Ибраһим Паши

кырым татар язучысы һәм редакторы

Ибраһим Куртумер улы Пашы (1918 елның 20 ноябрендә туган, Туак авылы, Алушта районы, СССР2008, Кырым) — кырым татар язучысы һәм редакторы.[1]

Ибраһим Паши
Туган 20 ноябрь 1918(1918-11-20)
Тувак[d], Алушта шәһәр шурасы
Үлгән 2008
Кырым, Кырым Автономияле Җөмһүрияте, Украина
Ватандашлыгы  СССР
 Украина
Һөнәре язучы, мөхәррир
Эш бирүче Янъы дюнья (газета)[d]

Биографиясе үзгәртү

1918 елның 20 ноябрендә Алушта районының Тувак авылында (хәзерге Рыбачье авылы) туган. Авыл башлангыч мәктәбен тәмамлый, аннары, 1939-нчы елда кырым татар урта мәктәбен тәмамлап Кырым педагогика институтының кырым татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга кергән. Авыру аркасында ул институтны ташлап авылга кайтырга мәҗбүр була. Бөек Ватан сугышы башында ул авыл мәктәбендә укыта. Шул ук вакытта Паши хикәяләр һәм романнар яза башлый.

Яшь язучының беренче хикәясе 1939-нчы елда "Ленин юлы" Алушта район газетасында нәшер ителә. Сугыш вакытында авылда булганга, Ибраһим Паши Урта Азиягә депортацияләнә, һәм шуннан соң ул электрик, арматурчы һәм слесарь булып төрле төзелешләрдә эшләгән.

1965 елда Ибраһим Паши Үзбәкстанда кырым татар телендә чыгып килүче Ленин байрагы (Ленин байрагъы) газетасына чакырыла. Башта ул әдәбият хезмәткәре, соңрак һәм 1984 елга кадәр газетаның әдәбият бүлеге мөдире булып эшли.

1993 елда ул Кырымга кайта. 1994 елдан Ибраһим Паши Украина Милли язучылар Союзы әгъзасы була. Ул 2008 елда Кырымда үлә.

Хатыны - Зәйнәб Мураметова (2020 елда үлгән)[2].

Иҗаты үзгәртү

Ибраһим Паши прозаик буларак билгеле. «Чәчәк һәм кан» («Чечек ве къан»), «Йөрәк әмере» («Юрек эмиринен»), «Йолдызлы кичләр» («Йылдызлы геджелер»), «Бер атна» («Бир афта»), «Алтын буяулар» («Алтын боялар»), «Җанлы нишан» («Джанлы нишан»), «Өзелгән чылбыр» («Узюльген зынджыр») җыентыклары авторы.[3]

Искәрмәләр үзгәртү