Калып:Дворянский род

Йосыповлар
Илтамга
 Йосыповлар Викиҗыентыкта

Йосыповлар (элек шулай ук Йосыповлар-Княжево́) — 1891 елда ир-ат нәселендә киселешкән мирзалар ыруы. Ногай хакиме Йосыф нәселеннән. Алар белән бер тамырдан — Урусовларның мирза ыруы.

Нәселне Бәрхәт китабына кертү өчен документлар тапшырганда, Йосыпов һәм Байтереков кенәзләрнең уртак буыннар язуы, патша Фёдор Ивановичның абый-энеләре Айдар мирза һәм Али мирза Котомырзин белән Илмырза Юсупович кенәзләргә: Романов торагы һәм барлык пошлинасы белән бергә Романов өязенең Чирково, Понгило, Пшеничищево һәм башка авылларын, 225 хезмәтле татарны карау (1584 елның 30 октябре) бурычлары белән тәгаенләү грамотасы, Михаил Фёдоровичның Сөйеш мирза Илмирзич Йосыповка алдарак санап үтелгән поместьеларга (1613) [1] раслау хаты бирелә.

Чыгышы үзгәртү

Йосыф мирза, Муса мирзаның улы, Иван Грозный белән хат язышуы аша билгеле булганча, 1408 елда Мәскәүгә яу белән барган Идеүкәйне үзенең бабасы дип саный. Аның1565 елда Мәскәүгә килгән ике улы - Илмирза һәм Ибраһим (Ибрай) һәм шулай ук Казан ханбикәсе Сөембикә [2] булган.

 
Елъязма җыентыгы миниатюрасында «Йосыф балалары»

Ыңгай елъязма җыентыгы: «... Йосыф балалары, Юныс мирза һәм Али, Исмаил кенәз алдында үзләренең боендырыклыгын таныды, һәм Иван [Черемесинов] һәм Михаил [Колупаев] белән татулашты һәм патша һәм хакимга, Исмаил бейгә хезмәт иткән кебек хезмәт итергә, һәм үлеменә кадәр нык торырга, һәм Асторохань эргәсендә күчеп йөрергә һәм начар нәрсә планлаштырмаска ант бирделәр. Иван белән Михайлога Иделдә йөзәргә һәм ризык табарга кораблар бирде; Юныс мирза абыйлары белән Дәрбиш патшасына килеп җитте, һәм алар аны куып чыгарды, һәм Кырым патшасы җибәргән тупларны Юныс яулап алып, Иван белән Михаилга шәһәргә җибәрде. Ә Дербиш патша Азовка, аннан Мәккәгә качты».

Ногай ханнарының токымнарын тукландыру өчен Идел ярындагы Романов торагы бирелә. Алексей Михайлович идарә иткән елларда Илмирза һәм Абрәй токымнарыннан кайбере Романов мирзалары суга чумдырылды һәм Юсупово-Княжево дип язылды. Йосыпов кенәзләре нәселе Орёл, Курск һәм Санкт-Петербург гөбөрнәләре нәсел агачы китабының V өлешендә теркәлгән. Герблары Россия империясенең асыл гаиләләренең гомуми Гербының III өлешенә кертелгән.

Нәселнең килеп чыгу мифологиясе үзгәртү

«Йосыпов кенәзләр гаиләсе турында» трактатында (1866) аның соңгы вәкиле ногай мирзаларының Мисырның мәмлүкләр хакимлары белән нәселлеге турында легенда кабатлый: "Идеүкәй Дамаск, Антиохия, Мәккәгә һ. б. ия мөселман солтан нәселенең танулы токымы булган [3] ... XVII гасыр азагында Йосыповлар разряд приказына бирелгән нәсел агачында «Мөхәммәдтән соң бөтен мөселман ыруы белән идарә иткән Әбу Бәкер» ата-бабабыз дип атыйлар. Н. Б. Йосыпов Әбу Бәкер дигәндә Мөхәммәднең каенатасы дигән сүз түгел, ә «аңа рухи һәм дөньяви мәгънәдә бөтен көчен биреп, бәхет һәм рәхәтлек күтәрелешендә юкка чыккан Әр-Ради-Биллаг хәлифәнең югары дәрәҗәле кешесе» күз уңында тотыла [3]. Идеүкәйнең Мисырдан килеп чыгуы турындагы мифлар читләтеп булса да Йосыповлар гаиләсенең гербында чагылыш тапты [4] .

