Паю Имби (эст. Imbi Paju, 3 июнь 1959, Йыгева районы, Эстон ССР ы) — эстон сәясәтчесе, журналист, документаль фильмнар сценарие авторы һәм режиссеры.

Имби Паю
Туган 3 июнь 1959(1959-06-03)[1] (64 яшь)
Йыгеваский район[d], Эстон Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Эстония
Һөнәре кинорежиссёр, журналист, язучы

 Имби Паю Викиҗыентыкта

Имби Паю Вильяндиск мәдәният училищесында, Тарту шәһәренең музыка училищесында һәм Эстония гуманитар институтында (хәзер Таллин университетының бер өлеше булып тора) укыган. 19901995 елларда Хельсинки университетында политология өйрәнә.

«Ванемуйне» театрында хор солисты һәм Эстон ССР ы Дәүләт радиосында эшли, Эстония һәм Финляндияда төрле телеканал һәм газета хезмәткәре була.

1999 елда Имби Паю Йыгевамаа өязенең Вытиквере авылында китап байрамын оештыру инициаторы була[2]. Әдәби салон формасындагы «Вытиквере китап авылы» исемен алган бу чара (эст. Võtikvere raamatuküla) ачык һавада үткәрелә. 2001 елда төзегән өчен «Вытиквере китап авылы» чарасын оештыру һәм төбәкнең мәдәни тормышы үсешенә булышлык итүе өчен Эстония президенты Леннарт Мери Имби паюны Ак йолдыз Ордены медале белән бүләкли.

2005 елда Финляндияда Имби Паю «Кире кагылган истәлекләр» (фин. Torjutut muistot) документаль фильмы өстендә эшен тәмамлый[3]. 2006 елда фин телендә шул ук исемле китап чыга, аның кереш сүзен Эстония президенты Тоомас Хендрик Ильвес яза. 2007 елда «Кире кагылган истәлекләр» китабы эстон телендә, ә 2010 елда рус телендә нәшер ителә. Шулай ук бу китап швед, инглиз һәм немец телләрендә басылып чыга.

Имби Паю «Фин култыгы сеңлеләре» (фин. Suomenlahden sisaret) документаль фильмының авторы һәм режиссеры булып тора, аның премьерасы 2009 елда үтә[4]. Соңрак фильм нигезендә документаль роман языла, ул фин, швед теле һәм эстон телләрендә басылып чыга.

2009 елда фин сәясәтче Софи Оксанен белән бергә Имби Паю Финляндияда «За всем стоял страх» документаль җыелма чыгара, ул Эстония тарихының совет чоры темаларына төрле авторларның мәкаләләреннән тора[5]. 2010 елда «За всем стоял страх» җыентыгы эстон телене тәрҗемә ителеп басылып чыга.

2011 елда ачык Эстония Фонды Килешүенең 15-се премиясе лауреаты була[6].

2013 елның 4 июнендә Финляндия Республикасы Илчелегенең тантанасында Имби Паю Финляндиянең Арыслан Орденының I сыйныф Рыцарь тәресе белән бүләкләнә[7].

Эстонияда да, Финляндияда да яши.

Рус телендәге басмалары үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Internet Movie Database — 1990.
  2. Книжная деревня Вытиквере. kultuur.info — Портал Эстонского института
  3. Torjutut muistot (2005). Internet Movie Database(ингл.)
  4. Suomenlahden sisaret (2009). Internet Movie Database(ингл.)
  5. Мероприятие в память мартовских депортаций 1949 года собрало в Хельсинки более 200 человекКалып:Недоступная ссылка. Сайт радиостанции Русское Радио (Эстония) (24 марта 2009)
  6. Премией Согласия Фонда открытой Эстонии награждены Кадри Ибрус и Имби ПаюКалып:Недоступная ссылка. Официальный сайт Союза некоммерческих организаций и фондов Эстонии
  7. Imbi Paju: Eesti-Soome kultuurisild püsib aususel ja julgusel. Postimees, 4 июня 2013

Сылтамалар үзгәртү