Иваново дәүләт университеты

Иваново дәүләт университеты (рус. Ивановский государственный университет) — Иваново өлкәсенең Иваново шәһәрендә урнашкан югары уку йорты.

Иваново дәүләт университеты
Нигезләнү датасы 1918
Сурәт
Рәсми исем Ивановский государственный университет
Кыскача исем ИвГУ
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Иваново
Ана ширкәт Русия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы[1]
Штаб-фатирының урнашуы Иваново, Россия
Входит в состав списка памятников культурного наследия Q27607456?
Мирас статусы объект культурного наследия России местного (муниципального) значения[d][2]
Рәсми веб-сайт ivanovo.ac.ru
Ирешү улица Ермака, 37, 39
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем [d]
Карта
 Иваново дәүләт университеты Викиҗыентыкта

Иваново дәүләт университеты (ИвДУ)
Халыкара исемнәр
Ivanovo State University
Шигарь Pro patriae beneficio
Эшләү еллары 1918
Ректор Алексей Александр улы Малыгин
Адрес 153025, Россия, Иваново, Ермак ур., 39
Сайт ivanovo.ac.ru

Университет девизы үзгәртү

Иваново дәүләт университетының девизы: «Pro patriae beneficio», латин теленнән тәрҗемә иткәндә «Ватан хакына» дигәнне аңлата.

Тарих үзгәртү

1918 елның 21 декабрендә Иваново-Вознесенск халык мәгарифе институты буларак оеша. 1923 елның 12 июлендә педагогика техникумына әверелә. 1932 елның 23 августында педтехникумның мәктәп бүлеге базасында яңадан педагогик институт оештырыла. 1961 елдан 1973 елга кадәр Д.А. Фурманов исемендәге Иваново педагогика институты дип атала. 1973 елның 29 декабрендә дәүләт университетына әверелә. Төбәкнең иң олы һәм иң зур университетларның берсе булып тора (2010 елның март аена университетында 10 000 артык студент укыган).

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Иваново дәүләт университетын һәм Шуя дәүләт педагогия университетын үзгәртеп кору турындагы боерыкка кул куя.

2012 елда Шуя дәүләт педагогия университеты Иваново дәүләт университетының филиалы була.

2014 ел башында ИвДУның яңа уку корпусы ачыла.

2018 ел башында ИвДУның спорт комплексы ачыла[3].

Структурасы үзгәртү

  • Математика һәм компьютер фәннәре факультеты
  • Физик
  • Биологик-химик
  • Тарихи
  • Филологик
  • Икътисади
  • Роман-герман филологиясе
  • Юридик
  • Социаль-психологик
  • Чит ил белгечләрен әзерләү факультеты
  • Физик культура һәм спорт институты
  • ИвДУның Шуя шәһәрендәге филиалы
  • ИвДуның Дәрбәнт шәһәрендәге филиалы (22.07.2014 ябыла)[4]

Фәнни эшчәнлек үзгәртү

2011 елда Иваново дәүләт университеты базасында ИвДУ ректоры, профессор, э.ф.д. Владимир Егоров җитәкчелегендә бизнесны комплекслы автоматлаштыру буенча «Комплекс-Финанс» фәнни-тикшеренү үзәге ачыла. Үзәкне булдыруның максаты — предприятиеләрнең хуҗалык эшчәнлегенең гамәли бурычларын хәл итү өчен ИТ-өлкәнең инновацион һәм гамәли юнәлешле фәнни казанышларын эшләү һәм гамәлгә кертү. Техник һәм гуманитар фәннәрнең — программалаштыру һәм икътисад бәйләнеше тикшеренүләрнең практик әһәмияте булып тора. Фәнни-тикшеренү институтының практик мәйданчыгы булып «Комплекс-Финанс» ИТ-компаниясе тора.

Ректорлар үзгәртү

  1. (1918—1923) Сергей Николай улы Боголюбский
  2. ...
  3. (1973—2000) Владимир Николай улы Латышев
  4. (2000—2019) Владимир Николаһ улы Егоров
  5. (2019—2020) Светлана Александр кызы Сырбу
  6. (2020 — хәз. вак.) Малыгин Алексей Александр улы

Тарихи истәлек үзгәртү

Ермак ур., 37/7 адресы буенча урнашкан ИвДУның төп корпусы янында «Иваново педагогика институтында 1932 елдан 1962 елга кадәр академик Анатолий Иван улы Мальцев, Ленин һәм Дәүләт премияләре лауреаты, РСФСРның Атказанган фән эшлеклесе, танылган Совет математигы» дигән мемориаль гранит табличканы күрергә була.

А.И. Мальцев утыз елга якын гомерен Ивановода фән үсешенә багышлый. Булачак академик 1932 елда Иваново педагогия институтына укырга керә, ул вакытта уку йорты икенче сулышын тоя (Иваново педагогия институтына 1918 елда нигез салына, әмма тиздән ябыла) һәм яңа профессор-мөгаллимнәр составы формалаша. А.И. Мальцев өч дистә ел эчендә укытучыдан профессор дәрәҗәсенә кадәр юл уза.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, XX гасырның утызынчы елларында, Анатолий Иван улы, әле шактый яшь галим булса да, математик мантыйк өлкәсендә әһәмиятле ачышлар ясый.

ССРБ Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы А.И. Мальцев 1967 елда вафат була, ә 1979 елда ИвДУның беренче корпусыннан ерак түгел урнашкан урам «академик Мальцев урамы» исемен ала.

Урамның үзеге 1840 елда Ильинская урамы дип аталган, бераз соңрак, 1860 елда Мельничная дип атала. Урамның озынлыгы — аз гына бер километрдан артык һәм ул урам Ленин проспекты һәм беренче Төньяк тыкрыгы арасында урнашкан[5].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры
  2. Приказ комитета Ивановской области по государственной охране объектов культурного наследия № 132-о от 13.12.2023
  3. Открылся новый спорткомплекс ИвГУ. www.ivanovonews.ru.
  4. Рособрнадзор запретил принимать студентов филиалу ИвГУ в Дербенте. www.37.ru.(үле сылтама)
  5. Апарин Александр. "На перекрёстке двух дорог" (рус.) // "МегаБайты о Лицее" : Ежемесячная информационно-публицистическая газета лицея № 22. — 2013. — Апрель (№ 6 (49)). — С. 6.

Сылтамалар үзгәртү