Ирек Мөхәммәтев (Ирек Җәүдәт улы Мөхәммәтев (Мөхәммәдов), 8 март 1960(1960-03-08)[1] (64 яшь), Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР[2] — , ) — СССР һәм Бөекбритания балет әртисе, педагог һәм хореограф, РСФСРның атказанган әртисе (1985).

Ирек Мөхәммәтов
Туган 8 март 1960(1960-03-08)[1] (64 яшь)
Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР[2]
Ватандашлыгы  СССР
 Бөекбритания
 Россия
Һөнәре балет артисты, балетмейстер, хореограф

Биографиясе үзгәртү

1965 елда, биш яшендә, Казанның Ленин районы Пионерлар йортының хореография түгәрәгендә шөгыльләнә башлый. Ирекнең әти-әнисе аның хореография белән шөгыльләнүен һәрвакыт теләгән[3]. 1978 елда педагог Александр Прокофьев классы буенча Мәскәү хореография училищесын тәмамлый, шуннан соң «Мәскәү классик балеты» ансамбленә артист итеп кабул ителә.

1981 елда Мәскәүдә Халыкара балет артистлары конкурсының Гран-при һәм Алтын медален яулый, шуннан соң Зур театрга чакырыла. Артист конкурста катнашучылардан 1 турдан башлап аерылып тора, 3 турда ул «Дон-Кихот» балетыннан па-де-де башкара.

Мөхәммәтов 9 ел дәвамында Зур театрның премьеры булган. Аның репертуарында Григоровичның «Иван Грозный», «Мәхәббәт турында риваять», «Лебединое озеро», «Ромео һәм Джульетта» балетларында төп ир-ат партияләре, «Дон Кихот», «Жизель» һәм «Раймонда» классик спектакльләре була. Григорович артистның башкару сәләтенә исәпләп, Борис партиясен «Алтын гасыр» балетында куя.

1990 елда Бөекбританиягә күчеп килә һәм Король балеты труппасына керә. Кеннет Макмиллан һәм Фредерик Аштон спектакльләрендә биегән. Махсус аның өчен Макмиллан «Иуда агачы» спектаклен булдырган, ул аның соңгы балеты.

2003 елда Лондон балалар балеты өчен тулы метражлы «Принц һәм хәерче» спектаклен куя, анда бер рольләрнең берсен кызы башкара[4]. 2004-2005 елларда Король балетында, Инглиз Милли балетында, Шотланд балетында һәм Бордо балетында педагог һәм чакырылган репетитор, шулай ук Инглиз Милли балеты мәктәбенең чакырылган педагогы була. 2005 елдан Элмхерст бию мәктәбендә даими педагог була.

2007 елда Афина операсының балет труппасы җитәкчесе[5].

Шәхси тормышы үзгәртү

Ирек Мөхәммәдовның беренче хатыны - Зур театр балеты солисты Людмила Кудрявцева[6]. Аның ике баласы бар: кызы Александра һәм улы Максим.

Хөрмәтләү һәм бүләкләре үзгәртү

  • 1981 - Гран-при һәм Мәскәүдә Халыкара балет артистлары конкурсының алтын медале
  • 1985 - РСФСРның атказанган артисты
  • 1988 - Ханс Кристиан Андерсен премиясе, иң яхшы биюче буларак
  • 1996 - "Бенуа танца" призы, Мистер Вайс ("Вордли Вайс" Твайлы Тарп, Король балеты) роле өчен

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү