Каролина Беттельгейм
Каролина Беттельгейм (тормышта — Каролина фон Гомперц-Беттельхейм) (алман. Caroline Bettelheim; 1 июнь 1845 ел, Пешт (Будапешт), Австрия империясе — 13 декабрь 1925 ел, Вена, Австрия) — австро-венгрия опера һәм камера җырчысы (меццо-сопрано) һәм пианист.
Каролина Беттельгейм | |
---|---|
Туган телдә исем | алман. Caroline Bettelheim |
Туган | 1 июнь 1843[1] Пешт[d], Пешт[d], Маҗарстан яки Вена, Австрия империясе[2] |
Үлгән | 13 декабрь 1925[1] (82 яшь) Вена, Беренче Аустрия Җөмһүрияте[d][3] |
Күмү урыны | Дёблингское кладбище[d] |
Ватандашлыгы | Австрия |
Һөнәре | җырчы, опера җырчысы, пианист |
Җефет | Юлиус фон Гомперц[d] |
Кардәшләр | Anton Bettelheim[d] |
Биографиясе
үзгәртүКаролина Беттельгейм 1845 елның 1 июнендә Австрия империясенең Пешт шәһәрендә яһүд гаиләсендә туган. Филолог һәм тәрҗемәче Антон Беттельхеймның апасы.
Каролина Карл Гольдмаркнан музыка дәресләре ала, вокал дәресләрен Мориц Лауфердан ала. Җиде яшеннән үзенең укытучысына ачык концертларда пианинода озата. 14 яшеннән пианист сыйфатында зур уңыш белән концертларда чыгыш ясый.
16 яшеннән операга укырга керә һәм тиздән Вена император-король операсына тәгаенләнә.
Каролина Беттельгейм күренекле опера җырчыларының берсе. 1867 елда Каролина опера сәхнәсен калдыра. Ул зур популярлык белән файдалана һәм концерт эшчәнлеге алып бара. Австрия шәһәрләрендә, Лондон, Лейпциг һәм башка шәһәрләрдә гастрольләрдә йөри. 1876 елда Ференц Лист озатуында Бетховенның шотланд җырларын башкара.
Сайланма партияләр
үзгәртү- Азучена («Трубадур» Джузеппе Верди),
- Селика («Африканка», Джакомо Мейерберг операсы) һәм башкалар.
Билгеле сәнәгатьче, сәяси эшмәкәр, Австрия сәүдә палатасы һәм Югары сарай әгъзасы Юлиус фон Гомперцның хатыны (1867 елдан) һәм еш кына үз фамилиясенә караганда бу фамилия астында йөри.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Baumgartner M. 36 // Der Verein der Schriftstellerinnen und Künstlerinnen in Wien — Böhlau Verlag, 2015. — ISBN 978-3-205-20168-7, 978-3-205-79702-9 — doi:10.7767/9783205201687
- ↑ 2,0 2,1 Dr. Constant v. Wurzbach Bettelheim, Karoline // Biographisches Lexikon des Kaiserthums Oesterreich: enthaltend die Lebensskizzen der denkwürdigen Personen, welche seit 1750 in den österreichischen Kronländern geboren wurden oder darin gelebt und gewirkt haben — Wien: 1856.
- ↑ 3,0 3,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #116155833 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
Әдәбият
үзгәртү- Театральная энциклопедия. Том 1/Глав. ред. С. С. Макульский — М.: Советская энциклопедия, 1961.
Сылтамалар
үзгәртү- Беттельгейм, Каролина // Еврейская энциклопедия Брокгауза и Ефрона — СПб., 1908-1913.
- Биография