Геральдикасы үзгәртү

XVIII гасыр дәвамында Йосыпов кенәзләр гербның ОГДРда кертелгәннән аерылып торган версиясен кулланган. Аның аермалары түбәндәгеләрдән торды: калканның өске кырында, кенәзлек урынына ачык антик таҗ куелды. Икенче кырда көнчыгыш киемле кеше кулында чүкеч түгел, ә шумкар лачын тоткан. Дүртенче кырдагы арысланнар һәм калкан тотучылар авызларында берәр ук. Бишенче кырда арыслан урынына гаиләнең Мисыр хакимнәреннән легендар килеп чыгышын күрсәтүче крокодил сүрәтләнгән була. Алтынчы кырда, С. Н. Тройницкий сүзләренә караганда, болан түгел, «көнчыгышка хас сарык тәкәсе». Гербның расланмаган версиясе расланганнан яхшырак, Йосыпов кенәзләрнең нәсел шәҗәрәләрен чагылдырган һәм шул ук бабалардан чыккан Урусов кенәзләрнең гербына тулырак туры килгән [5] [6].

Йосыповларның нәсел агачы үзгәртү

 
Франсуа Фламенг. «Пелегрина» гаилә энҗесе белән Зинаида Йосыпованың портреты.
  • Йосыф-би - Ногай нәселеннән чыккан кенәз ыруына нигез салучы, ул 1549-нчы елда абыйсы Шәех-Мамай-би үлгәннән соң би исемен алган. Аның дүрт улы була— Али, Юныс, Ибраһим һәм Ил. 1552 елда патша Иван Васильевич Казан ханлыгына каршы сугыш белән килә һәм династиядә үзара сугыш башлана, бу 1554 елда Йосыфның һәм ике елдан соң аның улы Али Әкрам ханның үлеменә китерә.
  • Аның өч улы —Юныс, Ибраһим һәм Ил мирзалар Мәскәү патшасы хезмәтенә күчә. Юныс мирза 1561 елда үлә, калган ике абыйсына патша Иван Васильевич 1564—1565 елларда Романов авылын (Романов Посад, хәзерге Тутаев шәһәре) бирә. 1570 елларда Ибраһим Кырым Ханы Дәүләт-Гәрәйгә барып, Кече Ногай Урдасында урнаша. Ибраһим мирзаның оныгы билгеле—шулай ук Ибраһим (суга чумдырылганнан соң Никита Сеюшевич), ул гаиләдә беренче булып православие динен кабул иткән, аның дүрт улы арасыннан Василий Никитич Большой һәм Андрей Никитич билгеле.
  • Ил мирза 1558-1583 елларда Ливон сугышында катнаша һәм 1611 елда үлә, аның токымнары 1614 елга кадәр Романов авылына ия була. Илнең берничә улы бар: Сөйуш мирза, Бай мирза һәм Чын мирза.
  • Чынның оныгы билгеле – Би мирза (суга чумдырылганнан соң кенәз Иван Корелович), аның Семён Иванович исемле улы була. Сөйушның иң кече улларының берсе Абдулла мирза (суга чумдырылганнан соң кенәз Дмитрий Сейушевич). 1654–1667 елгы рус—поляк сугышы һәм 1676–1681 еллардагы рус—төрек сугышлары катнашучысы. Абдулланың улы Григорий Дмитриевич була.
  • Ил мирзаның оныгы Григорий Дмитриевич (1676–1730) Бөек Петр җитәкчелегендә идарәче булып хезмәт итә башлаган; аның белән Азов кампанияләрендә катнашкан ; Төньяк сугышта ул Нарва, Полтава һәм Выборг янында шведлар белән сугыша; Прут походында катнаша; Екатерина I җитәкчелегендә сенатор, Пётр II җитәкчелегендә – генерал-аншеф (1730). Ул 1727–1730 елларда үзе җитәкләгән Хәрби коллегиянең беренче әгъзасы.
  • Аның улы Борис Григорьевич (1696-1759) Анна Иоанновна идарә иткәндә һәм Антонович җитәкчелегендә Мәскәү губернаторы, Елизавета Петровна җитәкчелегендә – сенатор, коммерция коллегиясе президенты һәм кадет корпусының баш директоры.
