Кангра сәнгате ул Кангра, Һимачал-Прадеш хөрмәтенә аталган, бу элеккеге князьлек. Ул 18-енче гасыр уртасында Басоли рәсем сәнгате юкка чыгуы белән превалент булган һәм тиздән эчтәлеге һәм күләме буенча шуның кадәр күп рәсемнәр булдырган ки, Паһари рәсем сәнгате Кангра рәсемнәре буларак мәгълүм булган.
Шулай да Кангра рәсемнәренең төп үзәкләре Гулер, Басоли, Чамба, Нурпур, Биласпур һәм Кангра. Шуннан соң бу стиль Манди, Сукет, Куллу, Арки, Налагарһ һәм Тәһри Гардһвалга җиткән (вәкиле булып Мола Рам) тора һәм хәзер алар коллектив Паһари сәнгате буларак мәгълүм, алар 17-енче һәм 19-ынчы гасыр арасында Раджпут хөкемдарлары яклаган стильне колачлый.
Исеменнән билгеле булганча, Паһари рәсемнәре суб-Һималайя штаты Һимачал-Прадешның калкулыклы төбәкләрендә ясалган рәсемнәргә карый. Ул Кангра Мәктәбе хасиятләре булган Паһари рәсемнәренең дәвамы. Маһараджа Сансар Чанд (як. 1765 - 1823) ул Паһари сәнгатенең иң әһәмиятле үзәге булып киткән.
Бу әсәрләрне күрү өчен Канграның элеккеге Патша гаиләсе тарафыннан нигезләнгән Кангра Һимачалда Кангра Фортына керүче Маһараджа Сансар Чанд Музеена бару мөмкин.

Флейтада уйнаучы Кришна, якынча 1790-1800, Раджпут периоды.

Тарихы үзгәртү

 
Сансар Чанд (якынча 1765-1823), Кангра стиленең иртә яклаучысы.

Бу бөек сәнгать Гулер Дәүләтендә, Түбән Һималайяларда кечкенә калкулыклы дәүләттә 18-енче гасырның беренче яртысында барлыкка килгән, ул вакытта Могол сәнгате стилендә рәсем ясарга өйрәнгән Кашмир рәссамнары Гулерның Раджасы Раджа Далип Сингһ (якынча 1695 - 1741) сарай янында сыену эзләгәннәр. Гулер сәнгатенең үсеше хәзер Кангра Каламның иртә фазасы буларак мәгълүм вакытта башланган. Яңа килгәннәр асаба рәссамнар белән катышканнар һәм аларга калкулыкларның атмосферасы зур йогынты ясаган. Хуҗаларын мактый торган портретлар һәм мәхәббәт сәхнәләрен ясау урынына сәнгать әһелләре Радһа һәм Кришна арасында мәңге мәхәббәт темаларын кабул иткән.
Рәсемнәр табигый булган һәм аларда салкынча, саф телләр кулланылган. Төсләр минераллардан, яшелчәләрдән һәм эмаль-сыман ялтыравыктан алынган. Ландшафтның яшеллеге, чишмәләр миниатюраларның кабатлана торган сурәтләре булган.
Ике буын гаилә варисы булган Найнсукһ (1710-1778) Могол элементларын шәхси инновацияләр катыштырган хасиятле стиль булдырган. Стиль зенитына Маһараджа Сансар Чанд Каточ (якынча 1776 - 1824) хөкеме вакытында җиткән, ул Кангра сәнгатенең бөек яклаучысы булган. Либераль сакчы, аның ательесында эшләгән рәссамнар зур комиссияләрен алган, шул ук вакытта башкалар җир биләмәләре формасында даими яшәү урыннары алган. Маһараджа Сансар Чанд Кришнаның дәртле тугърысы булган һәм рәссамнарга Кришнаның мәхәббәтләре һәм тормышына нигезләнгән темаларга ясаган өчен комиссияләр биргән.
Гулер - Кангра сәнгате ул сызык белән рәсем ясау сәнгате һәм сызыклар төгәл, агымлы, лирик һәм табигый. Бу стильләрдә йөзләр яхшы модельләнгән һәм шулкадәр акыллы итеп күләгәләре ясалган ки, аларда фарфор-сыман нәзеклек бар.

