Төп менюны ачу

Касык педикулезыҮзгәртү

Касык бетләре — кешеләрдә очрый торган паразитларның бетләр группасына керүче бер төре. Алар кеше тәнендә яши һәм аның каны белән туена. Бетләр ике төрле була: аларның бер төрлеләре башның чәчле өлешләрендә, ә икенчеләре тәннең башка өлешләрендә яши. Касык педикулезы булганда бетләр касыктагы, эчнең аскы өлешендәге, ботлардагы төкләрдә урнашалар. Шулай ук култык астындагы, күкрәктәге төкләргә, мыек, сакалларга да күчәргә мөмкин. Хатын-кызларда һәм балаларда керфекләрдә, кашларда, колак артында да очратырга мөмкин. Бетләр үзләренең тырнакчыклары белән чәчләрнең төпләренә ябышалар һәм чәч тамырлары фолликуласына үтеп керәләр.

Алар тән тиресенең төсенә карап, үзләренең төсләрен үзгәртергә сәләтле һәм шунлыктан күренмиләр диярлек. Бет йоктырганнан соң инкубацион период 7—10 көннән 4 айга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Касык бетләре кычыту китереп чыгаралар. Шуңа күрә кашыган урыннарда җәрәхәтләр барлыкка килеп, башка төрле инфекция керү куркынычы арта.

Касык бетләре тупланган урында ачык зәңгәр яки зәңгәрсу соры таплар барлыкка килә. Бетләрне табиб караганда яки лупа ярдәмендә генә күрергә мөмкин. Шулай ук төкләргә береккән серкәләр дә була. Бет тешләгән урыннарда зәңгәрләнеп торучы таплар булырга мөмкин.

Касык педикулезы тәртипсез җенси тормыш алып баручылар арасында ешрак очрый. Бу авыру белән авыручыларның 1/з ендә сифилис, венерик авырулар да була. Үз вакытында дөрес дәвалау һәм чисталыкны саклау авыруны тулысынча бетерергә мөмкинлек бирә.

Күздә чагылышыҮзгәртү

ПатогенезҮзгәртү

Гадәттә касык бетләренең Phthirus pubis урнашуы — касык чәчләре. Йоктырган кеше бетләрне башка чәчле урыннарга күчерә ала: күкрәк, култык асты яки кабаклар. Кабаклар бетләү (фтириаз), бетләрнең керфекләрдә җыелу гадәттә җитәрлек булмаган гигиена шартларында яшәүче балаларда була.

ДиагностикаҮзгәртү

1. Симптомнар. Кабакларның хроник ярсытуы һәм кычытуы.

2. Билгеләре

•    Бетләр керфекләргә тырнак ярдәмендә ябышып тора.

•    Серкәләр һәм аларның буш тышчалары керфек тамыры янында беркетелгән оваль сыман, көрән төстәге, "энҗе" кебек ялтыраучы була.

Конъюнктивит сирәк очрый.

ДәвалауҮзгәртү

1.  Бетләрне һәм зарарланган керфекләрне эскәк белән механик алып ату.

2.  Керфекләргә һәм кабакларга 2 тапкыр көнгә 10 көн дәвамында 1% сары терекөмешле мазь яки нефтьле желе аппликациясе.

3.  Рецидивны кисәтү өчен пациентны, аның гаиләсен, киемен һәм урын-җир керен антипедикулез эшкәртү.

NB 30% пациентның касык бетләрен йоктыру җенси юл белән була.

ЧыганакҮзгәртү