Йөрәкнең ишемияле чире
Йөрәктә ишемия авыруы термины белән нигезләрендә абсолют һәм чагыштырмача коронар кан әйләнеше бозылуы булган авырулар группасын, шулай ук стенокардия, миокард инфаркты, йөрәкнең хроник коронар җиткелексезлеге, коронарокардиосклероз авыруларын атыйлар.
Хәзерге вакытта мондый авырулар дөньяда, шулай ук Русиядә иң киң таралганнар исемлегендә. Йөрәктә ишемия авыруы эшкә сәләтлелекне бик иртә югалтуга һәм вакытсыз үлемгә китерә. Бу авыруның төп сәбәбе булып (93-97 % очракта) йөрәкнең коронар артерияләренең атеросклероз авыруыннан зарарлануы тора.
Ишемия авырулары бар илләрдә дә бертөрле таралмаган. Авыруның барышы сәламәтлек өчен бик куркыныч булганлыктан, яман шешләр белән беррәттән, аерым кешеләрнең һәм хакимиятнең зур игътибары таләп ителә. Йөрәк ишемиясе белән авыручылар арасында хатын-кызларны ир-атлар белән, ә акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләрне физик хезмәт баш каручылар белән чагыштырганда, беренчеләрендә йөрәкнең ишемия авырулары белән авыручылар күбрәк булуы билгеле. Алга киткән илләрдә, терлек майлары, холестерин күп булган ашамлыклар белән тукланучылар 4 арасында ишемия авырулары шактый киң таралган. Нерв системасы, стресс киеренкелеге кичерүче кешеләр коронар авыруларга тиз бирешүчән булалар.
Кайбер очракларда йөрәкнең ишемия авыруы атеросклероз катнашыннан башка гына, гипертония белән авыручыларда кан тамырлары спазмы, кискен вазомотор криз булганда, шулай ук тәмәке тартучыларда еш күзәтелә һәм тәмәкечедә күкрәк бакасы дип йөртелә. Сифилитик аортит, панартериит (артериянең бөтен сүрүләре ялкынсыну), облитерацияле эндоартериит, төенле периартериит, ревматик васкулит авырулары, коронар артерияләрнең зарарлануы нәтиҗәсендә, коронар кан тамырларының тулысынча ябылуына яисә аның тишеме тараюга китерә.
Шунысын да әйтергә кирәк, бу билгеләр авыруларның якынча 3 % ында күзәтелә. Шулай ук эмболияләр дә коронар кан әйләнеше бозылуга китерә.
Еш кына йөрәк кан тамырлары зарарлану бер сәбәптән генә булмый, ә санап киткән тайпылышларның берничәсе берьюлы күзәтелергә мөмкин.
Шулай да атеросклероз йөрәк ишемия авыруының төп сәбәбе булып тора һәм күп очракларда ул халәт йөрәк авыруына китерә. Диагноз кую өчен ЭКГ аппараты белән тәүлек буе мониторинг тикшеренү уздыралар. Тасманы тикшереп йөрәкнең тәүлек дәвамында ничек эшләвенә анализ ясала һәм шуңа карап дәва билгеләнә.