Кайбыч ягы музееТатарстан Республикасының Кайбыч районы үзәге Олы Кайбыч авылында урнашкан муниципаль бюджет учреждениесе (музей). Адресы: Татарстан Республикасы Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы, Гисматуллин урамы, 3 нче йорт.

Кайбыч ягы музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Олы Кайбыч,Olı Qaybıç
Адрес 422330, Республика Татарстан, Кайбицкий район, село Большие Кайбицы, улица Гисматуллина, дом 3
 Кайбыч ягы музее Викиҗыентыкта
Кайбыч ягы музее
Нигезләү датасы 2019
Урын 422330 ТР, Кайбыч районы,
Олы Кайбыч, Гисматуллин урамы, 3
Директор Шакиров Илдар Абдуллович
 Кайбыч ягы музее Викиҗыентыкта

Тарихы үзгәртү

Татарстан Республикасының Кайбыч районы үзәге Олы Кайбыч авылында Галия Кайбицкая исемендәге музей бар. Музей экспонатларга бай булса да, анда опера-сәхнәсе йолдызының шәхси әйберләренә күбрәк урын бирелгән, ә Кайбычның тарихын, сугыш чоры елларын, данлы үткәнен, тирән эз калдырган күренекле шәхесләрен, бүгенгесен чагылдырган экспонатларга урын җитми. Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы, район башлыгы урынбасары, туган җир тарихы белән тирәнтен кызыксынучы Рәмис Рәфис улы Хәялиев һәм гомумән район халкы 28 ел буе районда туган як музее ачарга хыялланалар.

Музейга урын итеп 1955 елда төзелгән, төрле елларда районның хәрби комиссариатлары, милиция бүлеге, урман хуҗалыгы оешмаларына хезмәт күрсәткән бина алына. Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, “Заман” төзелеш җәмгыяте җитәкчесе Равил Җәләлиев белән берлектә булачак музей бинасын эчтән һәм тыштан ремонтлау, нинди төзелеш материаллары кулланылачагы турында фикер алышкач, Альберт Илгизәр улы финанс яктан ярдәм итүне сорап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улына мөрәҗәгать итә һәм мәсьәлә уңай хәл ителә.

Музей бинасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үзгәртеп корыла. Финанслар республика бюджетыннан бүлеп бирелә.

2019 елның 20 нче апрелендә Муниципаль бюджет учреждениесе “Кайбыч ягы музее” ачыла.

Музей ачу тантанасында район халкы һәм Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәсенең баш киңәшчесе Илфат Сөнгатуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Югары Советы депутаты, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Кайбыч районыннан чыккан - ТР Дәүләт Советы депутаты, генерал-майор Рафил Ногманов, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова, районның беренче җитәкчесе Азат Хәнифәтуллин, аннан соң район башлыгы булган Җәүдәт Гаффаров катнаша.

Музейның җитәкчесе итеп озак еллар буена мәгариф бүлеге начальнигы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Шакиров Илдар Абдулла улы билгеләнә.

Музейның гомуми мәйданы-330, 2 кв.м. мәйданы 160 км2. мәйданы 48,5 км2, музейның төп стационар экспозицияләре: "Кайбыч ягы тарихы".

Бүлекләре үзгәртү

  • "Туган як археологиясе"
  • "Этнография, көнкүреш һәм һөнәр. XIX гасыр ахыры-XX гасыр башы"
  • "1930-1960 елларда район тарихы"
  • "Сугыштан соңгы елларда район тарихы"
  • "Танылган йөртүчеләр"
  • "Районның иң яңа тарихы"

Музейдагы стендлар, экспонатлар аша һәр авылның тарихы, танылган шәхесләре, колхозлашу еллары, Бөек Ватан сугышы еллары каһарманнары, сугыштан соңгы колхоз тормышы, илебезнең төрле дәрәҗәдәге бүләкләренә лаек булучылар, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, ТАССР үсешенә зур өлеш керткән хезмәт батырлары, яңа Кайбычны сафка бастыруда армый-талмый эшләүчеләр, аның бүгенгесе өчен тырышучы фидакарьләр белән дә танышып була.

Күргәзмә залында "Район бүген" фотокүргәзмәсе эшли. Хәзерге вакытта музейның төп фонды 1300 дән артык саклау берәмлеген тәшкил итә. Аеруча кыйммәтле экспонатлар Чүти һәм Кече Русак авылы янында табылган борынгы хайваннарның сөякләре, борынгы кешеләрнең хезмәт кораллары.

Чыганаклар үзгәртү