Каканматх ул Һиндстанда, Мадхья-Прадешта Сиһонияда урнашкан 11-енче гасыр Шива Ходае гыйбадәтханәсе хәрабәләре. Ул Каччһапагһата династиясе хөкемдары Кирттираджа тарафыннан төзелгән булган. Хәзер баштагы гыйбадәтханә комплексының бер өлеше генә сакланып калган. Урында кайбер потлар хәзер Гвайлорда урнашкан.

Гыйбадәтханә
Каканаматх
ककनमठ
2015 елда Каканматх
2015 елда Каканматх
2015 елда Каканматх
Ил Һиндстан
Төбәк / район Мадхья-Прадеш, Морена районы
Координатлары 26°35′06″ т. к. 78°14′55″ кч. о.HGЯO
Кайсы дини агымга карый Шиваизм
Нигезләнгән 1015 - 1035 еллар

Тарихы үзгәртү

Каканматх гыйбадәтханәсе Качһапагһата династиясе хөкемдары Кирттираджа (якынча 1015-1035 елларда хөкем иткән) тарафыннан эшкә кертелгән булган. Моны Гвалиорда Качһапагһата язмасыннан белеп була. Язмада расланганча Кирттираджа Симһапанияда (хәзерге Сиһония) Парватиның раббы (Шива)га багышланган гадәттән өстен гыйбадәтханә төзегән булган.
Халык риваяте буенча, гыйбадәтханә "Каканмадһ" дип Каканавати яки Каканаде хөрмәтенә исем алган, ул Сураджпаланың патшабикәсе булган. Бу риваятьнең тарихка туры килүе шикле. Бер мөмкинчелек булып гыйбадәтханәнең исеме канак (алтын) һәм матха (изге урын) сүзләреннән алынганы булып тора.
Башта урында гыйбадәтханә комплексы булган һәм үзәк гыйбадәтханә тирәли дүрт өстәмә гыйбадәтханә булган. Хәзер бары тик үзәк гыйбадәтханәнең хәрабәләре тора:аның тышкы стеналары, балконнар һәм аның шпиленең (шихара) өлеше төшеп киткәннәр. Бу зыян мөгане җир тетрәү вакытында булган. Викрам Самват эрасының 1[4]50 ел белән (1393-94 ел) даталанган Санскрит теле багана язмасында Маһадэва гыйбадәтханәсенең (хәзер Каканматх) янә төзекләндерүе Дургапрасада тарафыннан булган. 1497 Викрат-Самват (безнең эраның 1440-41 елы) язмасында Декһананың Гвалиор Форты Томара хөкемдары Дунгара хөкеме вакытында Декһана дини сәфәр кылучысының зиярәт кылуы язып куелган. Анда расланганча Декһана Какаканың улы һәм Нарвар Фордының яшәүчесе булган.
Хәзер гыйбадәтханә Һиндстанның Археологик Өйрәнүе тарафыннан Һиндстанның Милли Әһәмияткә Ия Һәйкәлләр исемлегенә керә.

Архитектурасы үзгәртү

 
Каканматх
 
Хәзер Гвалиорда булган арслан потлары.

Гыйбадәтханә бизәкле нигездә (питһа) тора. Гыйбадәтханәдә гарбһагриһа (sanctum), антарала (вестибюль), һәм ике мандапа (зал) бар - (гудһа-мандапа һәм мукһа-мандапа). Изге урында өч трансепт белән парикрама (әйләнеп узу юлы) бар. Гудһа-мандапаның латераль трансептлары бар һәм дүрт кластер баганалары бар; һәрбер кластерда дүрт багана бар. Вестибюльдә рәттә дүрт багана бар, алар гудһа-мандапаның дүрт кластерлар белән авышлыкта. Изге урынның шихарасы (манарасы) аны якынча 30 м биеклектә итә.
Керүдә баскычларда ике зур арслан поты бар, алар Гвалиорда Археологик Музей керүендә урнашкан. Күп башка потлар шулай ук Гвалиорга алынган булганнар.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Harihar Vitthal Trivedi (1991). Inscriptions of the Paramāras (Part 2). Corpus Inscriptionum Indicarum Volume VII: Inscriptions of the Paramāras, Chandēllas, Kachchapaghātas, and two minor dynasties. Archaeological Survey of India.
  • Michael D. Willis (1996). "Architecture in Central India under the Kacchapaghata Rulers". South Asian Studies. 12 (1): 13–32. doi:10.1080/02666030.1996.9628506.
  • Michael D. Willis (1996). Inscriptions of Gopakṣetra: materials for the history of Central India. British Museum Press. ISBN 9780714114750.
  • R. K. Sharma; Ramesh Chandra Agrawal (1995). Kr̥ṣṇa-smr̥ti: Studies in Indian Art and Archaeology. Aryan Books. ISBN 9788173050558.