Ирек Миңнеәхмәтов
Ирек Миңнеәхмәтев (Ирек Җәүдәт улы Миңнеәхмәтев, 25 декабрь 1980, Казан, РСФСР, СССР — 13 март 2020 (39 яшь), Казан, Россия) — РФ эшмәкәре, «Татспиртпром» АҖ генераль директоры.
Ирек Миңнеәхмәтов | |
---|---|
Туган | 25 декабрь 1980 Казан, РСФСР, СССР |
Үлгән | 13 март 2020 (39 яшь) Казан, Россия |
Яшәгән урын | Гаврилов урамы, Казан[1] |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | Арча педагогика көллияте, Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | эшмәкәр |
Биографиясе
үзгәртүКазанда туган.
Арча педагогика көллиятен, Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2003), Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. (2008).
2000-2010 елларда - «Чингисхан» ҖЧҖ генераль директоры.
2008-2010 елларда - Липатов бермандатлы сайлау округы буенча Казан шәһәр Думасы депутаты[2].
2010 елның августыннан 2012 елның августына кадәр - «Татспиртпром» ААҖ генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары.
2012 елның 15 августыннан 20 октябренә кадәр - «Татмедиа» ААҖ генераль директоры.
2012 елның 20 октябреннән 2015 елның 14 гыйнварына кадәр - «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.
2015 елның 15 гыйнварыннан 2020 елның 15 гыйнварына кадәр - «Татспиртпром» АҖ генераль директоры (2016 елның 14 июленә кадәр - "Татспиртпром" ААҖ»)[3][4][5][6].
2016 елның 24 октябреннән 2020 елның 13 мартына кадәр — Татарстан Республикасы Пейнтбол федерациясе рәисе[7].
2020 елның 13 мартында тренажер залында дәресләр вакытында 40 яшендә вафат була. Үлемнең якынча сәбәбе - йөрәктә өзелгән тромб[8]. 15 март - Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында җирләнгән[9].
Сәяси амбицияләр
үзгәртү2008-2010 елларда Ирек Миңнеәхмәтов Липатов бермандатлы сайлау округы буенча Казан шәһәр Думасы депутаты булып тора[2]. Шуннан соң бары тик коммерция эшчәнлеге белән генә шөгыльләнә, сәяси активлык күрсәтми, һәм сәяси темаларга нинди дә булса әһәмиятле белдерүләр ясамый.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://jytely.info/kazan
- ↑ 2,0 2,1 Владимир Казанцев, Ринат Билалов, Малик Арсланов, Адель Гайнудинова, Анна Кузнецова (15 августа 2012). Медиахолдингу Татарстана прислали Чингисхана. Бизнес Online.
- ↑ Кто есть кто в Республике Татарстан: Миннахметов Ирек Джаудатович. tatcenter.ru.
- ↑ УСТАВ И ВНУТРЕННИЕ ДОКУМЕНТЫ АО "Татспиртпром". e-disclosure.ru (14 июля 2016).
- ↑ Миннахметов Ирек. Деловой квартал.
- ↑ Новым гендиректором «Татспиртпрома» стал Руслан Максудов. Бизнес Online (2020-01-15). 2020-01-15 тикшерелгән.
- ↑ Гендиректор «Татспиртпрома» стал главой Федерации спортивного пейнтбола в Татарстане. Реальное время (24 октября 2016). әлеге чыганактан 2016-10-26 архивланды.
- ↑ Артем Кузнецов, Анастасия Гусева (2020-03-14). «Ходил и радовался жизни, ни намека на болезнь…»: не стало Ирека Миннахметова. Бизнес Online. 2020-03-14 тикшерелгән.
- ↑ Иван Скрябин (2020-03-15). Рустам Минниханов: «Он был одним из самых ярких руководителей в республике». Бизнес Online. 2020-03-16 тикшерелгән.