Йозак төймәләре

санак төймәсарындагы төймәләр

Йозак төймәләре (ингл. Lock keys) — санак төймәсарындагы төймәләр. Алар билгеләнгән режимда, йозаклауның көйләнүләренә карап, төймәсар төймәләренең бер өлешенең режимнарын алмаштырып торалар.[1]

Тасвирлама үзгәртү

Төймәсарларның күбесендә өч төрле йозаклау төймәләре була:

  • Саннар йозагы — Num Lock. Num Lock кабынган чакта, (Num Lock индикаторы янып тора) саннар җыелмасын саннар кертү режимына күчерә, ә сүнгән чакта саннар җыелмасы курсор белән идарә итү режимында эшли.
  • Баш хәрефләр йозагы — Caps Lock. Caps Lock кабынган чакта, (Caps Lock индикаторы янып тора) баш хәрефләр җыела, ә сүнгән чакта бәләкәй хәрефләр.
  • Әйләндерү йозагы — Scroll Lock. Scroll Lock режимы кабынган чакта (Scroll Lock индикаторы янып тора) курсор төймәләре экранны күчерә торган функцияны эшлиләр (өскә, аска, сулга, уңга), ә сүнгән чакта — курсорның урынын үзгәртү функциясын.

Урнашулары үзгәртү

Йозак төймәләре төймәсар буенча таралганнар. Йозак режимнары кабынганнар мы, юк мы, гадәттә төймәсарның өске уң почмагында урнашкан өч яктылыкдиодлары күрсәтәләр. Кайбер төймәсарларда бу индикаторлар төймәләрдә яки аларның арасында урнашканнар.

 105 төймәле IBM/Windows санак төймәсары җәеме к·б·ү 
Esc F1 F2 F3 F4 F5 F6 F7 F8 F9 F10 F11 F12 PrtSc
SysRq
Scroll
Lock
Pause
Break
 ТильдаӨндәү билгесе@КуштырнакларРәшәткә (төймә)Номер билгесеДоллар символыНокталы өтерПроцентЦиркумфлексИке ноктаАмперсандСорау билгесеЙолдызчык (типографика)Түгәрәк җәяләрТүгәрәк җәяләрСызу+ (төймә)BackspaceМашиналы кире апострофЁ1 (сан)2 (сан)3 (сан)4 (сан)5 (сан)6 (сан)7 (сан)8 (сан)9 (сан)0 (сан)МинусТигезлек билгесеBackspaceTab (төймә)QWERTYUIOPФигуралы җәяләрФигуралы җәяләрEnter (төймә)Tab (төймә)ЙЦУКЕНГШЩЗКвадрат җәяләрХКвадрат җәяләрЪEnter (төймә)Caps LockASDFGHJKLИке ноктаКуштырнакларВертикаль сызыкКире сызыкEnter (төймә)Caps LockФЫВАПРОЛДНокталы өтерЖМашиналы апострофЭКире сызыкEnter (төймә)Вертикаль сызыкZXCVBNMПочмаклы җәяләрПочмаклы җәяләрСорау билгесеӨтерShift (төймә)Кире кыек сызыкЯЧСМИТЬӨтерБНокта (тыныш билгесе)ЮКыек сызыкНокта (тыныш билгесе)Shift (төймә)CtrlWindows (төймә)Alt (төймә)Буш араAltGr (төймә)Windows (төймә)Menu (төймә)Ctrl
Ins Home PgUp NumLk / *
Del End PgDn 7 8 9 +
4 5 6
1 2 3 Ent
0 ,

Кайбер төймәсар брендларында функция режимы (function mode) төймәсе бар (шулай ук F mode яки Office Lock дип атала), һәм аларда Scroll Lock индикаторы Office Lock индикаторына алмаштырылган булырга мөмкин. Office Lock режимы кабынган чакта Функцияле төймәләрнең альтернатив функцияләре кабына. Ул функцияләр төрле текст процессорларында яки электрон почта программаларында кулланыла.

Сылтамалар үзгәртү