Илмирә Зарипова

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры

Илмирә Әмир кызы Зарипова (рус. Эльмира Зарипова яки рус. Зарипова Эльмира Анваровна, 1974 елның 24 апреле, Казан, РСФСР, СССР ) — дәүләт эшлеклесе. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы (2008—2014), Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры (2014—2024). Педагогика фәннәре кандидаты (2009)

Илмирә Зарипова
Туган 24 апрель 1974(1974-04-24) (49 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты, П. А. Столыпин ис. Идел буе идарә итү институты[d] һәм Бөтенрусия дәүләт гаделия университеты[d][1]
Һөнәре укытучы, тарихчы, дәүләт эшлеклесе
Эш бирүче Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d] (2009)

Тормыш юлы үзгәртү

Эльмира Зарипова 1974 елның 24 апрелендә Казанда туа. 1994 елдан Казан шәһәренең 126 нчы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1996 елда Казан дәүләт университетын «тарих» белгечлеге буенча тәмамлый[2].

1996—1999 елларда Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тарих институты директоры референты, кече фәнни хезмәткәре. 1999—2001 елларда — Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре администрациясендә әйдәп баручы белгеч, бүлек җитәкчесе.

2001 елдан Татарстан Республикасы Министрлар Аппаратында социаль үсеш бүлеге башлыгы урынбасары. 2005 елдан Татарстан Республикасы социаль яклау министрының беренче урынбасары. 2007 елдан 2008 елга кадәр ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары. 2008—2014 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү.

2002 елда «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча Идел буе дәүләт хезмәте академиясен, 2011 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча Россия Юстиция министрлыгының Россия хокук академиясен тәмамлый[3].

2014 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры итеп билгеләнә[4].

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү