Искәндәр Мөхәммәтшакиров

Россия хоккейчысы

Искәндәр Равил улы Мөхәммәтшакиров (1978 елның 13 марты, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия хоккейчысы, Беларусия һәм Казакъстан чемпионатларының югары дивизионнарында чыгыш ясаган.

Искәндәр Мөхәммәтшакиров
Туган 13 март 1978(1978-03-13) (46 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Һөнәре алкалы һоккей уйнаучы
Спорт такымы әгъзасы Витебск[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Искәндәр Мөхәммәтшакиров 1978 елның 13 мартында Казанда туа. Казанның «Ак Барс» хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән, аның икенче составында 1994 елда Россия Ачык чемпионатында дебют ясаган. Алга таба, 2012 елда карьерасын тәмамланганчы, беренче һәм югары Россия лигаларының 10нан артык клубында уйный: Самараның ЦСК ВВС-2 (1996—1998), Нефтекаманың «Торос» (1997/1998), Яңа Чабаксарның «Сокол» (1998/1999 һәм 2009/2010), Кирово-Чепецкның «Олимпия» (1999—2002 һәм 2004—2006), Ижауның «Ижсталь» (2001/2002), Волжскның «Ариада» (2004/2005, шулай ук «Ариада-акпарс» исеме астында (2006/2007)), Пензаның «Дизель» (2005/2006), Белгородның «Белгород» (2006/2007), Прокопьевскның «Шахтёр» (2009/2010), Брянскның «Брянск», Саранскның «Мордовия» (2010/2011) һәм Глазовның «Прогресс» (2010/2011) клубларында уйный[1].

Ике сезон искәрмә булып тора. Ул вакытта Искәндәр Мөхәммәтшакиров Беларусия чемпионатында Витебскның «Витебск» (2002/2003) һәм Новополоцкның «Химик-СКА» (2003/2004) командасы составында чыгыш ясый. Шулай ук 2007/2008 сезонын ул Казакъстан чемпионатында Павлодарның «Иртыш» клубын тәкъдим итә[1].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Сводная статистика игрока по турнирам

Сылтамалар үзгәртү