Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы (Олы Ачасыр)

Викибирелмәләрнең буш элементы

Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы (рус. Архитектурно-этногафический комплекс имени Каюма Насыри) — Татарстанның Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Яшел Үзән тарихи-мәдәни мирасы музее филиалы. Күренекле мәгърифәтче, галим-энциклопедияче, картограф, этнограф, әдип, педагог Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйри (Каюм Насыйри, 18251902) тормыш юлы, XIX гасыр ахыры—XX гасыр башында яшәгән мөселман керәстиянның көнкүреше белән таныштыра.

Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы
Нигезләү датасы 1997
Урын 422515 ТР, Яшел Үзән районы, Олы Ачасыр, Г. Тукай ур., 44.
Директор Сабина Альберт кызы Устинова
Рәзинә Әнвәр кызы Гатиятуллина
(филиал мөдире)
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Тарих үзгәртү

 
Комплекс ишегалды

Музейга 1992 елның 1 гыйнварында нигез салынган. 1997 елның 1 мартында ачылган. Музейга нигез салучы — Рәмзия Әсрар кызы Абзалина.

Бина үзгәртү

Музей ачылган бинаны (бер катлы агач авыл йорты) 1947 елда Каюм Насыйриның туган авылы Олы Шырданнан Зур Ачасыр кешесе Габделгани Минзариф улы Зарипов күчереп сала, бинадагы мохитны саклый һәм 1982 елда музей өчен бушлай тапшыра[1].

Тасвирлама үзгәртү

Мәйданы 290 кв. м. Музей фондында 800 саклау берәмлеге. Алар арасында — йорт кирәк яраклары һәм этнография әйберләре. Музейга (архитектура-этнография комплексына) керәстиян йорты, «кияү келәте», абзар, сарай, галимнең иҗат остаханәсе, ат иярләре өчен әвеслек һәм ак мунча керә.

  • Керәстиян йорты экспозициясе өч залдан тора: «ак бүлмә», тәхәрәт алу бүлмәсе, татар йортында хатын-кыз ягы. К. Насыйриның үз кулы белән ясалган өч экспонат: сәке, күн белән тышланган диван-канапе һәм шкаф-секретер саклана. Экспонатлар: Каюм Насыйри тарафыннан төзелеп, авторның шәхси мөһере басылган «Рус-татар сүзлеге», гарәп хәрефләре белән башкарылган «Кузнецов» тамгалы өч кечкенә фарфор чәй пары. Үзенчәлекле орнамент белән бизәлгән әлеге чынаяклар Кузнецов заводында татар морзалары соравы буенча эшләнгән. Каюм Насыйриның нәсел агачы һәм мәгърифәтченең кайбер хезмәтләрендә тасвирланган Олы Ачасыр авылы имамнарының шәҗәрәсе урын алган.
  • «Кияү келәте»ндә ашлык саклау өчен лар һәм яшь парлар өчен чыбылдыклы урын-җир урнаштырылган.
  • Иҗат остаханәсендә сәке, туку станогы, агач эшкәртү әсбаплары һәм XIX гасыр гербарие яфраклары күрсәтелә.

Комплекс бакчасында К. Насыйриның 1892 елда басылып чыккан «Чәчәкләр һәм үләннәр» хезмәтенә таянып, дару үләннәре, чәчәкләр үстерелә.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү