Ивангород ныгытмасы

Ивангород крепостеРоссиянең Ленинград өлкәсе Ивангород шәһәрендә 1492 елның җәендә Нарваның уң як ярында төзегән ныгытма.

Ивангород ныгытмасы
Сурәт
Нигезләнү датасы 1492
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Административ-территориаль берәмлек Ивангород
Входит в состав списка памятников культурного наследия Cultural heritage monuments in Ivangorod[d]
Мирас статусы объект культурного наследия России федерального значения[d][1]
Мәйдан 5 һектар
Указания, как добраться Девичья Гора
Commons-logo.svg Ивангород ныгытмасы Викиҗыентыкта

Ул вакытта патшалык иткән Иван III Васильевич хөрмәтенә аталган. Ивангород крепостен торгызуның максаты булып аның көнбатыш күршеләре ягыннан Новгород җирен саклау торган. Ивангород Рус җиренең көнбатышындафорпост була, Ливония белән чиктә, анда XIII гасырдан бирле Дания ныгытмасы (Нарва ныгытмасы) тора, аннан соң аны Ливон ордены киңәйтә һәм ныгыта.

Ныгытма тарихыҮзгәртү

1492 елда Фин култыгы ярыннан 12 чакрым ераклыкта, Нарва елгасында, Ливония белән чиктә ныгытма салына. Ул Иван III бшәхси күрсәтмәсе буенча ливонских һәм швед гаскәрләреннән яклау өчен булдырылган. Аңа исем нигез салучы хөрмәтенә бирелгән. Ивангород крепосте өчен урын бик уңайлы – Девичья тавында була, бу турыдан-туры Ливон ныгытмасына каршы урын булып тора. Өч яктан ул Нарва елгасы белән якланган, бу урында елга көчле борылыш ясый. Әмма башта ныгытма дүртпочмаклы була һәм рельеф сызыгына туры килми. Крепостьнең зурлыгы бик зур булмый. Ивангород крепосте үз вакыты өчен өр яңадан, иске ныгытма урынына төзелмәве белән уникаль булып тора.

Әмма ныгытманың шундый кечкенә күләме анда җитәрлек сандагы гарнизон урнаштырырга мөмкинлек бирмәгән. Ә елга ярлары һәм крепость диварлары арасында ара булу дошман өчен яуны җиңеләйткән, бу ныгытма озакка сузыла торган оборона өчен начар яраклы була.

1496 елда Стокгольмнан 70 җиңел судносында Ивангородка утлы кораллы Сванте Стуре җитәкчелегендә биш меңләгән швед гаскәрләре килә, штурм белән ныгытма аына. Штурм җиде сәгатьтән артык дәвам итми. Әмма рус гаскәрләре килүеннән куркып шведлар 300 пленлы белән ныгытманы ташлап китәләр.

Уңышсыз тәҗрибәне исәпкә алып, дәүләт Ивангород князе Иван Гундор һәм Михаил Кляпинны Ивангородка җибәргән: алар тарафыннан яңа төзелеш оештырылган. 1496 елда ныгытманы ремонтлыйлар һәм көнчыгыштан аңа тагын бер, зур ныгытма төзиләр. Яңа ныгытма шулай ук турыпочмаклы була, аның почмакларында зур түгәрәк манаралар урнашкан була. Ныгытманың өч стенасы уртасында квадрат манаралар була, аларның һәрберсен тигезләп ясыйлар. Дүртенче дивар исә 1492 елда куәтле булган. Яңа ныгытма шактый зур гарнизонны сыйдыра алган һәм ул вакыттагы саклау корылмаларын төзүнең соңгы технологиясе буенча төзелгән була.

Хәтта киңәйтелгәннән соң да, Ивангород ныгытмасы элеккегечә үк үз планлаштыруда зур кимчелеккә ия булган. 1492 елда төзелгән йортларның бер өлеше Девичья тавының үзендә кала. Әмма 1507 елда Ивангородтан көнбатышка таба тауның буш киңлеге яңа ныгытма диварлары һәм башнялар белән әйләндереп алынган.

Крепость 1558 елда, Алгы шәһәрдән төньякка соңгы төзелеш этабында Бояр валы дип аталган яңа ныгытма төзелгәч, үзенең соңгы төрен кабул итә.

1612 елда, болганчык чорда, ныгытма кабат Швед дәүләте кулында була һәм 1617 елда Столбовский солыхы буенча аңа (бу юлы йөз елга якын) тапшырыла.

1704 елның августында, Россиянең Швеция белән Төньяк сугышы вакытында, Ивангород ныгытмасы кабат Россиягә кушыла.

1840 елда түбәләр алыштырыла. Ныгытма шулай ук 1863 һәм 1911-1915 елларда модернизацияләнә.

Беренче бөтендөнья сугышында, 1918 елның 4 мартында немец гаскәрләре тарафыннан басып алына.

1920 елның 2 февралендә Ивангород бәйсез Эстония Республикасы составына керә.

Ныгытма берничә тапкыр кулдан кулга күчүгә карамастан, сугышларда зур роль уйнамый.

Бөек Ватан сугышы вакытында Ивангород ныгытмасы нык зыян күрә. Ивангородны яулап алганнан соң, немецлар ныгытмада хәрби әсирләр өчен ике концлагерь урнаштыра. 1944 елның 25 июлендә шәһәр азат ителә. Чигенер алдыннан алманнар 6 почмакның манаралары, тайникны, зур дивар участокларын һәм крепостьның эчке корылмаларын шартлатырга өлгерә.

ФотогалереяҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Постановление Совета Министров РСФСР № 1327 от 30.08.1960