Төп менюны ачу

Каһым түрә, Касыйм түрә, Касым Морзашев (баш. Ҡаһым түрә, Ҡаһым Мырҙашев) (Ырынбур губернасы Стәрлетамак өязе Аючы авылы)— 1813-1814 елларда чит ил походларында катнашкан рус армиясендә башкорт полкы командиры. 1812 елгы Ватан сугышында 28 башкорт полкы оештырыла. Алар Русия армиясе сафында төрле походларда катнаша. Наполеонга каршы сугышта Парижга барып җитә.

Каһым түрә
Ҡаһым Мырдашев.png
Туган телдә исем Касым Морзашев
Туган 1778(1778)
Ырынбур губернасы Стәрлетамак өязе Аючы авылы
Үлгән 1813(1813)
Милләт башкорт
Ватандашлыгы Русия империясе
Һөнәре 1813-1814 елларда чит ил походларында катнашкан рус армиясендә башкорт полкы командиры

1798 елда Башкортстанда кантон системасы урнаштырыла һәм башкортлар хәрби сословиегә әйләндерелә. Алар Русия русия дәүләтенең көньяк-көнчыгыш чикләрен саклый, төрле хәрби походларда катнаша. Шулай ук Касым Мырдашев та хәрби хезмәттә тора һәм йөз кешенең командиры була.

Касым Мырдашев Ырынбур губернасы Стәрлетамак өязе Аючы авылында туган. Атасы — Мырдаш, әсәсе Җимеш исемле. 1816 елгы җанисәп мәглүмәтләре буенча, 1811 елда аңа 33 яшь булган, димәк, ул 1778 елда туган. Касым Мырдашев Петербург хәрби академиясеннән тәмамлап (башкортлардан беренче) полковник дәрәҗәсен ала. Аның «Түрә» кушаматы «башлык», «әфәнде» дигәнне аңлата.

1812 елгы Ватан сугышына ул 12-се башкорт полкы рәтендә сотник исемендә китә. 1813 елда, 35 яшендә генә, яугиребез үлеп кала. Шәҗәрәсе эчендә җидееллык улы үзгә билгеле.

Легендалардан Каһым түрә бик көчле икәнен беләбез, хәтта бер ат та аны аркасында тота алмаган, яраткан Турысыннан башка. Касым яуырында да киң булган, хәтта ишекләр аның өчен тар булган.

Каһым түрә турында риваятләрдә Александр беренче, французлар Мәскәүне алгач, башкорт халкына мөрәҗәгать иткәнен сүрәтләнә. Озакламый, Каһым-түрә башлыгында гаскәр туплана. Яуда алар үзләрен илбасарларга аяусыз, көчле, чыдамлы икәннәрен күрсәтәләр.

ИскәрмәләрҮзгәртү

Тышкы сылтамаларҮзгәртү