәрмәләр үзгәртү