Иосиф Алексей улы Наговицын (Иосиф Алексеевич Наговицын, 6 (18 сентябрь) 188821 ноябрь 1937) — совет дәүләт эшлеклесе.

Иосиф Наговицын
Туган телдә исем Иосиф Алексеевич Наговицын
Туган 18 сентябрь 1888(1888-09-18)
Россия империясе, Вятка губернасы, Глазов өязе, Омутница авылы
Үлгән 21 ноябрь 1937(1937-11-21) (49 яшь)
ССРБ, РСФСР, Кырым АССР, Мисхор
Үлем сәбәбе туберкулез
Милләт удмурт
Ватандашлыгы Россия империясе
РСФСР
 СССР
Һөнәре дәүләт эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Иосиф Наговицын Вятка губернасы Глазов өязенең Омутница авылында (хәзер Удмуртиянең Глазов районына карый) удмурт крестьяны гаиләсендә туа. Өч класслы мәктәп тәмамлый, Глазов шәһәр училищесына укырга керә, анда ул 1903 елда марксистлар белән таныша. 1904 елда Вятка авыл хуҗалыгы училищесына укырга керә, кайда социал-демократик түгәрәге әгъзасы була. 1905 елда студентлар забастовкасында катнашу сәбәпле училещесыннан куыла. 1905—1907 елларда Вяткада, Глазовта, Екатиринбурда партия эшен алып бара, аннан соң Кыштымга җибәрелә.

1907 елда кулга алына һәм Енисей губернасына сөрелә. 1913 елда эмиграциягә китә, Белгиядә, Франциядә, Бөекбританиядә яши, чит илләрдәге бәлшәвикләр оешмаларында катнаша. 1918 елның ахырында Россиягә кайта, Я. М. Свердлов исемендәге Коммунистик университетта эшли, 1919 елдан Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты карамагындагы Вәтәк комиссариаты башлыгы булган. 1921 елдаВәтәк автонмияле өлкәсенең Хәрби-Революцион комитеты башлыгы. 19211925 елларда — Вәтәк автонмияле өлкәсенең өлкә советының башкарма комитеты рәисе, 19251926 елларда — РСФСР мәгариф халык комиссариатының комиссиясе әгъзасы, милли азчылыкларны мәгърифәтләү буенча советы рәисе. 19261937 елларда — РСФСР социаль тәэминат халык комиссары.

1937 елның 21 ноябрьдә Кырымдагы Мисхорда санаторийда үпкә туберкулёзыннан вафат була.

Истәлек үзгәртү

Наговицын исемен Ижауда һәм Можгада урамнары йөртә. Ижауда Наговицынга һәйкәл куелган.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Павлов Н. П. И. А. Наговицын. — Ижау: Удмуртия, 1988.