Кандалакша култыгы
Кандалакша култыгы (рус. Кандалакский залив, кар. Kandalakši, Kandalahti — ягъни Канда елгасы култыгы»[1]) — Ак диңгезнең төньяк-көнбатыштагы култык.
Кандалакша култыгы | |
Югарыдагы акватория | Ак диңгез |
Ил | ![]() |
![]() ![]() |
Мурманск өлкәсе һәм Карелия ярларын юа. Озынлыгы 185 км, киңлеге 67 километргача. Тирәнлеге көнбатыш өлешендә 40 м, көнчыгышта 350 метргача. Утраулар күп. Яр буйлары кыялы. Кандалакша култыгы Нива, Ковда елгалары коялар. Суның температурасы су өстандә 18,5°гача, кышын —1 дан 1,5° гача. Тозлылыгы 8‰ чамасы. Ноябрь уртасыннан майгача бозлар белән капланган. Силед, тәрәч, нерпа тотыла.
Портлар: Кандалакша, Ковда, Унба. Култык акваториясендә Кандалакша тыюлыгы да урнашкан.