Казан сугышы - 1552-1557 еларда, Казан ханлыгының бәйсезлеген кире кайтару өчен, барлыкка килгән баш күтәрүләр. Казанны алу белән башлана.

Сәбәпләр үзгәртү

Казанны алу бу җирләрнең озакка сузылган кушылуның башы гына була.

Казанны алганда күпчелек татарлар ерак урнашканлыктан ярдәмгә килә алмыйлар. Шуңа күрә кораллы баш күтәрүгә җитәрлек көч табыла.

Казнны алып өч көн үткәч, патша җитәкчелегендә киңәшләшү уза. Бу турыда А. Куробский ун ел үткәч яза: “ Патша яңа алган шәһәр турында барган җыелышка керә. Барлык акыллы кешеләр аңа, кыш үткәнчегә кадәр шәһәрдә калырга киңәш итәләр, чөнки рус җирләреннән күп итеп азык-төлек китертелә, бу җирләрдә дә аз булмый ул. Шулай итеп бу җирдәге сугышчыларны бетерер иде һәм халык мәңгелеккә бастырылыр иде”. Әмма башка карашлылар да табылды. Алар бу якны воеводаларга калдырырга киңәш иттеләр. Бу Мәскәүдә патша булмаган чакта түнтәрелеш булмасын өчен эшләнә. Казанны алып атна ярым вакыт үткәч, Явыз Иван үз исеменә “ Болгарның бөек кенәзе һәм Казан патшасы” дигән титул өстәп, Мәскәүгә кайтып китә. Казанда 5 меңнән дә ким булмаган гаскәр калдыра. 1552 елның ахырында илнең төрле почмакларыннан ясак җыючылар килә. Явыз Иван әмере буенча ясак күләме Казан ханнары чорындагыча кала. Ясак җыю турыдан-туры талауга әверелә. Елъязмачы ясак җыючылар турында “ күп кенә шәһәрләр һәм волостьларны буш калдыралар,” дип яза. Бу массакүләм баш күтәрүләрне китереп чыгара.

Казанны алудан соң идарә үзгәртү

Яулап алынган җирләр белән идарә итәргә ике воевода калдырыла. Баш воевода булып, бояр кенәз А. Б. Горбатый куела. Аңа “патша урынына идарә итү” приказы бирелә. Аны баш воевода итеп кую очраклы гына булмый. Ул 1546-1547 елларда Казан җирләрендә күп сугышкан була. Икенче воевода итеп, кенәз В. С. Серебряный куела. 1551 елда нәкъ менә ул Казаннан Сөембикәне улы Үтәмеш-Гәрәй белән Мәскәүгә алып китә. Зөядә воевода булып П. И. Шуйский калдырыла.

Баш күтәрүләрнең ялкынсынуы үзгәртү

1552 елның декабрендә ук инде зур кузгалышлар Арча һәм Болын якларында башлана. Арча янында җирле кешеләрнең “ Тугай балалары” җитәкләгән чыгышыннан, Казаннан җибәрелгән Камай морза һәм Н. Казаринов отрядлары бастыра. Яңа хакимият төп халыклар арасында ызгыш-талаш кузгатырга тырыша. Шуның нәтиҗәсе булып, Иделнең уңъяк яр буйларында яшәүче татарлар, асылда, азатлык көрәшендә катнашмый. Еш кына алар рус гаскәрләренә үз диндәшләрен бастыруда ярдәм итәләр.

Яңа көч белән күтәрелеш үзгәртү

1553 елның язында күтәрелеш ялкыны яңа көч белән дөрли. Ул Арча һәм Болын якларын яңадан чолгап ала. Баш күтәрүчеләрне Хөсәен Сәет, Тукмыш Шахзадә, Сары Батыр җитәкли. Аларга каршы казаклар һәм укчылар җибәрелә. Биектау янындагы сугышта баш күтәрүчеләр зур уңышка ирешә. Патша гаскәре бер мең чамасы кешесен югалта. Тау ягы да күтәрелә. Анда Хөсәен Сәет һәм Сары Батыр, Б. И. Салтыковның Зөянең йомышлы кешеләреннән һәм Тау ягы кешеләреннән торган отрядын тар-мар итеп, воеводаны әсирлеккә алалар[1].

