Карачи янында 8303 рейсы һәлакәте

Карачи янында 8303 рейсы һәлакәте (урд. پی آئی اے پرواز8303‎) — 2020 елның 22 маенда булган эре авиаһәлакәт. ЛахорКарачи маршруты буенча PK-8303 эчке рейсын башкарган Pakistan International Airlines (PIA) авиаширкәтенең Airbus A320-214 һава очкычы Карачи һава аланында утыруга икенче әйләнеш ясап килгән вакытта торак районга егылып төшә[1][2][3][4]. Һәлакәт очкыч белән элемтәне югалтканнан соң килеп чыга. Аның бортында булган 99 кешенең (91 пассажир һәм 8 экипаж әгъзасы) 2 се генә исән калган (Пенҗаб Банкы президенты Зафар Мәсүд, Мохд Зөбәер исән калганнар[5])[6][7]; шулай ук җирдә 8 кеше яраланган (шуларның 1се 31 майда вафат булган).

Пакистан халыкара
һава юллары
8303

hәлакәткә юлыккан очкыч 4 ел 3 ай элек
Гомуми мәгълүмат
Дата

22 май, 2020 ел

Вакыт

14:45 (09:45 UTC)

Афәт төре

җиргә егылып төшү

Сәбәп

тикшерелә

Урын

Пакистан, Карачи, Җинна һава аланы

Үлүчеләр

98 (97 очкычта + 1 җирдә)

Очкыч
Очкыч төре

Airbus A320

Aвиаширкәт

Pakistan International Airlines (PIA)

Борт номеры

AP-BLD

Очып китү урыны

Лаһор , Пакстан Пакстан

Очып килү урыны

Җинна (Карачи), Пакстан Пакстан

Рейс

PK-8303

Чыгарылу вакыты

2004 ел

Юлчылар саны

91

Экипаж саны

8

Исән калганнар

2

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү
Тышкы рәсемнәр
Һәлакәт урыны фотосурәтләре.

Очкыч үзгәртү

 
!әлакәткә тарыган очкыч 2011 елда China Eastern Airlines ширкәтендә очкан вакыты

Airbus A320-214 (теркәү номеры AP-BLD, 2274 серияле) 2004 елда чыгарылган (беренче очыш 17 августта F-WWIJ тест б/н астында булган). Шул ук елның 17 сентябрендә China Eastern Airlines авиаширкәтенә (Шанхай) тапшырыла. 2014 елның 30 октябрендә Pakistan International Airlines авиаширкәтенә лизингка бирелгән һәм аның б/н AP-BLD га алыштырылган. Ике CFM International CFM56 турбовентилятор двигателе белән җиһазланган. Һәлакәт көненә кадәр 25 860 «очып китү-утырту» циклы ясаган булган һәм 47 124 очыш сәгате җыелган.

Экипаж һәм пассажирлар үзгәртү

  • Очкычның командиры — Саҗад Гөл (ингл. Sajjad Gul).
  • Икенче очучы — Госман Азам (ингл. Usman Azam).

Салонда 6 стюард эшләгән. Очкычта 91 пассажир (90 Пакистан кешесе) һәм экипажның 8 әгъзасы (барысы да пакистанлылар) булган.

Вакыйга барышы үзгәртү

PK-8303 рейсы Лахордан 13:10 сәгатьтә очып китә һәм, план нигезендә, Карачига 14:30 сәгатьтә төшәргә тиеш була, тик очкычны утырту алдыннан шасси чыгарылмаган булу сәбәпле, ул икенче әйләнешкә китә. Карачи һава аланына төшәсе урында, әлегә ачыкланмаган сәбәпләр аркасында, торак кварталга егылып төшә. Очучылар һәм авиадиспетчер сөйләшүләрендә һәлакәткә кадәр двигательләрнең эшләми башлавы турында искә алына[8][9].

Шаһитлар һавада чакта очкычның тулысынча тынып калганын хәбәр итә. Flightradar24 тәкъдим иткән биеклек диаграммасы икенче әйләнешкә китәр алдыннан, 8303 рейсының җир өслегенә кадәр төшүен күрсәтә[10].

Очраклы шаһитлар ясаган фотосурәтләрдә, очкыч икенче әйләнешкә киткәннән соң, двигательләрнең янган гондолалары һәм авария авиация турбинасы чыгарылган булуы күренә[11].

Тикшерү үзгәртү

Һәлакәттән соң берничә сәгать узгач, һәлак булган авиаочкычның беренче борт үзьязгычы табыла[12].

«24 майда Карачи һава аланы янында Airbus A320 һәлакәтенең сәбәпләрен тикшерү буенча махсус комиссия өч ай дәвамында тикшерү эшләрен төгәлләячәк»,— дип белдергән Пакистанның авиация министры Гуләм Сәрвәр Хан. Министр сүзләренә караганда, һәлак булганнарның гаиләләре 6 мең долларга якын компенсация алачак, ә исән калганнары — 3 әр мең доллар. «PIA генераль директоры ваемсызлыгы ачыкланса, ул отставкага китәчәк. Әгәр без ваемсызлык күрсәткәнбез икән, без отставкага китеп кенә калмыйбыз, суд алдында җавап тотачакбыз,— дип китерә министрның сүзләрен Dawn газетасы.— Кем генә җаваплы булса да, алар эштән куылачак»[13].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. В Пакистане Airbus A320 упал на жилой квартал (2020-05-22). 2020-05-22 тикшерелгән.
  2. PIA plane crashes near Karachi airport. 2020-05-22 тикшерелгән.
  3. PIA plane crashes in Karachi’s Model Colony | SAMAA. 2020-05-22 тикшерелгән.
  4. PIA Pakistan International Airlines PK8303 from Lahore to Karachi. 2020-05-22 тикшерелгән.
  5. При крушении самолета в Пакистане выжили два человека. 2020 елның 7 июнь көнендә архивланган. РИА Новости, 22.05.2020(рус.)
  6. PK8303 Crisis statement page. Airbus. әлеге чыганактан 2020-05-22 архивланды. 2020-05-23 тикшерелгән.
  7. Deutsche Welle (www.dw.com). Pakistani passenger jet crashes near Karachi airport | DW | 23.05.2020. DW.COM. 2020-05-23 тикшерелгән.
  8. The News.
  9. Flightradar24 (2020-05-22). FlightRadar24Tweet (en).
  10. Ian Petchenik (2020-05-22). Pakistan International Airlines flight 8303 crashes near Karachi. Flightradar24 Blog. 2020-05-22 тикшерелгән.
  11. Plane Spotters Pakistan (2020T05:34). Our hearts weep with some terrible news coming out of Karachi today. Here is AP-BLD in it's final moments, attempting a go around after it's first attempt of belly landing. A little smoke can be seen from engines as well.. @PlaneSpottersPK. 2020-05-22 тикшерелгән.
  12. Найден черный ящик с упавшего в Пакистане самолета (18:38, 22 мая 2020). 2020-05-23 тикшерелгән.
  13. Расследование крушения Airbus A320 в Пакистане займет 3 месяца. www.kommersant.ru (2020-05-24). 2020-05-24 тикшерелгән.