Исхак бине Габделкәрим
Исхак бине Габделкәрим (1730, Адай, Малмыж өязе, Нократ губернасы, Россия империясе — 1802, Каргалы бистәсе, Ырынбур губернасы, Россия империясе) — таш кисүче, хаттат. Каргалы бистәсендә имамлык иткән, көмеш бизәнү әйберләрен ясау белән шөгыльләнгән. Исхак бине Габделкәрим ясаган кабер ташлары Олы Казаклар, Бәрәскә авылларында һәм Каргалы бистәсендә сакланган.
Исхак бине Габделкәрим | |
---|---|
Туган | 1730 Адай, Малмыж өязе, Нократ губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 1802 Каргалы бистәсе, Ырынбур губернасы, Россия империясе |