Кадыйрҗан Галимов

Ка­дыйр­җан Галимҗан улы Галимов — тарихчы, галим.

Кадыйр Галимов
Туган 1 гыйнвар 1935(1935-01-01)
ТАССР, Кайбыч районы, Иске Чәчкаб
Үлгән 2016(2016)
ТР, Кайбыч районы, Иске Чәчкаб
Милләт татар
Һөнәре тарихчы

Биографиясе үзгәртү

Кадыйр Галимов 1935 ел­ның 1 гыйн­ва­рын­да ТАССРның Кайбыч районы Ис­ке Чәч­каб авы­лын­да дөнь­я­га килгән. Ба­ла ча­гын­нан ук гый­лемгә ом­ты­лып үскән егет Ка­зан авыл ху­җа­лы­гы инс­ти­ту­ты­на укыр­га керә һәм, аны 1962 ел­да тә­мам­лап, га­лим-аг­ро­ном бел­геч­ле­ге ала. Та­тарс­тан­ның төр­ле ра­йон авыл ху­җа­лы­гы идарәлә­рендә һәм ми­нистр­лык­та эш­ли.

Ул Тау ягы авыл­ла­ры­ның, ан­да го­мер итү­че нә­селләр­нең та­ри­хын өйрәнү белән шө­гыльләнгән. Рес­пуб­ли­ка мат­бу­га­тын­да аның әле­ге те­ма­га бәй­ле мә­каләлә­ре ба­сы­лып торган. Ав­тор алар­да Кайбыч районын­да­гы авыл­лар­ның үткә­нен, Тау ягын­да мәрхәмәт­сез рә­вештә алып ба­рыл­ган көчләп чу­кын­ды­ру про­цес­сын игъ­ти­бар үзә­генә ал­ган.

2004 елда үзе­нең ту­ган авы­лы та­ри­хы­на ба­гыш­лан­ган 20 бас­ма та­бак күлә­мендә­ге «Эз­ле Чәч­каб» ки­та­бын бас­ты­рып чы­гар­ды, 2007 ел­да Рә­фыйк Гарә­фет­ди­нов тө­зегән «Ту­ган җи­рем – ​Кай­бы­чым» җы­ен­ты­гын эшләүгә дә зур өлеш керт­кән. 2013 ел­да исә ав­тор­ның Бәрлебашы һәм Морза Бәрлебашы авыл­ла­ры­ның та­ри­хын ча­гыл­ды­ру­чы «Бәр­ле­ба­шы – ​чор­лар юл­да­шы» исем­ле ки­та­бы, 2015 ел­да "Яз" нәшриятында «Я­ба­ла­гым – ​як­ты ягым» дигән җы­ен­ты­гы дөнья күр­ә.

2016 елда вафат була.

2020 елда "Тау ягы тарихын­нан пар­ча­лар" ки­та­бы нәшер ителгән.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Галимов К. Эзле Чәчкаб. – Казан, 2004. – 331 б.
  • Галимов К. Ябалагым – якты ягым. – Казан, 2015. – 384 б.
  • Галимов К., Рәхмәтуллина Э., Мусина И. Бәрлебашы – чорлар юлдашы = Берлибаши в сердце моем. – Казан, 2013. – 344 б.
  • Галимов К. Иске Чәчкаб чәчәк нәселеннәнме // Шәһри Казан. – 2002. – 3 сент.

Чыганаклар үзгәртү

  • «Туган җирем — Кайбычым», Казан: Идел-пресс,2007.- 580 бит.