Иван Фёдоров (1924)

Советлар Союзы Герое


Иван Фёдоров (1 июль 1924(1924-07-01), Торым, Зөя кантоны, Чуел өязе, Казан губернасы, Россия империясе1 февраль 1971(1971-02-01) (46 яшь), Павловский Посад, Павлово-Посадский городской округ[d]) — Советлар Берлеге каһарманы (1945).

Иван Фёдоров
Туган 1 июль 1924(1924-07-01)
Торым, Зөя кантоны, Чуел өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 1 февраль 1971(1971-02-01) (46 яшь)
Павловский Посад, Павлово-Посадский городской округ[d]
Күмү урыны Павловский Посад
Ватандашлыгы  СССР
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә сержант[d]

Биографиясе үзгәртү

Федоров Иван Михайлович 1924 нче елда Кайбыч районы Турминское авылында крестьян гаиләсендә туган. 1940 нчы елда, Олы Подберезье авылына йөреп, тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлый. Шул ук елда Казанга килә һәм гармун фабрикасы каршындагы ФЗО мәктәбенә кереп, настройщиклар хәзерләү төркемендә укый. 1940 нчы елда Федоровлар гаиләсе Канашка күчеп китә. 1941нче елның көзендә Иван әтиләре янына Канашка кайта.

Сугышчан юлы үзгәртү

1942 елда Иван Михайлович Канаштан армиягә алына. Аның сугышчан юлы Көньяк-Көнбатыш фронтта хәрәкәттәге артиллерия полкында башлана. Ул 1943 нче елның җәендә Днепрны кичү урынындагы сугышларда катнаша.

1944 нче елның июнендә, дошманның Свирьдагы оборонасын җимергәндә, ул һөҗүм итүчеләр сафында була.

1944 нче елның августында аның 7 нче артиллерия дивизиясе 3 нче Украина фронтында сугыша. Һөҗүм вакытында рацист Иван Федоров полклар, дивизияләр арасындагы элемтәне тәэмин итә, артиллеристларга координатларны күрсәтә.

Молдавия җирендәге сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен отделение командиры сержант-радист Федоров “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә һәм Югары Башкомандующийның рәхмәт сүзенә лаек була. 1944 нче елның көзендә Иван Федоров Кызыл Армия частьлары белән Венгрия чигенә килеп җитә. Монда фашистлар безнең гаскәрләрнең Дунай аша кичеп чыгуына юл куймаска тырыша. Дошманның планын тар-мар итәр өчен, Дунайның теге яр ярына радиостанция белән корректорлаучыны чыгарырга һәм аның координатлары буенча дошман батареяларының утын бастырырга кирәк була. Бу мөһим заданиене үтәү отделение командиры сержант Федоровка тапшырыла.

Сугышчан заданиене үтәгәндә күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен, катлаулы сугыш шартларында рациядән оста файдаланганы өчен, радист Иван Федоровка СССР Югары Советы Президиумы 1945 ел 24 март Указы белән - Советлар Союзы Герое дигән югары исем бирелә

Чыганаклар үзгәртү

  • Туган җирем – Кайбычым (Кайбицы – край мой родной). Автор төзүче Р.А.Гарәфетдинов. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 656 бит.