Әҗәт

(Карыз битеннән юнәлтелде)

Әҗәт, карыз[1] яки заём — йөкләмәле мөнәсәбәтләрнең бер төре. Аның буенча бер як (карыз бирүче) икенче якка (карыз алучыга) акча яки төр билгеләре (сан, авырлык, үлчәү берәмлеге) белән билгеләнгән башка әйберләрне милеккә бирә, ә карыз алучы карыз бирүчегә шул ук акча сумманы яисә шул ук төрле һәм шул ук сыйфатлы башка әйберләрнең тигез санын кайтарырыга вәгъдә итә. Башка затка кулланылышка тапшырылган әйбер (күрсәтелгән хезмәт) өчен түләү еш соңгысының кыйммәтенең проценты буларак исәпләнә һәм шартлары гамәлдәге кануннар белән билгеләнә.[2]

Әҗәт
 Әҗәт Викиҗыентыкта

Бүгенге финанс-икътисади системасының төп төшенчәләреннән берсе. Кредит алганда бирелгән вәгъдәләрне үти алмаган кеше банкрот дип игълан ителә.

Исламда заем үзгәртү

Ислам динендә, вакытлы кулланылышка бирелгән/алынган товар өчен каршылык буларак соңрак акча түләү рөхсәт ителсә, бирелгән/алынган акча өчен соңрак өстәмә акча түләү вәгъдәсен (риба) алу яки бирү гөнаһ дип санала.[3] Бу, Ислам тәгълиматында акча - кыйммәте (ценность) һәм бәясе (стоимость) вакыт узуы белән үзгәрә алмаган, товар буларак кабул ителмәгән инвестицияләү инструменты[4] (ягъни абстракт кыйммәтнең матди үлчәме) буларак кабул ителүен күрсәтә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://tatar_russian.academic.ru/20761/%D0%BA%D0%B0%D1%80%D1%8B%D0%B7
  2. http://www.gk-rf.ru/statia807 2014 елның 17 июль көнендә архивланган. Гражданский кодекс Российской Федерации. Статья 807.Договор займа.
  3. Деньги в исламе.
  4. http://www.ansar.ru/analytics/2013/03/19/38828 Исламский банк в Казахстане – любопытный эксперимент или объективная необходимость?