Кабарда аты (кабард.-чирк. адыгэш) — Кабарда-Балкариядә үрчетә торган менге-йөк атлары токымы. Токым җирле тау атлары, китерелгән дала атлары һәм гарәп, карабаг һәм башка көнчыгыш токымнары нигезендә китереп чыгарылган. Төсе туры, кара-туры һәм кара. Җилкә биеклеге 150–155, гәүдә кыек озынлыгы 153–158, күкрәк колачы 179–183, уч колачы 18,5–20 см. 2 яшьлек атлар иң югары йөгереклеге: 1600 м — 1 мин 53,4 с; 3 яшьлек: 2400 м — 2 мин 44,2 с. Кабарда һәм асыл менге ат кушыгаклары — инглиз-кабарда токым төркеме атлары — кабарда атларыннан үлчәүләре һәм елдамлыгы буенча яхшырак.

Кабарда аты Азәрбайҗан почта маркасында

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.