Идрис Багданов

татар язучысы, журналист
(Идрис Богданов битеннән юнәлтелде)

Идрис Багдановтатар язучысы, журналист.

Идрис Багданов
Туу датасы: 1886(1886)
Туу урыны: Сембер губернасы
Үлем датасы: 1916(1916)
Эшчәнлек төре: драматургия, урысчадан тәрҗемә
Иҗат итү еллары: 1908-16
Иҗат итү теле: татар теле

Ул 1886 елда Сембер губернасында туа. Тол калган әнисе тәрбиясендә үсә. Әтисе  иртә үлә, ләкин хәлле  кеше булганлыктан бердәнбер улын укытырлык мирас калдыра. Булачак әдип Казанда Укытучылар мәктәбен тәмамлый, соңыннан  Мәскәү университетының юридик факультетында укый. Ләкин күкрәк авыруы башланып, укуын ташларга мәҗбүр  була һәм Троицк якларына кымызга китә. Шунда урнашып, фабрика хуҗалары  булган Яушевлар конторасына эшкә керә. Аннары бераз Казан газеталарында эшли.

Идрис Багданов XX йөз башында үзенең пьесалары, аеруча «Помада мәсьәләсе» комедиясе белән таныла. Әлеге әсәре һәм «Зөләйха белән Фатыйма», «Югалган хатын» пьесалары 1908-1909 елларда аерым китап булып басылып чыгалар.

Багданов тәрҗемәче буларак Александр Пушкин һәм Лев Толстойның кайбер әсәрләрен татарчалаштырып бастыра.