Йолдыз Хәлиуллин

Йолдыз Нури улы Хәлиуллин — көнчыгышны өйрәнүче галим, татар дипломаты, публицист.

Йолдыз Хәлиуллин
Туган телдә исем Йолдыз Нури улы Хәлиуллин
Туган 1936(1936)
Кызыл Яр, Әгерҗе районы, Татарстан
Милләт татар

Ул 1936 елда Татарстанның Кызыл Яр авылында игенче гаиләсендә туа. Җидееллык татар мәктәбен тәмамлап, 1951 елда Казан механика-технология техникумына укырга керә. Яшь электромеханик Краснодардагы Камволь-туку комбинатына эшкә җибәрелә, ләкин тиздән аны Совет Армиясе сафларына алалар. Анда Йолдыз Хәлиуллин радиомеханик һөнәрен үзләштерә.

Армиядә хезмәт иткәннән соң Йолдыз Хәлиуллин Казан авиация институтына укырга керергә тели, әмма кайтышлый Мәскәүдә туктап, ССРБ тышкы эшләр министрлыгының дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтына укырга керә. 1964 елда ул бу институтны тәмамлый. 1978 елда ул ССРБ тышкы эшләр министрлыгының Дипломатик Академиясен дә тәмамлый. 1980 елда ул әлеге академиянең аспирантурасында «Пакъстанның икьтисадый дипломатиясе» темасына диссертация яклый. 1999 елда Йолдыз Хәлиуллин Евразия Халыкара икьтисад академиясенең әгьза-корреспонденты итеп сайлана.

Институтта укыганда дипломат урду, һинди, инглиз телләрен өйрәнә. Бераздан ул Индонезиядәге илчелеккә эшкә җибәрелә. Шул көннән башлап, Йолдыз Хәлиуллин кырык елга якын СССР тышкы эшләр министрлыгында, соңыннан яңа Россиянең чит ил эшләре министрлыгында дипломатик хезмәттә була. Тулаем алганда, ул илебезнең Индонезиядәге һәм Пакъстандагы, Румыниядәге һәм Бангладештагы, Непалдагы һәм Шри-Ланкадагы, шулай ук Кыргызстандагы һәм Казакъстандагы дипломатик вәкиллекләрендә 20 елга якын эшли.

Сылтамалар үзгәртү