  • Борис Григорьевичның бер кызы, Евдокия, Курлянд һәм Семигалиянең соңгы герцогы Пётр Биронның хатыны иде. Аның тагы бер кызы Сүйдә, суга чумдырылу вакытыннан бирле Прасковья Григорьевна, Анна Иоанновна белән килешә алмый, һәм әтисе үлеменнән соң ике атна узгач, аны Тихвин Введенский монастырена урнаштыралар. Аның язмышын үзгәртергә омтылуы Яшерен канцлерда тикшерүгә, камчы белән җәзага тартылуга, Прокла исемле монахинә итеп Тобольск янындагы Иоанно-Введенский монастырена куылуга китерә.Кенәз кызы Йосыпованың язмышы әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә чагылыш тапты: Валентин Пикулның «Сүз һәм эш» романында, Николай Невревның «Кенәз кызы Прасковья Григорьевна Йосыпова чәче кыршылуы алдыннан» картинасында һ. б.
  • Борис Григорьевичның улы Николай Борисович (1750-1831) 1783–1789 Туринда илче, аннары сенатор; Император Павел I аны өязләр Департаментында министр (1800–1816) итеп тәгаенли, ә Александр аны Дәүләт Советы әгъзасы итә (1823 елдан). Император театрлары директоры (1791–1796) була, Император Эрмитажына (1797) җитәкчелек итә. Гомеренең азагында ул Мәскәү янындагы Архангельское милеген урнаштыру белән шөгыльләнә, меценатлык эшенә бирелә. Рәсәй стандартлары буенча бик бай сәнгать галереясе һәм китапханә туплады [7] .
  • Аның улы Борис Николаевич (1794 –1849), камергер, үзенең бердән бер варисын калдырды. Николай Борисович (1827–1891), һәвәскәр музыкант, үзенең күнегүләре өчен Мойкадагы сараенда елизавет бароккосы рухында театр оештырды. Инде олыгайгач, ул кыйммәтле ташларга күңелен бирде һәм, бабасы алган Пеллегрин энҗесенә теләсә нинди музей көнләшә алырлык күп санлы бриллиантлар коллекциясен өстәде.
  • Олы кызы Зинаида Николаевна (1861–1939) 1882 елда 1915 елда генерал-лейтенант дәрәҗәсенә күтәреләчәк граф Феликс Феликсович Сумароков-Элстонга кияугә чыга, 1877–1878 еллардагы рус-төрек сугышында катнаша. 1885 елда, каенатасы үлеменнән соң, Дәүләт Советының иң югары хупланган фикере буенча, аңа каенатасының кенәз фамилиясен һәм титулын алырга, һәм кенәз Йосыпов, гаиләдәге иң олы кешегә фамилияне күчерү хокукы белән граф Сумароков-Элстон дип аталырга рөхсәт иттеләр. 1919 елда ул Италиягә күчеп китә.
  • Уллары: Николай Феликсович (1883–1908), 1892 елда император Александр III аңа әтисенең тулы исеме белән аталырга телдән ризалык бирә. 1900-нче елларда ул рәсми булмаган рәвештә Россия Империясенең беренче теннисчысы булып саналган. Граф А.Э. Мантейфель белән дуэльдә үтерелә. Феликс Феликсович (1887–1967) 1914 елның иң югары указы белән ул әтисенең тулы исеме белән аталу хокукын алды. Ул кенәз кызы Ирина Александровнага өйләнгән. Григорий Распутинны үтерүне оештыручыларның берсе. 1919 елда ул хатыны белән Франциягә күченә; «Распутинның ахыры» китабы авторы (1927, француз телендә; 1990 елда беренче тапкыр рус телендә).
  • Феликсның бердәнбер кызы Ирина Феликсовна (1915-1983), граф Николай Дмитриевич Шереметевның хатыны (1904–1979) Италиядә һәм Франциядә яшәде, балалары: Ксения Николаевна Шереметева-Сфири. [8] [9]

Кенәз Йосыповларның милке үзгәртү

Резиденциясе Урнашуы Төзелгән чоры Фотографиясе
Йосыповларның Мойкадагы Сарае Петербург,
Мойка Яр буе
1770нче
 
Йосыпов сарай театры Шунда ук 1858-1859
 
Йосыповларның Садовая урамындагы сарае Петербург,
Садовая урамы
1790нчы
 
Волковлар-Йосыповлар палаталары Мәскәү, Зур Харитоньевский тыкрыгы XVII-XIX гасырлар
 
Архангельское
Мәскәү яны усадьбасы
Мәскәү өлкәсе,
Красногорский районы
1780-1789
 
Йосыповлар мавзолее Шунда ук 1909-1916
 
Кенәз хатыны Йосыпованың Кою йорты Петербург,
Литейный проспекты
1852-1858
 
Зинаида Йосыпованың дачасы Пушкин шәһәре, София тарихи районы,
Павлов шоссесе
1856-1859
 
(Château de Kériolet) Керьоле усадьбасы Финистер, Конкарно 1863-1883
 
Кырымда Йосыповларның Мисхор сарае Кырым, Кореиз 1909
 
Белгород өлкәсендә Ракитное усадьбасы Белгород өлкәсе,
Ракитное
1840-1846
 

Чыганаклар үзгәртү

  1. Сост: А. В. Антонов. Родословные росписи конца XVII века. — Изд. М.: Рос.гос.арх.древ.актов. Археогр. центр. Вып. 6. 1996 г. Князья Юсуповы и Байтерековы. стр. 364—365. ISBN 5-011-86169-1 (Т.6). ISBN 5-028-86169-6.
  2. Русский биографический словарь : в 25-ти томах.
  3. 3,0 3,1 Н. Б. Юсупов. «О роде князей Юсуповых. Собрание жизнеописаний их, грамот и писем к ним российских государей, с XVI до половины XIX века, и других фамильных бумаг, с присовокуплением поколенной росписи предков князей Юсуповых с XIV-го века». Ч. 1. СПб, 1866. Стр. 10-12.
  4. Геральдика сегодня||Родовые предания в русской геральдике
  5. С. Н. Тройницкий. Гербы князей Юсуповых и Урусовых.// Гербовед. 1914 г. № 1. стр. 5-8.
  6. «Гербовник Анисима Титовича Князева 1785 года». Сост. А. Т. Князев (1722—1798). Издание С. Н. Тройницкий 1912 г. Ред., подгот. текста, послесл. О. Н. Наумова. М. Изд. «Старая Басманная». 2008 г. Юсуповы. стр. 212—213.
  7. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified. 2012-01-02 тикшерелгән.
  8. Большая российская энциклопедия, archived from the original on 2020-05-07, retrieved 2020-08-19 
  9. РОМАНОВСКИЕ ТАТАРЫ

Әдәбият үзгәртү

  • Собрание грамот О роде князей Юсуповых, 1867 год
  • Долгоруков П. В. Российская родословная книга. — СПб.: Тип. Э. Веймара, 1855. — Т. 2. — С. 33.
  • История родов русского дворянства: В 2 кн. / авт.-сост. П. Н. Петров. — М.: Современник; Лексика, 1991. — Т. 1. — С. 398-400. — 50 000 экз. — ISBN 5-270-01513-7.
  • Юсупов Н. Б. О роде князей Юсуповых. ч.1-2, 1866-67, СПБ

Сылтамалар үзгәртү