Каенлык каеннары

Ак каеннар безнең Каенлык авылы урамының ике ягы буйлап тезелеп киткән дә, эйләнәсен чорнап, ак каеннардан торган бер боҗра хасил иткән.

Әлеге сихри табигатьле Каенлык авылына 1929 елларда колхозлашу чорлары башлангач, курше Зур Сәрдек авылы халкы тарафыннан нигез салына.

Сазлырак урман уртасыннан җир кишәрлекләре буленеп бирелгәннән соң, биредә ускән таллыкны төпләп, туфрагын яндыралар. Әувәл мунчалар, аннан соң йортлар салып кученеп килеп яши башлыйлар. 1931 нче елда инде бу җирдэ 47 хуҗалыктан торган кечкенә авыл - Каенлык калкып чыга.

Тупыл агачы сазлыкны корыта, дигэн гыйбарәгә таянып, авыл урамының ике ягы буйлап тупыл агачлары утыртып чыгалар, ләкин бу агачлар усеп мамык коя башлагач, мамыгына чыдый алмыйча янә кисәргә мәҗбүр була җирле халык. Алар урынына урамның ике ягы буйлап сирень куаклары утырталар. Ул сиреньнәр чәчәк аткандагы авылның матурлыгын, үзенә генә хас булган сихри табигатен, аның хуш исен өлкән буын хәрчак сагынып искә ала. Хәзер исә,сиреньнәр картайды, куп калмады. Ләкин урам буйлап каен агачлары усә.

Кышын ак бәсләргә сарылып,жәен сусыл яшел яфраклары белән кузлэрне иркәли. Авылыбыз читендәге киң болында каен җиләге усеп куандыра. Һәр җәйне бирегә районыбызның төрле почмагыннан җиләк җыярга дип кемнәр генэ килми!