1553 елның мартында Мишә елгасында “Мишә Тамак” шәһәрчеге төзелә. Казаннан 60 чакрым ераклыктагы бу кальгада мөстәкыйль хөкүмәт төзелә. Мишә шәһәрчеге өч ел буе баш күтәрүләр узәге булып тора. Бирегә төрле яклардан кешеләр агыла, баш күтәрүчеләргә ярдәмгә нугайлар, Әстерхан һәм Кырым татарлары отрядлары килә. Җирле хөкемдарларның баш күтәрүчеләрне җиңә алмаганын күреп, Явыз Иван хөкүмәте яңа көчләр җибәрә. 1554 елның язына тәҗрибәле гаскәр башлыклары П. Шуйский, С. Микулинский җитәкчелегендә патша армиясе кайбер уңышларга ирешә. Ләкин шул ук елның көзенә баш күтәрүләр тагын да киңерәк җәелә.

Баш күтәрүчеләрнең җиңелә башлавы үзгәртү

Күпсанлы бәрелешләр барышында рус армиясе акрынлап җиңә бара. Баш күтәрүчеләрнең күп кенә җитәкчеләре әсирлеккә эләгә. Алар арасында 1554 елга караган тарихи чыганаклар Корбангали, Кебенке исемле кенәзләрне, морза Чебаканы һәм тагын башкаларны атыйлар. Әсир төшкән кешеләр барысы да җазалап үтерелә. Һәлак булганнар арасында мең ярымнан артык киң танылган Казан кешесе була.

Мәмешбирде үзгәртү

Утерелгән җитәкчеләр урынына яңа җитәкчеләр баса. Алар арасында иң атаклылары – Мәмешбирде, Гали Әкрам, Әхмәт батыр. Мәмешбирде 1556 елда Казаннан 160 чакрым ераклыкта Иделнең уң ягында Чалым кирмәне төзетә. 1555 елда баш күтәрүчеләр Арча ягына яу оештыра. Монда аларны уңышсезлык көтә. 1556 елда яз башында Мәмишбирде җитәкләгән баш күтәрүчеләр, нугай отрядлары ярдәменә таянып, патшага тугрылыкка ант иткән, Тау ягы халкына каршы актив хәрәкәтләр башлап җибәрә. Әмма көрәшнең дәвамы нәтиҗәле булмый. Фаразларның берсе буенча, сәләтсез һәм куркак җанлы кешегә санап, Мәмешбирде Гали Әкрамны үтерә. Үтерелгәннең башын: “ Хәзер синең башың югары тәхеттә хакимлек итсен!” дигән сүзләр белән агачка асып куялар. Моңа ачу итеп, патшага тугрылыклы аксөяк чуашлар Мәмешбирдене, дусларча гына мәҗлескә чакырган булып, тотып алалар һәм Мәскәүгә озаталар. Баш күтәрүчеләр отряды тар-мар ителә, Чалым кирмәне юкка чыгарыла.

Хәликтеч сугыш үзгәртү

1556 елның маенда Мишә елгасы янында хәлиткеч сугыш була. Баш күтәрүчеләр тар-мар ителә, җитәкчеләре әсирлеккә алына. Баш күтәрүчеләргә тын алырга бирмичә, воевода П. В. Морозов атна ярым вакыт эчендә “ барча Арча җирләрен сугышып ала һәм күп кешеләрне кыра, хисапсыз күбен әсир итеп ала”. Җаза отрядлары Нократка кадәрге башка юнәлешләрдә дә хәрәкәт итәләр. Нәтиҗәдә күтәрелешнең аерым- аерым учаклары юк ителә, актив катнашучыларның барысы да диярлек кырып бетерелә. Җитәкчеләрнең бер өлеше рус патшасына баш ия, ә күбесе һәлак була. Татар феодалларының бер өлеше Кырымга күчеп китә.

1557 елның маена күтәрелеш тәмам бастрыла.

Нәтиҗәгә йогынты ясаучы хәлләр үзгәртү

Хәлиткеч рольне көчләрнең тигез булмавы уйный. Крайдагы төп халыкларның өстен катлауларын үз янына аударып, патша хөкүмәте борынгы Рим вакытларыннан билгеле булган “бүлгәлә һәм хаким ит” дигән принципны оста файдалана. 1554-1555 елларда Казанның тышкы союзникларына каршы һөҗүм итүләр нәтиҗәсендә, Әстерхан һәм Кырым казанлыларга чын ярдәм күрсәтү мөмкинлегеннән мәхрүм ителә.

Чыганаклар үзгәртү

История татар. /том 5/ Институт истории им. Марджани АН РТ. - Казань.2009.

К.Р.Синицына/История Татарстана и татарского народа - Казань:Магариф, 2000

Татарстан һәм татар халкы тарихы/ И.А.Гыйләҗев, В.И.Пискарев, Ф.Ш.Хуҗин. - Казан - Хәтер - 2008.

Искәрмәләр үзгәртү