Кадыйргали бәк

Кадыйргали бәк (лат. тат. Qadıyrğäli bäk, 16 йөз урталары – 17 йөз башы), Себер һәм Касыйм ханлыкларында дәүләт эшлеклесе, тарихчы.

Кадыйргали бәк
Тугач бирелгән исеме: Кадыйргали
Псевдонимнар: Җалаерлы
Туу датасы: 1530 яки 1535
Туу урыны: Кызылурда өлкәсе[d], Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР
Үлем датасы: 1602 соң
Үлем урыны: Касыйм шәһәре
Ватандашлык: Себер ханлыгы, Касыйм ханлыгы
Эшчәнлек төре: тарихчы, дәүләт эшлеклесе

Тормыш юлыҮзгәртү

Кайбер раслаулар буенча, 1570-1580 елларда Себер ханлыгында карачы бәк вазифасын үти, Күчем ханның гаскәре белән җитәкчелек итә. Ярмак илбасарларына каршы көрәштә катнаша. 1587 елда урысларга әсир төшә, 1600 елдан Касыйм ханлыгына билгеләнгән Уразмөхәммәт сараенда карачы бәк. Уразмөхәммәдне Касыймга хан итү тантанасында аны алтын тәхеткә күтәреп утыртучы атаклы дүрт бәкнең уңнан беренчесе була.[1]

ИҗатыҮзгәртү

Аның бердәнбер билгеле әсәре: "Елъязмалар җыентыгы" («Җәмигы әт-Тәварих»). Ул кулъязманы рус шәркыятьчесе Н. И. Березин фәнни әйләнешкә кертә. Икенче кулъязманы татар галиме Гали Рәхим таба, ул Казан университетының фәнни китапханәсендә саклана. Китап өч өлештән тора: беренче өлеш Борис Годунов патшалык иткән заманга багышлана. Икенче өлеш — Рәшид әт-Дин "Җәмигы әт-Тәварих"ының компиляциясе. Өченче өлешкә Касыйм ханнарының тулы исемлеге кергән. Соңгы өлешенең төп максаты — Уразмөхәммәтнең Касыйм тәхетенә лаек булуын исбатлау.

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 — 703 с., илл
  • Усманов М. А. Татарские исторические источники XVII-XVIII вв. – Казань, 1972.
  • Кадыйргали бәк Җалаерлы. «Җәмигъ әт-тәварих» (халыклар тарихы җыентыгы). Казан: Иман нәшрияты, 2010.

СылтамаҮзгәртү

  1. "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 1нче том