Темалар үзгәртү

Кангра сәнгатенең игътибар үзәгендә Шринагар (эротик хис). Кангра сәнгатендә күренгән темалар шул периодның тормыш стиленең хасиятләрен һәм тәмен күрсәтә. Бхакти культы этәргеч көч булган һәм Радһа һәм Кришнаның мәхәббәт тарихы рухи тәҗрибәнең төп чыганагы булган, ул шулай ук визуаль чагылыш өчен нигез булган. Бхагавата Пурана һәм Джаядэваның Гита Говинда мәхәббәт поэмаларында сүз Радһа һәм Кришнаның мәхәббәт уеннары һәм риваятьләре турында сүз бара, алар Ходайга тугърылыкны символлаштыра. Кайбер миниатюраларда зәңгәр Ходай Кришна куе урманнарда биюче итеп сурәтләнә һәм һәр кызның күзе аңа җәлеп ителгән. Күбесенчә Кришна-Лила буларак мәгълүм Кришна темалары, һәм Наяклар һәм найикалар тарафыннан илһамландырган темалар бик популяр булган. Мәхәббәт хисе Паһари рәсеменең илһамы һәм үзәк темасы булып калган. Риваять сөючеләрнең Сат Саи сурәтләүләре икенче яктан архитектур фонга каршы куелган булган стеналар, балконнар һәм тәрәзәләр белән. Кангра рәсемнәрендә Бхагавата Пурана вакыйгалары ясаган, бу Бриндаван урманы яки Ямуна елгасына каршы яшь Кришнаның тормышыннан вакыйгалар. Башка популяр темалар булып Нала һәм Дамаянти һәм Кешавдасның Барамаса булган.

Кангра рәсеменең хасиятләре үзгәртү

 
Рама һәм Сита урманда, 1780.

Кангра рәсемнәренең бер гаҗәеп хасияте ул яшел үсемлекләрнең сурәте. Стиль натуралистик һәм детальләргә зур игътибар бирелә. Сурәтләнгән үсемлекләр мул һәм төрле. Бу яшел төснең төрле төсмерләрен кулланып күренерлек итеп ясалган. Кангра рәсемнәренең хасияте булып чәчәк атучы үсемлекләр һәм лианалар тора, яфраксыз агачлар, елгачыклар һәм чишмәләр тора.
Кангра рәсемнәре беренчел төсләрнең төрле төсмерләрен кабул иткән һәм нәзегрәк һәм яңарак төсләрне кулланган. Мәсәлән, араны күрсәтер өчен алар өске калкулыкларда алсу төсне кулланган.
Кангра рәсемнәре кыз сокландыруын бик грациоз манерада сурәтли. Йөз хасиятләре нәзек. Хатын-кыз фигуралары аеруча матур. Соңрак Кангра рәсемнәрендә шулай ук төнге сәхнәләр һәм давыллар һәм яшен сурәтләнгән булган. Сурәтләр еш зур булган һәм күп фигуралар һәм тәфсилләп эшләнелгән пейзажларга ия булган.
Кангра рәссамнары яшелчәләрдән һәм минераль экстрактлардан ясалган буяуларны кулланган. Алар салкынча һәм саф төсләрне кулланган. Кангра рәсемнәрне форма һәм төснең лирик кушылуы өчен мәгълүм.
Кангра Сәнгатен Үстерү Җәмгыяте ул Дһармасала Һимачал Прадешта дәүләтнеке булмаган оешма ул бу сәнгатьне үстерү өчен эшли, чөнки ул хәзер юкка чыгу чигендә. Бу дәүләтнеке булмаган оешма кечкенә малайларны һәм кызларны бу сәнгатькә өйрәтер өчен мәктәп белән идарә итә. Ул шулай ук остаханә белән идарә итә, анда Кангра рәсемнәре традицион кулдан ясалган кәгазьдә һәм бары тик минераль һәм яшелчә буяуларны кулланып эшләнә

 
Тәхеттә утыручы раджа сурәте, Паһари мәктәбе.

Искәрмәләр үзгәртү