Калаят Борынгы Кирпечләр Гыйбадәтханә Комплексы


Калаят Борынгы Кирпечләр Гыйбадәтханә Комплексы безнең эраның 8-енче гасырында Гурджара-Пратиһара Династиясенең Миһира Бһоҗы тарафыннан төзелгән булган. Дәлһидән төньяктан урнашкан сакланып калган кирпеч гыйбадәтханә Һиндстанның Һарьяна штатының Кайтһал районында Калаят шәһәрчегендә урнашкан. Анда берничә Һинд дине гыйбадәтханәсе бар, шулай ук 8-енче гасырга караган ике борынгы гыйбадәтханәне дә кертеп.[1] Бу гыйбадәтханә Курукшетраның 48 кос парикрамасының әһәмиятле өлеше булып тора.[2]

Гыйбадәтханә
Калаят Борынгы Кирпечләр Гыйбадәтханәсе Комплексы
Ил Һиндстан
Төбәк / район Һиндстан,Һарьяна, Калаят
Нигезләүче Миһира Бһоджа, Гурджар Пратиһар
Нигезләнгән 8-енче гасыр

Тарихы үзгәртү

Калаят атамасы "Капилаятана"дан алынган булырга мөмкин, ул "олы фикер иясе Капиланың йорты" дигән мәгънәдә. Асаба риваятьләр буенча, борынгы вакытларда биш кирпеч гыйбадәтханә изге су саклау урыны янында урнашкан булганнар. Бу гыйбадәтханәләр Гурджара-Пратиһара стилендә төзелгән һәм безнең эраның 8-енче гасыр белән даталанырга мөмкин. Ике сакланып гыйбадәтханәләрнең берсе зур модификацияләнгән булган.[1]

Гыйбадәтханә комплексы үзгәртү

Гыйбадәтханәләр Гурджара-Пратиһара сәнгатенең Нагара стилендә төзелгән булганнар. Гыйбадәтханәләрнең корылышы күрсәткәнчә изге "Капилаятна" Тиртһа (су саклау урыны) ярларында Панчаятан төркемендә башта биш гыйбадәтханә булган. Панчаятанда изге урын тирәли дүрт өстәмә изге урын булган, ул Кһаҗураһо һәм Бхубанешварның гыйбадәтханәләре белән замандаш. Асаба ясалган кызыл кирпечләр биналар һәм сыннар өчен төп материал чыганагы булып торган. Алар штукатурка яки раствор кулланмыйча ясалган булганнар. Бары тик ике гыйбадәтханә сакланып калган. Бер гыйбадәтханә Панча Ратхас стилендә Шива гыйбадәтханәсе, ул Линга сыны белән һәм еланнар сыны белән.[3] Артта Капила Муни Тиртхага алып баручы баскычлар бар, анда дини сәфәр кылучылар табынганнан соң коенырга мөмкин.[4]
Гыйбадәтханә комплексында зур Капила Муни Тиртхасы бар. Тиртха буасы башка Ведик олы фикер иясе Чьявана хөрмәтенә Чьяван Гири Кунд дип аталган ул Меват районында Нуһ янында Дһоси Калкулыгында Ашрамда Чьяванпрашны ашап (Радж Вайдхья Ашвиннар тарафыннан ясалган) сәламәтлеккә һәм яшьлеккә ия булган.
Шулай ук Катйяйини дэви гыйбадәтханәсе бар, ул Санскрит грамматигы, математигы һәм Ведик Олы Фикер Иясе Катьяянаның кызы булган. Шулай ук Хануман гыйбадәтханәсе һәм Акһара бар.

Барып җитү ысуллары үзгәртү

Гыйбадәтханә комплексы урнашкан Калаят юл белән тоташтырылган. Якындагы Чандигарһ һәм Дәлһи кебек эре шәһәрләрдә тимер юл һәм һава транспорты бар.
Аның башка шәһәрләрдән ара түбәндәгечә:Кайтһалдан 30 км, Җиндтан 52 км, Курукшетрадан 77 км, Хисардан 90 км, Фатехабадтан 90 км, Панипаттан 95 км, Ширшадан 133 км, Чандигархтан 150 км, Лудһианадан 159 км, Дәлһидән 193 км, Дэһрадуннан 222 км, Шимладан 250 км, Амритсардан 287 км, Дһармшаладан 368 км, Аградан 393 км һәм Кһаҗураһодан 820 км.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Ancient Brick Temple. Government of Haryana Tourism Department. 2014-11-22 тикшерелгән.
  2. http://kurukshetra.nic.in/bulkdata/pdf/tirthalist.pdf
  3. Kalayat temples
  4. Kalayat in Haryana, archived from the original on 2018-01-06, retrieved 2019-12-19 

Тышкы сылтамалар үзгәртү