Инквизиция. Католик чиркәвенең яшерен суды инквизиция дип аталган. Ул Көнбатыш Европаның күп кенә дәүләтләрендә 13 нче гасырдан алып 19нчы гасырның башына кадәр яшәп килгән. Чиркәү яшәп килгән феодаль стройны һәм эре җирбиләүчеләр хакимлеген яклап һәм ныгытып килгән. Башында Рим папасы торган чиркәү әһелләре үзләре дә зур җир мәйданнары биләгәннәр һәм бик күп крестьян тотканнар, аларны рәхимсез эксплуатацияләгәннәр. Шәһәр һәм авылда яшәүчеләр чиркәүгә авыр салымнар түләп торганнар. Халык арасында ризасызлык арта барган. Ризасызлык белдерүчеләрне эзәрлекләү, аллага сукырларча ышандыру, халыкны буйсындырып, куркытып һәм наданлыкта тоту өчен инквизиция булдырылган. Инквизиция шымчылары бөтен җирдә дә иснәнеп йөргәннәр. Әгәр берәр кеше чиркәү өйрәтмәләреннән башкача уйларга һәм фикер йөртергәбатырчылык итсә, кем дә булса князь һәм попларга каршы сүз әйтсә яки үзен чолгап алган дөнья һәм кешенең үзе ничек төзелгән икәнлеген аңларга омтылса,андый кыю кешене инквизиторлар тотып алганнар, төрмәгә япканнар һәм аны еретик – алла каршында җинаятьче дип игълан иткәннәр. Йомшаграк кешеләр, җәзалауларга түзә алмыйча “тәүбә иткән”, көчлерәкләр үз сүзләрендә торырга тырышкан. Ләкин инквизиция тырнагына эләккән һәр кешене дә кагыйдә буларак, бер үк язмыш көткән: инквизитор судьялар еретикка карата каты хөкем чыгарганнар – җәзалап үтерүгә, гомерлеккә ябылуга яки читкә куылуга хөкем иткәннәр. Чиркәү әһелләренең кагыйдәләре буенча кеше канын коярга ярамаган. Инквизиторлар шуңа күрә үз корбаннарын гадәттә учакта яндырып үтерүгә хөкем иткәннәр. Бу - җәза бирүнең шәфкатьле ысулы – “кан коймыйча” гына җәзалау дип исәпләнгән. Инквизиторлар еш кына бернинди дә гаебе булмаган кешеләрне үтергәннәр. Төрмәгә утырту өчен, нинди дә булса бер явызның әләкләве дә җиткән. Әләкләүче хөкем ителгән кеше мал-мөлкәтенең бер өлеше аңа бүләк итеп биреләсен белгән; калган өлеше чиркәү файдасына тартып алынган, бу хәл исә инквизиторларны тагын да ныграк тырышуга этәргән. Инквизиция галимнәрне тагын да ярсыбрак эзәрлекләгән: бөек астроном һәм философ Джордано Бруноны яндырып үтергәннәр; Галилейны, җәза белән куркытып, Коперник тәгълиматыннан ваз кичәргә һәм Җирне Галәмнең үзәге дип танырга мәҗбүр иткәннәр. Учакта галимнәр белән бергә аларның китаплары да яндырылган. Бары тик феодаль строй җимерелгәч кенә инквизиция юкка чыгарыла.