Әхияров Камил Шәехмирза улы (19 февраль 1930 ел) — ССРБ һәм Россиянең галим-педагогы, югары мәктәп эшлеклече, педагогия фәннәре докторы (1974), профессор (1976), Белем бирүне гуманлаштыру халыкара академиясенең гамәлдәге әгъзасы (1995), Россия Мәгариф академиясенең чын әгъзасы.

Камил Әхияров
Туган телдә исем баш. Камил Шәйехмырҙа улы Әхийәров
Туган 19 февраль 1930(1930-02-19) (94 яшь)
Югары Манчар, Бөре кантоны, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре укытучы
Эш бирүче Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Балалар Илзә Хөснетдинева
Гыйльми дәрәҗә: педагогика фәннәре докторы[d]

600 дән артык гыйльми һәм укыту-методик эшләр авторы, аларның бер өлеше чит илләрдә басылып чыккан;[1] Әхияровның гыйльми тикшеренүләре этнопедагогика, хезмәт, укыту проблемаларына багышланган.

Биографиясе үзгәртү

Камил Шәехмирза улы Әхияров 1930 елның 19 февралендә Башкорт АССР ы Бөре кантоны Югары Манчар авылында (хәзер Башкортстанның Илеш районы) күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Аның әтисе — Шәехмирза Әхияров колхоз рәисе, Яркәй МТС-ында директор була; әнисе Гөлзифа Шакир кызы колхозда эшли.

1951 елда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтын отличие белән тәмамлый һәм Борай районының Чалкак урта мәктәбендә укытучы һәм директор булып эшли (1951—1963).

Кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң Камил Әхияров Бөре дәүләт педагогия институтының фәнни һәм укыту эшләре буенча проректоры итеп раслана, ары 1963 елдан алып 1989 елга кадәр бу югары уку йортының ректоры була.

1974 елда «Трудовое воспитание в сельской общеобразовательной школе на современном этапе» темасына диссертация яклап, педагогия фәннәре докторы булып китә;[2] 1976 елда профессор итеп сайлана. 1989 елда Башкорт дәүләт педагогия институтының кафедра мөдире була, мәктәпләр белән идарә итүнең фәнни нигезләрен эшли, 2007 елга кадәр бу вазифаны били. Әлеге вакытта бу югары уку йортында педагогика кафедрасында эшли.[3]

Камил Әхияров башлангычы белән республикада педагоглык буенча кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау буенча беренче махсуслаштырылган совет ачыла. Аның җитәкчелегендә 150-нән артык фән докторы һәм кандидаты әзерләнә. Күп еллар педагогик эзләнү методологиясе буенча фәнни мәктәпне уңышлы җитәкли, Халык мәгарифе хезмәткәрләренең Бөтен Союз съезында хупланган педагогик белемнең концепциясен әзерләүдә катнаша.

Фәнни-педагогик эшчәнлек белән беррәттән иҗтимагый эш белән дә шөгыльләнә — РФ Педагогия җәмгыйәтенең Башкортстан бүлекчәсе президиумы рәисе, Башкорт АССР-ының 6 нчы чакырылыш Югары Советы депутаты, халык депутларының Бөре шәһәр Советы депутаты (1963-1989), 1988 елда ССРБ Халык мәгарифе хезмәткәрләренең Бөтен Союз съездына делегат итеп сайлана.

Казанышлары үзгәртү

  • Башкорт АССР ы мәктәбенең атказанган укытучысы (1960), Башкорт АССР-ының (1980) һәм РСФСР-ның (1982) атказанган фән эшмәкәре, Россия Федерациясенең югары профессиональ белем бирүнең почетлы хезмәткәре (2001).
  • ССРБ-ның (1977), РСФСР-ның (1974) һәм Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2000), ССРБ югары мәктәбе отличнигы.
  • Башкортстан комсомолы премиясе лауреаты (1985).
  • Кызыл Байрак Хезмәт ордены һәм «Мактау Билгесе» ордены, «В. И. Ленинның тууына 100 — еллык уңаеннан мактаулы эшчәнлеге өчен» миналы, ВДНХ ССРБ, шулай ук К. Д. Ушинский, Н. К. Крупская, А С. Макаренко, В. А. Сухомлинский, М. А. Шолохов һәм К. С. Мальцев медалләре[4]
  • Тууына 80 яшь тулуы уңаеннан галимнең биографиясе «Россиянең күренекле галимнәре» Интернет-энциклопедиясенә кертелә.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү