Кашлык (Искәр, Сибир), Иртеш елгасының уң яры буендагы урта гасырлар (XIVXVI гасырлар) шәһәре (хәрәбәләре бүгенге Тубыл шәһәре янәшәсендә). XV гасыр азакларыннан Себер ханлыгы башкаласы. Иң куәтле үсеш чоры XVI гасырның беренче яртысына туры килә. 1582 елда атаман Ермак сугышчылары тарфыннан яулап алына һәм җимерелә.

Шәһәр тарихыҮзгәртү

 
Ремезов елъязмасыннан гравюра. Искәрны Ермак гаскәрләре алу. XVII гасыр ахыры.

Искәр каласы монгол явына кадәр үк барлыкка килгән. Шәһәрнең территориясендә төрле кабиләләр һәм халыклар яшәгән. Элек бу җир «Кашлык» дип, шулай ук «Себер» дип аталган.

XIII гасыр башына Искәр инде шактый зур җирлеккә әйләнгән.

Искәр XV гасыр ахыры- XVI гасыр башында Себер ханлыгының башкаласы булган[1].

Беренче тапкыр шәһәрне 1367 елда абыйлы-энеле Франциска һәм Доминик Пиццигани картасында телгә алалар. Искәр әлеге картада Sebur исеме астында сурәтләнгән була. 8 елдан соң шул ук исем астында Каталония атласында күрсәтелә.

1495 елда Мөхәммәт Тайбуга (Мәхмүт) үзенең дошманнарын тар-мар итеп, башкаласын Чимги-Турадан Кашлыкка күчерә.

1582 елның 26 октябрендә, Чуваш борыны янындагы сугышта Себер гаскәрләре җиңелгәннән соң, шәһәр Ермак кулында кала[2].

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. https://dic.academic.ru/dic.nsf/ruwiki/52585
  2. [1]

ӘдәбиятҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү